16+

Ерак юлларга йөргән егетнең гомере дә юлда өзелә 

Барысы да мизгел эчендә килеп чыга. Беренчел мәгьлүматларга караганда, «Лада Ларгус» белән идарә итүче егет тизлекне арттыра, юлдагы «лежащий полицейский» аша очып чыга, юл кырыена бәрелә, шуннан машина агачка барып бәрелә һәм юл кырыена төшеп каплана.

Ерак юлларга йөргән егетнең гомере дә юлда өзелә 

Барысы да мизгел эчендә килеп чыга. Беренчел мәгьлүматларга караганда, «Лада Ларгус» белән идарә итүче егет тизлекне арттыра, юлдагы «лежащий полицейский» аша очып чыга, юл кырыена бәрелә, шуннан машина агачка барып бәрелә һәм юл кырыена төшеп каплана.

15 август көнне кичке унберләр тирәсендә Казанның Борисоглебск бистәсендә юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә.

Салонда дүрт кеше була. 
Пассажир хатын-кыз сүзләренчә, алар ире белән Арчада машина алырга җыена, дусларын шунда алып барып кайтуларын сорыйлар. Егет кичке намаздан соң аларга килә. Ир белән хатын арткы утыргычка кереп утыра. Хатын-кыз иминлек каешын эләктерә, калганнар эләктерми. 
Агачка бәрелгәч, өч кеше машинадан очып чыга. Машина йөртүче егет ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан бирә, алгы утыргычтагы пассажирны аңсыз килеш хастаханәгә алып китәләр. Биредә ул аңына килмичә үлә. Өченче пассажирны хатыны белән бергә дуслары хастаханәгә илтә. 

«Һәркемнең телендә Радикның үлеме»
Әлеге юл һәләкәтендә үлүчеләр - якын ике туган Радик һәм Илнар (Радикның әнисе ягыннан ике туганы) вафат булды. Спас районының Чәчәкле һәм Көек авылы халкы коточкыч фаҗигадән айный алмый. 
— Кем белән генә сөйләшсәң дә, һәркемнең телендә Радикның үлеме, - ди чәчәклеләр. 
Радик Спас районы Чәчәкле авылында Илнур һәм Гөлнара Галиуллиннар гаиләсендә туып-үскән. Малайга 3 яшь булганда, гаилә Казанга күченеп килә. Борисоглебск бистәсендә өй салып керәләр. Биредә Радик урта мәктәпне тәмамлый, электрик һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында булып кайтканнан соң, эвакуаторчы булып эшли башлый. Илнең төрле почмакларына яңа машиналар ташый. 
— Радик әле Сочига, әле Краснодар төбәгенә, төрле шәһәрләргә йөрде. Гел юлда иде ул, - дип сөйләде безгә әтисенең бертуган апасы Гүзәл Әхмәтова. – Әтисе белән бик якын булды, кече энесенә 14 яшь. Радик йомшак характерлы, олыны-кечене хөрмәт итә торган.  7 августта 21 яшь тулган иде. Кызлар артыннан да чабып йөрмәде ул. Күптән түгел әтисе, көлемсерәп:«Кызың бармы соң, улым?», - дип сорагач та, Радик шаяртып:«Әйтмим әле, әти»,- дип кенә әйткән. 
Гадәттә, халык телендә берәр фаҗига алдыннан төш күрү, сизенү дигән юрау яши. Радик белән булган һәлакәтне искә алып, якыннары аның турындагы һәр истәлек-хатирәне барлый, искә төшерә. 
— Гает алдыннан Радик әнисенең туган авылы Көеккә барып туганнары белән күрешкән, - дип сөйләвен дәвам итте Гүзәл апа, - Әтисе аңа яңа машина алып биргән иде. Шуны күрсәткән. Әтисе ягыннан 5 бертуганның дүртесе Чәчәкледә яши, Радик безнең һәрберебезгә кереп, хәл-әхвәлләрне белешеп чыкты. Мәчеткә барып, намаз укып, сәдакәләр биреп кайтты. Радикның һәлакәткә юлыгуы турында миңа төнлә улым шалтыратып хәбәр итте. Ерак юлларга йөргән егетебезнең гомере дә юлда өзелде. Туганнар, дуслар, әтисенең сыйныфташлары гаиләбезгә авыр хәсрәт килгәнен ишетеп, тиз арада акча җыйганнар. Рәхмәт аларга. Егетебезне Чәчәкледә җирләдек. 

«Ышана алмыйбыз»
Кечкенәдән динле булып үсә егет. Дәү әнисе төрле догалар өйрәткән. Ерак юлларга йөрсә дә, биш вакыт намазын калдырмаска тырыша Радик. 
«Арабыздан шундый егетнең китүенә ышана алмыйм. Сөйләве бик авыр… Радик бик ягымлы, намуслы, ачык егет иде. Туганнарына, якыннарына, классташыбыз Илнурга Ходай сабырлык бирсен. Балаңны югалтудан да зур хәсрәт юк. Әти-әнисен юатырлык сүзләр дә таба торган түгел. Бернәрсәгә кулыбыз бармый. Башка суккан кебек булды, авылыбыз - кара кайгыда. Авыр туфраклары җиңел булсын, без аларны мәңге онытмабыз», — диде безгә Мәдинә Сабирова.

«Яклаучым да, саклаучым да булды»
—  Радик белән кечкенәдән бергә үстек, гел бергә идек, - дип сөйләде Радикның туганы Алинә Галиуллина. - Миннән ике-өч айга гына өлкән булса да, аны абый итеп күрә идем. Яклаучым да, саклаучым да булды. Һәрвакыт анлый, киңәш бирә торган якын кешем. Йөзеннән елмаю китмәде, ачу саклау, үпкәләүнең нәрсә икәнен дә белмәде. Һәрвакыт ярдәмгә ашыкты. Бик сабыр, акыллы, ягымлы, йомшак күңелле, максатына ирешә торган, мөстәкыйль егет иде. Шаярып, уен- көлке белән сөйләшергә яратты. Без аны бик яратабыз, юксынабыз, ул мәңгегә безнең йөрәктә яшиячәк.
Әлеге коточкыч авариядә һәлак булган егетләрнең туганнары һәм якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз.

Язманың тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының җомга санында (№ 92) укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    УЛЫМ ЖИМЕШЕМ САГЫНАМ БАЛАМ

    Мөһим

    loading