16+

Хикмәтле байлар: хатынына үч итеп аерылыша

Без – гади халык, “байлар рәхәт тормышта яши, бер кайгылары да юк” дияргә яратабыз. Ләкин байлар да елый. Ничек кенә әле! Зур акча – ачы сынау ул. Аны да тота һәм хуҗа була белергә кирәк.

Хикмәтле байлар: хатынына үч итеп аерылыша

Без – гади халык, “байлар рәхәт тормышта яши, бер кайгылары да юк” дияргә яратабыз. Ләкин байлар да елый. Ничек кенә әле! Зур акча – ачы сынау ул. Аны да тота һәм хуҗа була белергә кирәк.

Сеңлем матурлык салонында эшли. Клиентлары арасында нинди генә кешеләр юк – хәерчесе дә, бае да. Римма исемлесе турында еш сөйли. Әкәмәт бай хатын, янчыгында һәрвакыт биш меңлек акчалар, долларлар йөртә. Әле картасында күпме бардыр... Ире дә зур эшмәкәр, Римма үзе дә төшеп калган гаиләдән түгел дип аңладым.

Кыскасы, күптән түгел шушы Римманың туган көне булган. Ире Мальдив утрауларына юллама бүләк итәргә теләгән, әмма Римма бу бүләктән баш тарткан. Баксаң, аңа шушы ук илгә юлламаны якын туганнары бүләк иткән икән. Ире шушы хәбәрдән нык кимсенгән, хатынына рәнҗегән. Ачуыннан атна буе эчкән. Хәзер аерылышырга йөриләр, ди. 

Сеңлем моны сөйләгәч, шаклар каттым. Күр инде син бу байларны?! Шуның аркасында тавыш куптарып аерылышалар диме инде, ә? Рәхәтләренә чыдый белмиләр...

Залидә, Чаллы

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди туган икэн Мальдивы путевка подарить итэ,экият

    • аватар Без имени

      2

      0

      Экият, язплар инде, чушь

      • аватар Без имени

        1

        0

        Безнең кебек акчасызлыкка түзеп яшәсеннәр иде каткырыларга

        Мөһим

        loading