– Әни, үксез кем ул?
Тыны кабып ишектән атылып кайтып кергән улының кинәт бирелгән бу соравы Әлфирәне өнсез калдырды.
– Альбина һәм син – үксезләр! – дип кычкырды Марат, әни, үксезме без? – дип дәвам итте Айрат, ни әйтергә белми катып калган әнисенә күзләрен төбәп...
...Хастаханәдә палата тәрәзәсе янында утыра Әлфирә. Ул шулай парк ягына карап торган тәрәзәдән балалы аналарны күзәтергә ярата. Андый аналарның һәр булмышыннан баласына карата наз, җылылык бөркелгән кебек тоела аңа. Әнә, бала коляскасы этеп бер әни кеше бара. Нинди бәхетле хатын-кыз! Җан җылысын, йөрәк назын, бар мәхәббәтен, сөю-сәгадәтен бирер нарасые бар шул аның! Нинди генә сынаулар, тормыш киртәләренә тап булса да, яшәү мәгънәсе, дәвамчысы бар шул әлеге билгесез ханымның!
Уналты ел буена бер-бер артлы табиблар ишеген, халык дәвачылары бусагасын таптады Әлфирә белән Илдус. Бармаган шифаханә, күренмәгән дәвачы калмады – ярдәм итүче табылмады. Еллар үткәч кенә белделәр – ире хезмәт иткән урында агулы матдәләр сакланган складлар урнашкан булган, шуларның зарары анда хезмәт итүчеләрнең күбесен нәсел дәвамыннан мәхрүм калдырган иде.
– Ирең булдыра алмый бит, әйдә, үзем бала ясап бирәм! – диде Әлфирәгә бер юлы кибеттә чират торганда авылдаш ир-ат. И гарьләнде, хурланды Әлфирә!
Кулыннан килсә, өзгәләп ташлар, оятсыз күзләрен чокып чыгарыр иде әлеге затның! Әмма хатын үзен кулга ала алды:
– Минем сездән бала сораганым юк бит! – дип кискен җавап ыргытты да кирәкле әйберсен дә алмыйча кибеттән чыгып йөгерде. Өйгә кайтканда юл буе үкседе Әлфирә – салмыш ир-ат аның иң авырткан ярасына тигән иде.
Балалар йортыннан сабый алу турында иң беренче булып ире сүз кузгатты. Сылу хатынының күз алдында сулганын, балалар күргән саен күзләрендә очкын кабынып шул мизгелдә йолдыз кебек сүнгәнен күрә иде шул Илдусы.
Балалар йортыннан кайтканда 5-6 айлык булган ике игезәк сабый – алар йортына нур алып килде. Ире белән бер-берсенә булган җылы якты хисләре, мәхәббәтләре тагын да арта төште, аларны уртак бәхет Альбина һәм Айрат исемле сабыйлар бер сәгадәт ташкынына беркетте, якынайтты.
– Әни, син безне бүтән ташлап китмисеңме? – дип шаккатырды бер юлы ике яшьлек Альбинасы.
Табак-савыт юган җиреннән, йөгереп барып, уйнап утырган балаларын кочагына сыендырды Әлфирә, “Юк, кадерлеләрем! Мин сезне беркайчан ташламам! Ташлаганым да булмады! – диде ана бугазына тыгылган төерне көч-хәл белән йотып җибәреп, күзеннән исә ирексездән энҗеләр коелды. Кара син аны! Теле дә ачылып җитмәгән сабый нәрсә дип тора! Күрәсең, үз әниләре ташлап китүне яңа туган нарасыйлар тоядыр. Ташлыймы соң балаларны Әлфирә?! Күз нурлары, яшәү мәгънәләре бит алар хатынның! Балаларны кыерсыткан, калдырып киткән әниләр турында сөйләгәннәрен дә тыңлый алмый ул, шундук калтырау ала. Акылың камил булганда, үз балаларыңнан ничек итеп баш тартып булсын?!
Инде менә бүген нарасые кеше авызыннан үксез сүзен ишетеп кайткан. Ай-һай, явыз да соң кешеләр! Кемнең кемдә ни эше бар соң, юкса?! Ике ятим нарасыйны үз канат асларына алып, газиз балалары итеп үстерделәр, җил-яңгыр тидерми, күз карасыдай сакладылар. Нәрсә соң инде бу? Кеше хәтере бер карасаң, яман нәрсә шул! Бер дистәгә якын елдан соң шул хакыйкатьне тартып чыгарганнар диген! Кемгә кирәк соң ул хакыйкать? Үксез сабыйларгамы? “Син үксез” дип әйтүче балагамы? Әллә шул баланың әти-әнисенәме? Әти-әнисе гаиләдә шуны сөйләмәсә, сабый иптәшләренең балалар йортыннан алынуын каян белсен?!
– Сез үксез түгел! Түгел! Сезнең әти-әниегез бар! Бу сүзләремне онытмагыз! – дип җавап бирде әни кеше улының сорау тулы күзләренә карап. 9 яшьлек сабыйга тагын ни дип җавап бирсен соң?! И нарасыйлар! Мондыйрак сүзләрне әле сезгә киләчәктә дә ишетергә туры килер, усал телле кешеләр җитәрлек, сабыр һәм көчле рухлы булыгыз!
Ландыш Тимерова.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар