16+

"Бу кечкенә генә «дәүләт»тә үз лидерлары, уставы да бар"

Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Рәйсә Миңнуллина һәм Наил Латыйповның 15 баласы бар, шуларның 13е – тәрбиягә алынган.

"Бу кечкенә генә «дәүләт»тә үз лидерлары, уставы да бар"

Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Рәйсә Миңнуллина һәм Наил Латыйповның 15 баласы бар, шуларның 13е – тәрбиягә алынган.

Әлеге гаилә үзенең таланты белән бөтен республикага танылган. Рәйсә ханым оештырган “Күләгәләр театры” гына ни тора, аның белән бөтен тату гаилә Казанда булган, күп кенә шәһәрләрне дә йөреп чыккан.

– Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшли идем. Ялларда һәм каникулларда Гадел белән Венераны өемә алып кайткаладым. Көннәрдән беркөнне ирем түзмәде: “Шимбә көнне аларны алып кайтасың, дүшәмбе алып китәсең. Балаларны кызганмыйсыңмы?” – дип сорап куйды. «Кызганам!» – дидем. Уртак фикергә килдек тә, балаларны үзебезгә алырга булдык. Менә шулай итеп бездә Гадел белән Венера яши башлады, – ди әни кеше.
Рәйсә апаның бу адымы турында ишеткәч әнисе елап ук җибәрә. Кызын кочаклап ала да: «Кызым, син минем хыялымны тормышка ашырдың. Күңелең кабул итә алган кадәр бала ал, алар барысы да синең йортыңа үз бәхетләре белән киләчәк», – дип фатиха бирә.

...Еллар дәвамында әлеге гаиләдә балалар арта барган. Рәйсә апа әйтүенчә, күпләрнең язмышы шундый аянычлы ки, хәтта моны дошманыңа да теләмәссең. Елмаю, шатлану дигән хисне гомумән, белмиләр. Монда иң яхшы дәва чарасы – мәхәббәт һәм кайгырту.
Латыйпов-Миңнуллиналар гаиләсенең «Күләгә театры» – аерым тарих. Аны оештыру турындагы идея Рәйсә апага 2011 елда килгән. Педагог-оештыручы буларак, ниндидер гадәти булмаган нәрсә уйлап табасы килгән. Уллары Илья, сүз уңаеннан, үзендә режиссер-куючы буларак талантын ачкан. Башка шәһәрләргә дә барган булыр идек, әмма гаиләнең әлегә автобусы юк, мондый зур составта йөрү шактый кыен шул, ди алар.

...Кечкенәсе Алсуга 9 яшь, иң олысы Венерага – 24, оныклары да бар инде Рәйсә апа белән Наил абыйның.
– Миннән барысы да сез ничек өлгерәсез дип сорый. Беләсезме, кайберәүләр ике баланы да күпсенә, ә миндә алар – 15, аларның һәркайсының үз холкы, шуңа күрә бу кечкенә генә «дәүләт»тә үз лидерлары, уставы да бар. Бездә “син тиеш” дигән төшенчә юк, тик кечкенәләр өлкәннәрне тыңлый. Ирем белән икәү эшлибез. Балалар гозеренә каршы килгәнебез юк. Барыбызның да үз вазифалары бар, өй буенча һәркемгә эш бүленгән: бөтенесе берьюлы бакчага чыкса, ярты сәгать эчендә эшне тәмамлап та керәләр. Җаваплылык хисен кече яшьтән үк тәрбиялибез, өлкәннәр кечкенәләрне контрольдә тота, һәм өйдә тәртип һәм гармония хөкем сөрә.

7-8 июльдә Чабаксарда «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2021» округ конкурсының финал этабы узды. Ишле балалы әлеге гаилә “Ата-ана даны” номинациясендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2021” конкурсында җиңүче булды. Яшел Үзән гаиләсе төрле төбәкләрдән килгән 14 гаилә арасында җиңү яулады. Әлеге уңыш аларны тагын да канатландырып җибәргән. Алда әле бик күп яуланмаган үрләр бар, без аларның һәркайсына әзер, ди алар бертавыштан. Девизы да ни тора бит: “Алучы – учларын тутыра, бирүче – йөрәген”.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading