16+

Гөлүсәнең шәрә фотоларын күргәч, күз алларым караңгыланды...

Миңа – 44, хатыныма 40 яшь. Менә инде 15 ел матур һәм үрнәк гаилә булып яшибез. Дөрес, биш ел элек ахмаклыгым аркасында ялгыш адым ясадым. Хәер, кемнәр генә ялгышмый икән бу дөньяда? Дүрт аяклы ат та абына...

Гөлүсәнең шәрә фотоларын күргәч, күз алларым караңгыланды...

Миңа – 44, хатыныма 40 яшь. Менә инде 15 ел матур һәм үрнәк гаилә булып яшибез. Дөрес, биш ел элек ахмаклыгым аркасында ялгыш адым ясадым. Хәер, кемнәр генә ялгышмый икән бу дөньяда? Дүрт аяклы ат та абына...

Ир белән хатын арасында кризис чоры булып ала, диләр. Безне дә урап узмады ул. Берзаман өйгә кайтасы, хатын белән сөйләшәсе килми башлады. Вак-төяк аркасында да сүзгә килдек. Шул вакытта гөнаһ шомлыгына каршы, аерылган бер  хатын белән таныштым. Мөнәсәбәтләрне яшерүдән мәгънә юк иде. Хатынга барысын да сөйләп бирдем дә, киемнәрне җыеп өйдән чыгып киттем. 

Ике атна яшәгәннән соң, хатынымны сагына башладым. Дөньяда аннан да яхшы кеше юк кебек тоелды. Хатын белән күрешеп, хис-тойгыларымны сөйләп биргәч, кичерде мине. Шулай итеп, яңадан ир белән хатын булып яши башладык. Хәтта никабызны да яңарттык. Төркиягә барып, ширбәт ае үткәреп кайттык.

Моннан өч ай элек бер вакыйга булды. Әле дә шуны уйлап йөрим, бөтен тынычлыгым югалды. Туган көнемә ике гаиләне чакырдык. Берсе – күптәнге дусларыбыз Таһир белән Гөлүсә, ике бала үстерәләр. Ә икенче гаиләнең өебезгә беренче тапкыр килүе иде. Марсель белән армиядә бергә хезмәт иттек. Күптән түген телефон аша хәбәрләштек тә, хатыны белән икесен кунакка чакырдым. 

Марсельның бер итәкне дә урап узмый торган гадәте бар. Шуңа күрә күзе Гөлүсәгә төшкәнен шундук чамаладым. Ә бер-ике атна элек Марсель белән күрештек. Гөлүсә белән очрашуларын, алай гына да түгел, йоклап йөрүләрен сөйләде. “Ышанмыйм, алдыйсың”, - дидем. Шуннан соң Марсель Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды. Бу хәлдән соң Марсель белән сөйләшми башладык.

Хәзер ни эшләргә дә белмим. Моны хатынга да сөйләп булмый. Хәер, Гөлүсә үзе дә сөйләгәндер инде аңа... Таһирны кызганам, ул бит Гөлүсәне үлеп ярата. “Без теге дөньяда да бергә булачакбыз”, - дип әйтә ул гел. Мин изге дип йөргән Гөлүсә дә шундый адымга баргач, хатыннан ни көтәргә инде хәзер? 

Айдар, Бөгелмә

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мужчина , если ты уже один раз предал свою жену и способен и во второй раз, то это не означает ,что она такая же. Все женщины разные, если не доверяешь своей жене, тогда вообще уйди на все четыре стороны и оставь её в покое, и не мучай себя сомнениями.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аңладыңмы, ишәк?? Синең кебек ишәк белән торган хатыныңа рәхмәт инде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әкият. Ирле сөяркә камера алдында сөешми.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Синен хатыныннын ни катнашы бар монда

          Мөһим

          loading