16+

Гафуровлар-Ганиевларның заводтагы хезмәт стажлары – 267 ел!

Язмамның геройлары депутатлар да, очучылар да, генераллар да, мәшһүр җырчылар да түгел, гап-гади хезмәт кешеләре - эшче династиясен дәвам итүчеләр. Гади, булдыклы, тырышлар.

Гафуровлар-Ганиевларның заводтагы хезмәт стажлары – 267 ел!

Язмамның геройлары депутатлар да, очучылар да, генераллар да, мәшһүр җырчылар да түгел, гап-гади хезмәт кешеләре - эшче династиясен дәвам итүчеләр. Гади, булдыклы, тырышлар.

Шул ук вакытта бик тату, үрнәк гаилә дә. Гаиләләре белән танышырга теләвебезне әйткәч тә, Сәет абый иң башта, аның нәрсәсен язасың инде, без йолдызлар түгел бит, дип әйтеп куйды. Нәкъ менә сезнең турында язасыбыз килә дә инде, дигәч, тиз күнде тагын, очрашу өчен улларының ял вакытлары бергә туры килгән көнне билгеләп, үзләренә кунакка чакырды.

Сәет һәм Ринат Гафуровлар өчен Казан моторлар төзү заводы туган йортлары кебек. Әти-­әниләре шунда эшләгән, үзләре заводта күп еллар хезмәт куйган, хәзер аларның эшләрен уллары, киленнәре дәвам итә, хатыннары ягыннан да туганнары шунда.

«Завод белән танышу көрәктән башланды»

Беренче булып заводка сукмакны аларның әтиләре сала.
- Әтиебез Самат заводка 1951 елны килгән, анда ул металл кою цехында эшли. Формовкалаучы да, калыплар әзерләүче дә, эретеп ямаучы да була. Соңрак заводта әниебез Гөлҗиһан да эшли башлый. Аның бертуганы Тәскирә апа да шунда эшләгән. Өйдә олыларның сөйләшүләре гел шул завод тирәсендә иде. Ике җөмләнең берсендә сүз көрәкләр турында барды. Безнең дә завод белән танышуыбыз шул «көрәк» сүзеннән башланды. Алар сөйли торган көрәкне бакчада җир казыганда кулланыла торган көрәк дип уйлый идек. Бервакыт әтидән, шуның кадәр көрәк нәрсәгә кирәк соң, дип сорыйм аптырап. Без самолет двигательләре ясыйбыз, аларның моторларына берничә төрле көрәк куела, дип аңлатты ул энем белән миңа, -дип сөйли Сәет абый.



Абыйлы-энеле икесе дә заводка мәктәпне тәмамлауга ук килә. Әйтүләренчә, хәзер эшчеләргә кытлык заманасы булса, ә ул вакытта заводка эшкә керү ансат булмаган.

- Авылдан килүче­ләрне тулай торак көтеп тора, хезмәт хакын вакытында алып барасың, шифаханәләргә юллама бирәләр, ял базаларына бара аласың, тырышып эшләсәң, мастер итеп куялар, эшеңне бәялиләр. Ирләр пенсиягә - 50дә, хатын-кызлар 45 яшьтә китә иде. Ул чорда заводка эшкә сайлап кына алдылар. Әти-әниебез намуслы хезмәт белән танылгач, безгә анда урнашу авыр булмады. Армиягә кадәр шунда эшләп алырга булдык. Сәет эшкә бер проблемасыз гына урнашты. Ә менә мин әтигә бер сүз дә әйтмичә генә кадрлар бүлегенә барган идем, яшемне сорадылар. 17 дигәч, син әле яшь, армиядән соң килерсең, бездә эшчеләр җитәрлек, диделәр. Әти икенче көнне үк мине эшкә урнаштырып та кайтты. Армиядән соң да туры заводка кайттык, - дип, сүзгә кушыла Ринат абый.



Заводта ул - 20, ә Сәет абый 41 ел эшләгән, «­СССРның хезмәт ветераны» исемен алган. Үзенең якынча исәпләүләре буенча, заводта эшләгән чорында аңа барлыгы алты мең көрәк эшләргә туры килгән. Цехта полировкалаучы һөнәре иң авырлардан санала. Анда акча да күп түләнгән. Әтиләренең киңәшен тотып, Сәет абый шунда эшләгән.

- Эш бик авыр, аның каравы хезмәт хакы югары булды. Дүрт ел эчендә фатирлы да булып куйдым, - ди ул. - Эшләгән вакытта авиация техникумында укыдым. Көрәкне эшләп бетермичә, өйгә кайту юк. Укырга барырга да вакыт кирәк. Мин иртәнге биштә үк, аннары ял көннәрендә дә эшкә килә идем дә запас көрәкләр ясап куя идем. Өлгерә алмаганда, шуларны тапшырып кайтып китәм, - дип искә ала ул заводта узган яшь чакларын.

Эстафетаны дәвам итүчеләр

Аларның хезмәт юлын бүген уллары дәвам итә. Ринат абыйның уллары Радик белән Руслан шулай ук 16нчы цехта эшлиләр. Бирегә эшкә килүләренә ун ел булган. Заводка икесе дә бер үк вакытта диярлек урнашкан. Радик башта авиация техникумын тәмамлаган. Абыйлы-­энеле мичтә стерженьнәр әзерлиләр, алар әлеге дә баягы шул көрәкләр өчен мөһим булган деталь булып тора.

- Әби-бабай, әти, Сәет абыйларның эшен дәвам итү үзенә күрә бер җаваплылык та өсти. Хезмәт династиясе исемен йөртүчеләр бит без. Кем балалары дип сораганда, горурланып, Гафуровлар дип әйтерлек булсын! - ди Радик.

Русланның хатыны Алена да заводта эшләп декрет ялына киткән. Алар бер үк цехта эшләгәннәр. Аленаның туганнары арасында да заводта эшләүчеләр бар икән.
Рамил - Сәет абыйның улы. Аның заводка килүенә 11 ел була. Ул да әтисе кебек үк полировкалаучы, ягъни детальләрне шомартып ялтыратучы.
- Мин заводка өч тапкыр барып карадым. Әти башта ук шунда чакырган иде. Яшьлек белән аңлап бетермәгәнмен. Төзелештә эшләп йөрдем, сезон булганда эш бар, булмаганда - юк. Шуның белән бәйле рәвештә хезмәт хакында да тотрыклылык юк. Өйләнгәч, ике дә уйламыйча, заводка эшкә килдем. Гаиләне алып бару өчен ир-атка төп­ле эш урыны кирәк бит. Эш шартлары бабайлар, әтиләр эшләгән вакыттагы кебек түгел, күпкә яхшы, - ди ул.

Аның сүзләренә караганда, заводта яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнергә дә бөтен мөмкинлекләр бар. Төрле спорт ­секцияләре эшли, ярышлар һәрдаим оештырыла. Рамил күп еллар «ТР Профавиа» җыелма футбол командасында уйнаган.



Моторлар төзү заводында Сәет абыйның хатыны Сания апаның әти-­әнисе дә эшләгән. Заводка алар артыннан уллары Рәфыйк һәм аның хатыны Рәсимә дә килгән. Рәсимә апа металл кою цехында әле дә эшли. Уллары Роберт та авиация техникумын тәмамлаган, Гафуровлар династиясе кебек үк, 16 нчы цехта эшләгән. Заводка Рәсимә белән Рәфыйк Ганиевларның кызлары Рузалия дә килгән, ул монда инженер булып эшли. Күптән түгел генә заводка инде дүртенче буын вәкиле Фәрхад тә килгән. Биредә ул - юрист-

консультант ярдәмчесе.

Бертуганнар - гел туганнар

Гафуровларда бер генә бәйрәм дә гармуннан башка узмый. Гаилә бәйрәмнәренә туганнар бергә җыелып, табын артында җырлап утырырга ярата. Шуңа да Сәет абый гармунын үзеннән калдырмый. Гармунчы исә бөтен табынны тотып тора.
- Элек завод яшьләре татар дискотекаларына җыела иде. Гармунга биетә идем барысын да. Хатыным белән дә шунда таныштым. Без генә түгел, күп яшьләр шунда кавыша иде. Эх, күңелле чаклар булган! - дип елмаеп куя ул.



Заводта эшләгәндә дә концерт программалары аннан башка узмаган. Хәзер дә аны бәйрәмнәргә гел чакырып торалар. Ул әле дә Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы баянчылар ансамбленә йөри. Аларны шәһәр күләмендә узган бөтен бәйрәмдә дә күрер­гә була.
Сәет белән Ринат Гафуровлар бакча күршеләре дә икән әле.

- Заводта да, бәйрәм­нәрдә дә, хәтта җәй җиткәч, бакчада да без бергә. Әти-әни дә безгә, туганлыкны суытмагыз, бер­беребезгә терәк булыгыз, дип әйтә килде. Бу дөньяда туганыңны беркем дә алыштыра алмый, - ди алар.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading