16+

Бу җүләр белән ничек яшим?

Безнең авылда бер таза хәлле кешенең ике хатыны бар иде, дип сөйли 96 яшьлек әтием Нигъмәтҗан. Беренче хатыны яшь вакытта өйләнешкәне. Ә икенчесе яшь кыз. Ярлы авылдашының кызын алды ул. Яшь кыз, мескен, әти-әнисенең сүзеннән чыга алмаган. Бервакыт, яз көне җир сукалаганда, яшь хатын иренә төшке аш китерә. Җиргә ашъяулык...

Безнең авылда бер таза хәлле кешенең ике хатыны бар иде, дип сөйли 96 яшьлек әтием Нигъмәтҗан. Беренче хатыны яшь вакытта өйләнешкәне. Ә икенчесе яшь кыз. Ярлы авылдашының кызын алды ул. Яшь кыз, мескен, әти-әнисенең сүзеннән чыга алмаган. Бервакыт, яз көне җир сукалаганда, яшь хатын иренә төшке аш китерә. Җиргә ашъяулык...

Безнең авылда бер таза хәлле кешенең ике хатыны бар иде, дип сөйли 96 яшьлек әтием Нигъмәтҗан. Беренче хатыны яшь вакытта өйләнешкәне. Ә икенчесе яшь кыз. Ярлы авылдашының кызын алды ул. Яшь кыз, мескен, әти-әнисенең сүзеннән чыга алмаган. Бервакыт, яз көне җир сукалаганда, яшь хатын иренә төшке аш китерә. Җиргә ашъяулык җәеп ире ашарга утыргач: «Син ашап алганда мин бер буразна әйләнеп, сукалап килсәм ярыймы?» - дип, иреннән рөхсәт сорый. Ир кеше шатланып риза була инде. Яшь хатын яңа сукалаган буразнага берничә урында кырга аш илтергә килгәндә балыкчылардан сатып алган балыкларын салып калдыра. Ир кеше, хатыны киткәчтен, җирне сукалап барганда әле һаман да селкенеп ятучы балыкларга тап булып, хәйран кала! Кичен өенә кайткач хуҗа өйдәгеләргә җир астыннан балык чыкканын сөйли.
- Булмаганны сөйләмә инде, кеше көлдерерсең! - дип каршы төшә яшь хатыны. - Каян килсен ди тере балык җир астына?!
Хуҗа кеше шунда яшь хатынын ачуланып ташлый. Яшь хатын бик борчылган, кимсенгән кыяфәт белән:
Болай булгач, безгә мулла абзыйга барырга кирәк. Бәлкем, син авырып киткәнсеңдер, - дип, ирен мулла абзыйга барырга күндерә. Мулла янында да ир кеше үзенең җир сукалаганда тере балыклар күрүен ашкынып тәкрар итә башлый. «Мулла абзый, менә үзегез күрәсез, бу кеше акылдан язган, ахрысы. Мин моның белән ничек тормыш итим?» - дип еларга керешә яшь хатын. Авылыбызның хөрмәтле мулласы талак әйттерә. Шуннан соң, шактый мал каерып, тапкыр хатын иреннән аерылып китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading