16+

Хастаханәдә күргәннәр: хатыны китүгә, сөяркәсе килде

Күптән түгел иремә операция булып, хастаханәдә аны сакларга туры килде. Палатада алты ир-ат – араларында яшьләре дә, өлкәнрәкләре дә бар. 40-50 яшьләрдәге бер ирнең кыяфәте әллә кайдан ук аерылып тора, сөйләшүе дә “важный” гына. 

Хастаханәдә күргәннәр: хатыны китүгә, сөяркәсе килде

Күптән түгел иремә операция булып, хастаханәдә аны сакларга туры килде. Палатада алты ир-ат – араларында яшьләре дә, өлкәнрәкләре дә бар. 40-50 яшьләрдәге бер ирнең кыяфәте әллә кайдан ук аерылып тора, сөйләшүе дә “важный” гына. 

Бер көн яткач, моңа да операция ясадылар. Операциядән соң палатага чыгаруга ук хатыны килеп җитте. Көне буе янында саклап утырды. Әмма күрәм: хатынын яратмый теге, гел каршы әйтә, кирле-мырлы сөйләшә. Шундый кызгандым хатынын. Хәтта шундый мохтаҗ чагында да хатынының кадерен белми, мәхлүк.

Ә иң кызыгы икенче көнне булды. Хатыны: “Иртәгә килә алмыйм, сменага чыгам, бер көн ничек тә түз инде син”, – дип кайтып китте. Ул китүгә, ике сәгатьтән сөяркәсе килеп җитте. Күгәрченнәр кебек гөрләшәләр, нинди генә матур сүзләр әйтми сөяркәсенә! Гарьлек! Бөтен палата шаккатты! Сөяркәсенең үз хатыныннан бер артык җире дә юк. Хатыны сөйкемлерәк тә тоелды миңа. Ә бу кыланчык, мактанчык.

Кыскасы, кая барсаң да, шушы хәл – бозыклык, тәртипсезлек. Хастаханәгә дә китертмәсә шул себеркесен! Әллә нинди оятсыз ирләр бар!

Казаннан Гөлмәдинә.
 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сугышлар болай гына башланмый ул. һәмма нәрсәнең үз сәбәбе бар. җирйөзендәге һәммә кеше бу сугыш башлануга үз өлешен кертте. бу ир дә, аның сөярәсе дә, Америка да, Россия да, җитәкчеләр дә, министлар да, депутатлар да, гади халык та, мин дә син дә, ьашкалар да....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хайван, яхшырак авырып китсэ сояркэсе борылыпта карамый ана, алар шуны анламый бит, эле яшэп бетермэгэн ходай, узе тигез хокем иясе, алдадыр курэчэге, андыйлар куп инде, зиначылар.

      Мөһим

      loading