Айсылу ханым Гарифуллинага ядкәрләр белән танышырга музейга барып йөрисе юк. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы өендә андыйлар шактый. Әтисенең дары исе сеңгән, шигырь белән язган көндәлеге - аларның иң кадерлесе. Аны сакланып кына кулына алып, саргайган битләрен ачканда, Айсылу ханым әтисенең данлы сугышчан юлы буйлап узгандай була.
18 яшьтә һәр күңелдә шагыйрь яши, диләр. Әлеге көндәлек тә моның нәкъ шулай икәнен исбатлый. 1924 елның 1 августында Теләче районының Казаклар авылында туган Ибраһим Гарифуллинның яшьлеге җиткәнне генә көтеп торган диярсең, фашист мәлгунь сугыш башлый. Җиденче сыйныфны тәмамлап, колхозга булышып йөргән егет ил алдына куркыныч килгәндә өйдә кала ала димени?! 1943 елның язында армия сафына алынып, фронтка китә. Үзе белән дәфтәр битләреннән тегеп ясап, блокнот, каләм дә ала. Кайда булганын, ниләр күргәнен, сугышның бөтен авырлыкларын шигырь юлларына салып бара. Яшьлегенең иң матур, өметләренең бөреләнгән чагында туган авылыннан, кадерле кешеләреннән аерылып, үлем-кан, коточкыч югалтулар белән очрашу хисле егет кулына каләм алдыра. Шагыйрь булмаса да, хисләренең ихласлыгы сүзләрен ук итә. Менә көндәлекне ачучы «Повестка алгач - фронтка» дигән шигырь.
Тревога! Тревога! - безгә хәбәр
Китәргә фронтка.
Поезд да моңсу кычкырта,
Безне фронтка озата.
Ә бу юллар «Сугыш кыры» дигән шигырьдән:
Поезддан төштек Курскида,
Таралдык урманга барыбыз да.
Көтәбез приказ булганны,
Винтовка кулыбызда.
Ибраһим солдат каты сугышларда катнашып, Днепр елгасын кичеп, Киев, Житомир шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
Көндәлектә бу хакта да шигырьләр бар:
Менә ул зур һәм киң Днепр,
Анда юк бернинди күпер.
Немецлар Киевны бирмәс өчен,
Зур техника белән каршы тордылар.
Урам өчен түгел, һәр йорт өчен
Штык сугышына тотындылар.
Житомирны азат итү дә шактый зур югалтулар хисабына була:
Баһадирдай йоклый иптәшләрем
Арып килеп сугыш эченнән.
Җил ыжгыра тышта куәтләнеп,
Көлгән кебек солдат кешедән.
Күп йөредем сугыш кыры буйлап,
Юллы юлсыз урман яланда.
Уйланмаган күп уйларны уйлап,
Окопларда кундым саламда.
Немец самолетларын менә ничек образлы итеп сурәтли яшь солдат:
Килә ул күкне караңгылап,
Кара болыттай шом булып.
Тугыз башлы аждаһадай улап,
«Йотабыз!» - дип канга тончыгып.
Моторларын каты улаттырып,
Чөелделәр тилгән шикелле.
Үлем көен уйнап баш очында
Асларыннан бомба сибелде.
«Самолетлар сугышы» дигән әлеге шигырьдә безнең самолетларның немец мессершмиттларын куып җибәрүләре турында язылган. Бу җиңүгә шатлык хисләре дә бар шигырьләрдә. Ә бит бу вакытта Ибраһим снаряд кыйпылчыгы тиеп, каты яраланып, госпитальдә ята. Шигырен дә шул чакта яза. Тизрәк терелеп, дошманны кыйныйсы килү теләген дә яшерми. Максаты изге егетнең яшь организмы сызлануларны җиңә, өч ай буе госпитальдә дәваланганнан соң ул, савыгып, атлы кавалериядә хезмәт итә башлый. Бендеровчыларга каршы барган сугышларда катнашып, Польша, Румыния һәм Венгрияне азат итү өчен барган яуларда ул кабат каты яралана.
Шинелемне өч җиреннән тиште
Пулеметның пулясы.
Пулемет уты астында калды
Иптәшләрнең күбесе.
Ул олы кайгы менә бу юлларга язылып, үчкә әверелә:
Хуш инде, якын дускай,
Синең өчен ачу алырбыз.
Синең ачудан туктамыйча,
Берлинга кадәр барырбыз.
Үлем белән көрәшеп, туган җирдән еракларда, чит илдә яраланып госпитальдә ятканда да егетнең кулыннан каләме төшми. Румыниядән кузгалып, санитар поездында унсигез тәүлек барганнан соң, Тбилисидан 150 километр ары Боржоми шәһәренә җитәләр. Егет анда да фронт хәбәрләрен газетадан укып ята:
Газетаның битен ачу белән,
Сводканы карадым.
Безнекеләр алган шәһәрләрне
Берәмтекләп санадым.
Ләкин кыю, курку белмәс сугышчының күңелендә үкенү хисләре дә бар:
Газетаны укыгачтын,
Фронт хәлләрен аңладым.
Тик шуңа үкенәм, немецны мин
Үз җирендә кыйный алмадым.
Сугыш бетү, Җиңү хәбәрен ул госпитальдә ишетә һәм бу шатлыкны көндәлеге белән дә уртаклаша:
Стенада радио сөйли.
Сугыш беткәнлеген аңлата.
Яралылар дикъкать белән тыңлый,
Бу шатлыкны бар да ярата.
Шигырьләрнең сихере булгандырмы, Ходай озын гомер язгангадырмы, авыр сугышларны кичеп, ярты Европаны урап, Ибраһим солдат, култык таякларында булса да, туган якларына кайта. Гимнастерка кесәсендә сугыш елларының шаһиты булган, инде шактый калынайган шигырь дәфтәрен дә алып кайта.
...Сиңа да бер кайтыр көнем
Булыр икән, туган илем.
Дары исе сеңгән әлеге көндәлектә тыныч көннәр шатлыгы, мәхәббәткә сусаган яшь җанның гомерлек ярын табуы да шигырь юлларына салынган. Ләкин туган якка кайткач, шигырьләр язарга вакыты калмый аның. Башка мәшәкатьләр арта. Сөйгән яры Мәймүнәгә өйләнеп, бер малай һәм биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар хатыны белән икесе дә сатучылар булып эшлиләр. Коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек булалар. Өч кызлары: Миңсылу, Гүзәл һәм Римма да әти-әнисе һөнәрен сайлый.
Без Айсылу ханым белән очраклы гына таныштык. Ахирәтенә ияреп, редакциябезгә килгән иде ул. Иҗат хакында сүз ара сүз чыгып, әтисенең шушы көндәлеге турында да сөйләде. Ул аны гаилә фоторәсемнәре белән бизәп, китап итеп тә бастырып чыгарган. Икенче юлы ул әлеге китапны һәм сугышлар шаһиты булган, битләре саргайган көндәлегенең төп нөсхәсен дә алып килде. Без аны фотосурәткә дә төшердек. 2016 елда «Школа» нәшриятында дөнья күргән бу китапка шул көндәлектәге шигырьләр күчереп басылган. Канлы һәм данлы сугыш елларының шаһиты булган, яу кырында иң якын сердәшенә әверелгән әлеге көндәлекне Ибраһим ага үзе исән чакта мәктәпкә бирә. Аннары әтисе вафатыннан соң кызы Айсылу, китап итеп бастырып, аның уй-хисләрен укучыга җиткерә.
Нюрнберг процессында фашистларны хөкем иткәндә, Ленинград блокадасында бөтен гаиләсе һәлак булган Таня Савичеваның көндәлеге дә гаепләүче дәлил буларак кулланылган. Ибраһим аганың дары исе сеңгән көндәлеге дә теләсә нинди мәхкәмәдә фашистларны кешелеккә каршы гамәлләрдә гаепләрлек.
Комментарийлар