Елның һәр фасылы үзенчә матур дисәләр дә, яңгырлы, пычрак көз айларында Рүзиянең күңеленә моңсулык иңә. Кайчандыр бәхетсезлек китергән мизгелләрне кабат хәтерендә яңартасы килми аның. Язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнгән Рүзия Камаеваны Әтнә якларында белмәгән кеше юк. Тирә-юньдәгеләрне таланты, тырышлыгы белән сокландыра ул.
Рүзиянең әнисе Гөлзадә апа – аның иң зур терәге, якын сердәше. Әлеге гаилә күпләргә үрнәк булырлык. Үзләренең хәлен белергә килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алырга гадәтләнгән алар.
Гөлзадә апа тормышта кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, беркайчан зарланмый. Җиде ел бер сыйныфта укыган, яшьли сөйгән егете Мәҗит белән кавышып, 42 ел бергә тату гомер кичерергә насыйп була аңа. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма гаилә башлыгының гына гомере кыска була, 64 яшендә якты дөньядан китеп бара. “Җитмеш төрле һөнәр иясе иде ул”, – ди, Гөлзадә апа ирен юксынып. Уллары Рашат та гаилә җанлы, хезмәт сөючән кеше булган, тик үзе җиткергән зур йортның гына игелеген күрә алмый. 41 яшендә әнисен, гаиләсен хәсрәт утына салып, кинәт кенә гүр иясе була. (Бүгенгә кадәр килене Сәрия белән бергә тату гомер кичерәләр). Гөлзадә апа церебраль параличтан интеккән оныгын да (Рашатның улы) авырсынмыйча тәрбияләгән, һәрвакыт булышып торган. Бүген ул да якты дөньядан китеп барган.
Заманында Мәҗит абый кызы Рүзияне кечкенә чагыннан ук: “Киләчәктә табиб булачаксың”, – дип үстерә. Шуны истә тотып булса кирәк, кыз мәктәптән соң башта медицина училищесына юл тота. (Аннары югары уку йортында белем алырга хыяллана). 2нче курста укып йөргәндә, үзенең дус кызын кунакка алып кайта Рүзия. Үзе авылда калырга тиеш булса да, дустын ялгыз гына җибәрәсе килмичә, аның белән китәргә уйлый. Шәһәргә баручылар Әтнәдә кузовлы машинага төялә башлагач, ни өчендер Рүзиянең анда утырырга аягы тартмый. Шунда бер хатынның: “Безнекеләргә яраган сиңа да ярыйдыр”, – дип мәҗбүр иткәндәй утыртканын бүген дә исеннән чыгармый ул. Пассажирларын Арчадан китәчәк электричкага өлгертәм, дип пычрак юлдан җилдерткән шофер ерак китә алмый, машина җиргә каплана. Кузовтагы З7 кешенең язмышы үз кулында икәнен онытып җибәрә, күрәсең. Ата-ана бу хәбәрне ишетүгә, кая барып бәрелергә белми. “Берүк, исән генә була күрсен”, – дигән теләк тели-тели хастаханәгә чыгып йөгерәләр. Имгәнүчеләрнең барысы да диярлек хастаханәдән терелеп чыга, әмма Рүзиягә алты сәгать операция ясау да ярдәм итми. Арка мие җәрәхәтләнү сәбәпле, ул гомерлеккә инвалид булып кала. Гөлзадә апа алты ай буе хастаханәдән, кызы яныннан китми. Ел ярым урын өстендә ята Рүзия. Кулына кашык тотып ашый алмаган чакларында: “Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да риза булыр идем”, – дип хыяллана.
Теләкләре кабул була аларның. Кызның юлында яхшы кешеләр очрап тора. Кырымдагы шифаханәләрнең берсендә дәваланганнан соң, Рүзия утырырга өйрәнеп кайта. Әмма аякка баса алмый. Аның инвалид арбасына утырганына быел 42 ел була. Шуңа карамастан, 17 ел буе машина да йөртә. Беркайчан да кул кушырып кына утырырга яратмый. Язган шигырьләрен туплап, ике җыентыгын чыгарырга ярдәм иткәннәр үзенә. Кайбер шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән. Рүзия медицина буенча да шактый мәгълүмат туплаган.
Аның осталыгына хәйран калырлык. Кулларыннан гөл тама, дип тикмәгә әйтмиләрдер андыйлар турында. Рүзиянең күз явын алырдай кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел. Элек ыргак белән төрле бизәкле шәлләр бәйләсә, соңгы вакытта шуларга өстәп, берсеннән – берсе матур чәчәкләр, яктырткычлар ясый башлаган. Аларның һәркайсы гөлләмәләрне, курчакларны хәтерләтә. Үзенең иҗат җимешләре белән ул туганнарын, танышларын сөендерә. Бу эшләрне башкару сәламәт булганнарның да кулыннан килми. Әнә шулай тормыштан – ямь, эшеннән – тәм табып яши ул.
Люция Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар