16+

“Хатын мине үзенә өйләндерде инде”,

Алар белән мин бер мәҗлестә таныштым. Булса да була икән җир йөзендә нәкъ менә бер-берсе өчен яратылган ярлар.

“Хатын мине үзенә өйләндерде инде”,

Алар белән мин бер мәҗлестә таныштым. Булса да була икән җир йөзендә нәкъ менә бер-берсе өчен яратылган ярлар.

Берсе чиләге, икенчесе капкачы инде менә! Урта яшьләрдәге бу пар әле кичә генә кавышканнар диярсең – һәр карашларыннан, ымнарыннан, мөнәсәбәтләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан да бер-берсенә наз һәм ярату бөркелеп тора. 

Берникадәр вакыттан соң язмыш мине алар белән кабат очраштырды. Якыннан аралашканда, шактый ачык, сүзгә-юморга да оста икән үзләре. Әмма артык тыйнак алар, шуңа да “Сезнең хакта языйм әле”, дигәч, исемнәрен үзгәртеп бирергә куштылар, фотоларын күрсәтергә рөхсәт итмәделәр.

Тормышлары нигезендә ярату, хөрмәт яткач, хуҗалыктагы һәр уртак эшне дә тәм табып эшлиләр Галинур абый белән Фәридә апа. Шатлык-сөенечләрне дә, кайгы-хәсрәтләрне дә бергәләп җиңгән алар. Бала хәсрәтен дә бергәләп күтәргәннәр. Ә кавышу тарихлары шактый кызыклы икән әлеге парның.

“Хатын мине үзенә өйләндерде инде”, - дип кеткелдәп, үзенең тормыш гөленә мәхәббәтле караш ташлады Галинур абый.

- Түгел лә инде, әтисе, кеше ышандырырсың, - дип хәйләкәр елмаеп куйды аңа карап Фәридә апа. 

...Фәридәләр гаиләдә ике кыз үскәннәр. Фәридә зурысы, Фәнисә – кечкенәсе. Фәнисә апасыннан ике яшькә кечерәк булса да, алар игезәкләр кебек яшиләр: гел бергә уйнап үсәләр, бөтен эшне үзара тату башкаралар, җиткән кызлар булгач, кич чыгулары да бергә була.

Фәнисә чибәррәк булып, аңа кызыгып йөрүче егетләр күбрәк булган. Әмма күбесенең кызга сүз катарга кыюлыклары җитмәгән. Озата кайтырлар иде – Фәнисә гел апасы белән янәшә йөри, кич чыкканда да апасыннан бер дә аерылмый – бергә чыгалар, бергә кайталар. 

Һәм менә күрше авыл егете Галинур Фәнисәне күреп гашыйк була. Нишләсен гашыйк “Мәҗнүн”, апасы белән агылый белән тагылый кебек йөриләр дип тормый, үзенә ошаган кызны, дөресрәге кызларның икесен дә кич озата кайта. Фәнисәгә исә Галинур бөтенләй ошамый. Фәридә, эшне үзенә файдалы якка борып җибәрә – көн саен озатып куйган Галинурны үзенә карата да куя.

Сеңелесе белән икесен озата кайткан Галинурны капка төбеннән тиз генә җибәрми. Сеңел кеше исә җайлап кына өйгә кереп китү ягын карый. Җәй буе шулай апалы-сеңелле кызларны озатып йөри Галинур, телгә оста Фәридәгә күңеле төшкәнен үзе дә сизми кала. Шулай итеп, киләсе җәйдә туй итә яшьләр. 

Галинур абый белән Фәридә апаның инде үз кызлары һәм уллары үсеп буй җиткән икән. Алар исә яшьлек дәртен саклап, бер-берсен тулыландырып гомер итәләр.

Кайчакта хәйләкәрлек, хәл-вакыйгаларны үзеңә кирәкле якка юнәлтү, чаялык тормышыңны хәл итеп куя, бәхеткә юл ача шул.

Чибәр Фәнисәнең исә тормышта бер дә бәхете булмаган. Чибәрләр бәхетсез була дигән туры килеп куйган бу очракта. Кияүгә чит район егетенә чыккан Фәнисәнең ире фаҗигале төстә вафат булган. Өч сабыен җитәкләп хатын туган йортына кайтып егылган. Шуннан соң бер ир затын да үзенә якын китермәгән. 

Ландыш Тимерова
Фото: Pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading