16+

Каенананың эзен ничек суытырга?

Иремнең фатирында яшибез. Хәзерге вакытта мин бала белән декрет ялында, гаиләбезне ирем тәэмин итә. Безгә атна саен каенана кунакка килә. Килә дә үз өендә йөргән кебек йөри.

Каенананың эзен ничек суытырга?

Иремнең фатирында яшибез. Хәзерге вакытта мин бала белән декрет ялында, гаиләбезне ирем тәэмин итә. Безгә атна саен каенана кунакка килә. Килә дә үз өендә йөргән кебек йөри.

Башта шкафтагы киемнәрне үзенчә урнаштырып җыештырды. Аннары аш бүлмәсендә шкаф өстендә торган спиртлы эчемлекләрне суыткычка күчереп куйды. Гөлләрнең урыннарын алыштырды. Янәсе, шулай яхшырак, матуррак, уңайлырак. Ашарга пешергәндә өйрәтеп торуларын әйтмим дә инде. Каршы дәшкәнне яратмый, бер сүзгә мең җавап таба.

Миңа бу бер дә ошамый, чыгарымнан чыгара. Үзен бу өйнең хуҗабикәсе кебек тотуы нервыга тия. Нишләтергә бу каенананы? Безнең өйгә эзен ничек суытырга? Тәмам алҗытты.

Казаннан Гөлия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узен квартира алып чыгып кит

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уз анан белэн яшэп кара балам. 3 кондэ яши алмассын. Чынлап эйтэм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Квартира ал. БЕРЭУДЭ килеп ойрэтмэс.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Узенэ квартира алда ипотекага ай саен 30,или аннанда кубрэк тулэп бар, менэ шуннан сон белерсен ничек эзнен суынганын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кайнана килгэч кунак кына булсын уз оендэ тэртип урнаштырсын. Миндэ кайнана барып тэртип урнаштырган юк йорт алырга без булышсак та. Килен не дэ аларга була каршы язучылар узе кайнана ахрысы.

            Мөһим

            loading