16+

Ирем була торып, ят кешегә бирелдем...

Күптән түгел газетагызда машина йөртергә өйрәтүче инструктор язмасы чыккан иде. Янәсе ул “права”га укучы кызлар белән йоклый. Аңа кайтаваз язарга булдым, чөнки үзем шул кызлар хәленә калдым.

Күптәннән машина йөртү хыялы бар иде, тик нигәдер гел сузып килдем. Тәрәзә астында гына автомәктәп ачылгач, керми булдыра алмадым. Өстәвенә ирем дә “укы” дип кыстады. Башта теория укыдык, аннары практика башланды. Инструктор белән тиз арада уртак тел таптык. Тәмле теле, матур күзләре белән үзенә каратты. Чын-чынлап гашыйк булдым. Аның дәресенә очып бара идем. 

Телефон аша аралаштык, смслар языштык. Аннан соң очрашуга чакырды һәм без мәхәббәт белән шөгыльләндек. Тик “права” алганнан соң, ул мине ташлады. Шул кирәк миңа. Ирем була торып, ят кешегә бирелдем бит тиле. Хәзер үземне күрә алмыйм... 

Фото: pixabay.com

Динә, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading