«Шәһри Казан»ны беренче көннәрдән бирле укып баручы тугры укучыбыз Иселбану Нәбиуллина сугыш башланган көнне яхшы хәтерли.
92 яшендә булса да, ул чактагы хатирәләр күңеленнән җуелмый аның.
- 1941 ел. Чүпрәле районының Иске Чәке авылы. Бәла буласын сизгәндәй, сугыш башланасы төнне малларыбыз абзардан чыгып качкан иде. Төне буе давыл, җил улады, яшен яшьнәде, яңгыр яуды. Сарык, сыерларыбызны куып кертеп ябарга да өлгермәдек, таң белән сугыш башланганны хәбәр иттеләр. Халык борчуга төште, - дип искә ала Иселбану апа.
Ул елны, хәерчегә җил каршы дигәндәй, ашлык та, бәрәңге дә уңмый. Очын-очка ялгап барган, ирләрен, улларын, әтиләрен, абыйларын сугышка озаткан хатын-кызларга авырга туры килә.
- Кырда бозга туңган ашлыкны күкрәккә кыстырып кайта идек, 3 чакрым кайта-кайта теге ашлык башаклары җылына, бозы эри, тәнне кылчык чәнчи башлый. Ачтан үлмәс өчен, урларга мәҗбүр идек, намусыбызга каршы барып булса да, курыксак та, ашлыкны качып ташый идек. Эләктерсәләр - биш ел төрмә. Хәтта бер уч орлык өчен дә каты җәза яный иде. Берсендә, колхоз өчен «уфалла» арбасы белән солы орлыгы алып кайтканда, нык эчәсе килгәч, бер йортка туктап, чәй сорадык. Хуҗалар, чәй кайнаткан өчен, солы орлыгы алдылар. Кайтып, үлчәп карасак, 3 кило орлык җитми. Бригадирыбыз Сабир абыйны тимер рәшәткә артына утыртасылар иде. Ул авылдан качарга мәҗбүр булды, - ди Иселбану апа.
Сугыштагыларга михнәтнең иң яманын татырга туры килсә, тылдагыларга да җиңелдән булмый. Ике абыйсын сугышка озаткан Иселбану апа туганнарыннан килгән «Фашистлардан котылу өчен, мәет асларына качабыз. Яраландым, госпитальдә ятам. Янгыннан чак исән калдым», - дип язылган хатларны елый-елый укый.
17 яшендә Иселбануны бер айга Тәтешкә урман кисәргә җибәрәләр. Яшүсмер кызга тракторчылыкка укырга да туры килә.
- Он бирәбез дигәнгә алданып, баш күтәрми колхозда бил бөгү дисеңме? Ул чакта җыры да бар иде әле аның:
«Колхоз эше бик каты,
серкәләтә, бетләтә.
Нормаң тулса, он бирәм дип,
чирек сабын эшләтә», -
дип җырлыйлар иде ул чакта. Еш кына он урынына дүрт кешегә бер кер сабыны эләгә иде, сабын булмаса, киемнәрне көл белән дә юдык, - ди Иселбану апа, ул көннәрне искә алып.
Соңрак тылдагыларга план куялар. Һәр хуҗалык фронтка, колхозга ярдәм итәргә тиеш.
-330 литр сөт, 330 күкәй, 2 кило йон, 3 бармаклы бияләйләр, тагын башка нәрсәләр тапшырырга. Шуларны җыеп тапшыра алмасаң, төрмә белән куркыталар иде. Аннары баласы булмаганнардан налог түләттерә башладылар. Кияүгә чыгу кайгысымыни анда, юньле егете дә юк бит әле аның авылда, - дип дәвам итә укучыбыз.
Иселбану апа, кияүгә чыгып, бер ул тәрбияләп үстергән. Озак еллар «Радиоприбор» ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгән. Аннары тулай торакта вахтада кизү торган. Хәзер икенче төркем инвалид, аяклары авырта, шуңа да беркая да чыгып йөри алмый. Шулай да ул барысыннан да канәгать, пенсиясе дә вакытында килеп тора, «радиоприбор»дан да онытып бетермиләр. Акчалата, бүләкләтә дә ярдәм итеп торалар, ди.
Иселбану апаның алдында - сугышта катнашкан абыйлары Һади белән Нургалинең фотолары. Аларга карый да, догаларын кабатлап, тыныч тормышыбызга шөкер итә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар