Күптән түгел генә өйләнешкән пар аркылы бер мәсьәлә күтәрәсем килә. Бәлки, аерылышып, икенче «куыш» корган башка гаиләләр дә шушы ук проблема белән очрашкандыр. Ә бәлки газета укучылар арасында әлеге мәсьәләгә карата үзләренең фикерләрен җиткерәсе килү теләге туар.
Ләйсән белән Илдусны (мәгълүм сәбәпләр аркасында, язмадагы геройларның исемнәре үзгәртелеп бирелде. - Авт.) балалар бакчасы кавыштырды, төгәлрәге, бер бакчага, бер төркемгә йөрүче алдагы никахларыннан туган балалары. Аларның танышулары, очраша башлаулары, тиз арада кабынып киткән мәхәббәт хисләре - барысы да күз алдында булды. Чөнки безнең улыбыз да шушы ук төркемгә йөри. Боларга өстәп, Илдус тормыш иптәшемнең дусты да. Шуңа күрә аның үзен дә яхшырак беләм, алдагы еллардагы уңышсыз гаилә хәлләренең дә шаһиты булырга туры килде.
Илдусның улы Ранисны әнисе бик озак тулгак белән җәфаланып, авырлык белән тапты. Шунлыктан, баланың хәле башта бик авыр иде. Әтисенең сүзләре буенча, тугач, табиблар бер яхшы хәбәр белән дә сөендермәгәннәр. Бала берничә көн үлем белән яшәү арасында көрәшкән. Бер атнадан соң гына хәле бераз уңайлана башлады, дип сөйләгән иде Илдус. Бер айдан артык Республика балалар клиник хастаханәсендә ятып чыкканнан соң да, табибларга күп йөрде әле бу гаилә. Раниска тәпи атлап китү өчен дә озаграк вакыт кирәк булды, теле дә яшьтәшләренекеннән соңрак ачылды. Хәзер инде, Аллага шөкер, барысы да артта калды. Ранис яшьтәшләре белән бергә гадәти бакчага йөрсә дә, яңа мохиткә ияләшүе, башкалар белән уртак тел табуы авыррак булды аңа.
Ни өчен бу турыда тәфсилләп язуымны аңлатып китим. Ранисның әнисе үрнәк әни статусына туры килеп бетмәде. Аның өчен һәрвакыт беренче урында эш һәм дуслар белән ял итү иде. Декрет ялына киткәнче бер кибеттә директор булып эшләде. Шуңа күрә бәби тапканнан соң да озаклап өйдә утырасы килмәде. Аңлашыла инде, бала күбесенчә әтисе, дәү әнисе һәм әтисенең бертуган апасы тәрбиясендә булды. Баланы табибларга йөртү, ашату-киендерү, уйнау, соңрак бакчага илтү, алып кайту әти кешегә йөкләнгән иде. Кеше мөнәсәбәтләрен белеп булмый, шулай да, аңлавымча, гаилә таркалуның да төп сәбәбе менә шушында иде. Ир белән хатын аерылышкач та, әнисенең «бала карарга вакыты булмау сәбәпле», Ранис әтисе белән калды. Әнисе баланы ялларда гына алып китә иде.
Шуннан соң Илдус баласы белән бер төркемгә йөрүче кызның әнисе белән танышты. Ләйсән дә ире белән күптән аерылышкан булган. Баштагы вакытларда Ранис та гел әтисе белән булды. Тик күпмедер вакыттан соң, әллә әни кешенең күңеле нечкәрде, әллә элеккеге иренең башка хатын-кыз белән очрашуына ачуы чыгып, «Улымны үзем тәрбиялим» дип, малайны үз янына алды. Ранис исә шушы бакчага йөрүен дәвам итә.
Ә Илдус белән Ләйсән арасында кабынган хисләр никах, аннан соң туй белән ныгытылды. Хәзерге вакытта яшь гаилә Ләйсәннең фатирында яши.
...Бу теманы беренче булып әлеге дә баягы Илдус үзе башлады. Кәефе төшкән килеш урамда очраттым моны. Якын итепме, проблемаларын, бигрәк тә баласына кагыла торганнарын миңа сөйли торган гадәте бар аның. Ир кешенең гаиләдә булган мөнәсәбәтләрен урамга чыгып сөйләвенә тешем-тырнагым белән каршы, шуңа күрә гадәттә мондый сөйләшүләрне ярты сүздә бүлеп, озакка сузмаска тырыша идем. Бу юлы сүз Ранис турында баргач, тыңлыйсы иттем.
- Менә әле Ләйсән белән ачуланыштык, - ди бу. - Ранисның безгә килеп йөрүенә каршы. Әнисе үстерсен, ди. Мин кызымны ялгызым үстерәм бит, янәсе (Эш шунда ки, Ләйсән беренче ире белән күптән аерылышкан. Яңа ел алдыннан юл фаҗигасенә очрап, гомере өзелде. Исән чагында да кызы белән очрашуны кирәк санамаган. - Авт.).
Аптырап киттем. Очрашып йөргәндә булачак иренең баласы барлыгын белде бит! Әти-ул арасында, чыннан да, җылы хисләр. Ранис та әтисен бик ярата. Ике якын кеше арасына мондый чикләр кую дөрес микән? Хәзер алар ял көннәрендә генә очраша, яки кайвакыт Илдус улын бакчадан үзе алгалый. Әмма Ләйсәннең фатирына түгел, ә үзенең әти-әнисенә алып кайта.
Тагын бер очрашуыбызда әлеге теманы Ләйсән дә күтәрде.
- Беләсеңме, Ранисның безгә килеп йөрүен теләмим. Ияләшмәсен. Баштан ук шулай дидем. Безгә килеп йөрсә, әллә нәрсәләрдә гаепле булып калырмын. Ә болай бер тапкыр усал-начар булам да, күңелем тыныч. Баланың әнисе бар бит, - диде ул.
- Илдус Ранис белән еш очраша-күрешәме соң?
- Белмим. Улы турында бөтенләй сораганым юк, өйдә аңа кагылышлы темаларның күтәрелүен теләмим, - дип кырт кисте Ләйсән.
Ата белән ана аерылган очракта да, баланың бер гаебе дә юк. Әгәр алар икесе дә бала өчен җавап бирерлек дәрәҗәдә, ягъни аек акыл белән тәртипле яшәү рәвеше алып баралар икән, кайчандыр уртак мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган йөрәк парәсен тигез яраталар икән, бала икесе белән дә күрешергә тиеш дип саныйм. Ә инде әни белән әти килешеп, уртак бер фикергә килгән икән, арага өченче кешенең керүе кирәк микән?
Алинә Шәрибҗанова, җырчы:
- Әлеге тема миңа бик таныш һәм якын. Чыннан да, бу бик четерекле мәсьәлә. Без Айдар белән өйләнешкәндә, аның беренче хатыныннан Тимур исемле өч яшьлек улы бар иде. Аларның аралашуына бервакытта да чик куймадым. Әти-әнинең юллары аерылуда баланың бер гаебе дә юк. Балага, аеруча ир балага, кеше булып формалашуда, тормышта үз урынын табуда әти кирәк. Әтисез үскән балалар бик күп хәзер. Андыйларга җәмгыятьтә үз-үзләрен табу барыннан да бигрәк авыр, дип саныйм. Айдар белән гаилә корган елларда Тимур бездә бик еш кунак була иде. Килсен, әтиле булып үссен, дидем. Яшермим, «Бәлки минем балам булмас? Аннан соң Айдар белән мөнәсәбәтләребез нинди борылыш алыр?» - дигән уйлар да килде башыма. Баласына карата булган яхшы мөнәсәбәтемне күргәч, иремнең дә миңа хөрмәте арта гына төште. Улыбыз Әмир белән йөкле вакытымда Тимур, эчемне сыпырып: «Ә минем энем кайчан безнең янга чыга инде? Мин аның белән уйнар идем», - дип әйтә торган иде. Хәзер дә Тимур белән Әмир арасында туганлык җепләре көчле. Тимурга декабрьдә тугыз яшь тула. Мәктәптә укый башлагач, очрашулары сирәгәйде. Әмир абыйсын бик ярата, шуңа күрә озаграк күрешмәсәләр, сагынып елый.
Бу хатынга киңәшем шул: ялгышмасын. Зирәгрәк булсын иде. Мәхәббәт ул мәхәббәт, ә бала бала инде. Мәхәббәт тә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Менә шундый адымнар араларны суытып та җибәрергә мөмкин. Ирнең күңелендә мәңгегә уелып кала ул. Килешәм, бу җиңел түгел. Моңа фән кебек карарга кирәк. Көнләшү дә, «үземнеке генә» дигән хисләр дә уза ул. Үзенә генә дөрес карар кабул итәргә авыр булса, психологка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин бит. Әмма, минемчә, бала әтисез үсәргә тиеш түгел. Вакыт тиз уза. Киләчәктә баланың күңелендә бу хатынга карата нәфрәт хисләре дә кабынырга мөмкин бит. Алла сакласын!
Белгеч фикере
Надежда Борисова, психолог:
Әти-әниләр аерылышкан очракта бала үзенең кадерле кешеләре белән элемтәсен сакласын иде. Аңа болай да бик авыр. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруны максат итеп куярга кирәк. Әти белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне бозарга тырышу беркемне дә тулысынча бәхетле иткәне юк әле. Әгәр шундый очракта яңа корылган гаиләгездә гармония булдырасыгыз килсә:
Ирегезнең беренче никахыннан туган баласы - ул аның бер өлеше икәнлеген һәм сезне баласына алыштырырга теләмәве турында онытмагыз. Ул сезнең белән дә, баласы белән дә бәхетле булырга тели.
Барысын да «тискәре» һәм «уңай» якка салып карагыз. Мондый ир-ат сезнең уртак балагыз өчен дә яхшы әти булырга сәләтле. Балалары турында онытып, бөтен игътибарын хатын-кызга гына бирә торган ир-ат гаиләсендә хәлләр тагын да яманрак. Ул башка хатын-кызга да шулай ук, баласы турында онытып, гашыйк була ала бит.
Ирегезнең беренче никахыннан туган бала белән уртак тел табарга тырышыгыз. Аңарда да сезгә карата көнләшү һәм курку хисе булырга мөмкин. Сез өлкәнрәк, шуңа күрә балага карата зирәгрәк һәм мәрхәмәтлерәк булыгыз.
Көнләшмәгез. Әлеге хис кеше организмын җимерә, кәефне төшерә һәм гаиләдә каршылыклы хәлләр китереп чыгара.
Яраткан кешегезне баласына карата булган җылы хисләре белән бергә кабул итегез. Сез бит гаилә корган вакытта ирегезнең арттагы тормышын белдегез. Шуңа күрә хәзер килеп чыккан авырлыклар белән килешегез. Сезгә тормышта идеаль мөнәсәбәтләр, идеаль гаиләләр һәм идеаль ир-атлар була, дип уйлаудан туктарга кирәк. Гаиләгездә моннан башка каршылыклар булмаса, ышаныгыз, сезгә уңыш елмайган.
Әгәр сез ирегезнең баласына карата зирәк була алмагансыз икән, озакка сузмыйча, аерылышырга да мөмкин. Чөнки алга таба икегез арасында булган җылы хисләрне бөтенләйгә югалтуыгыз бар. Әгәр ирегез баласын чын күңелдән ярата һәм аның белән очрашырга тели икән, үз-үзегезне артык яратуны читкә куеп, бу ике кеше арасындагы бәхетне җимермәгез.
Бернинди очракта да туганнарыгызның һәм дус кызларыгызның сүзләрен тыңламагыз. Бу очракта ирегезне генә тыңлагыз һәм үзегезнең эшләрегезгә, сүзләрегезгә анализ ясагыз.
Комментарийлар