Берзаман авыл егетләреннән, шулхәтле чибәр кыз кайда яши, аның кем икәнлеген языгыз, адресын бирегез әле, дип язылган 15-20 хат килде. Плакаттагы кыз Башкортстаннан килгән татар теле укытучысы булып чыкты.
Минем ул вакытта беренче хатынымнан аерылган 50 яшьлек чагым иде. Газета укучыларны шул кыз белән таныштыру өчен, аны интервьюга редакциягә чакырдык. Бермәл минем бүлмәгә шундый матур кыз ишек шакып керде. Ул плакаттагы теге миңа ошамаган кыз булып чыкты, фотограф аны ямьсез итеп төшергән булган икән. Торган җирем редакциядән ерак түгел. Бу кызга кызыгып киттем. Мин ашларны тәмле пешерәм, рецептларны да үзем уйлап табам. «Сеңлем, кофены бик яхшы әзерлим. Өем якын гына. Бәлки, кофе эчеп алырбыз», - дидем. Ул риза булды. Киттек. Икенче көнне өйгә телефон кертергә тиеш иделәр, шуңа көне буе көтәргә кирәк иде, ә минем гәҗиттә эшем күп. Кич җитте. Вакытны сузам, караңгырак булсын, дим. Бу кызга хәлне аңлатып, синең каникул, бездә генә кунып кит, иртәгә телефон кертүчеләрне көтеп җиткерерсең әле, зинһар, дидем. Ярар, ярар, диде ул. Фатирым ике бүлмәле: берсендә мин йоклармын, икенчесендә - син, дидем. Шуннан бирле өйләнеп калдым да инде.
Комментарийлар