16+

Хыянәт ачысын татыган ир сөеклесенең сеңлесенә өйләнде

Безнең күршедә бертуган апалы-сеңелле кызлар яшәде. Икесе дә чибәр, уңган, тырыш. Ләкин апасы сеңлесенә караганда чаярак иде, егетләр белән йөрергә яратты. Бер егетне армиягә дә озатты да, икенче егет белән йөри башлады.

Баксаң, кыз армиягә озаткан егетеннән корсаклы булып калган икән. Егет көтмәгәндә армиядән кайтып төште. Янәсе сөеклесенә сюрприз ясый. Ләкин яраткан кызының хыянәте турында белүгә араларын өзде. 

Күпмедер вакыттан соң бу егет теге кызның сеңлесе белән очраша башлады. Ә аннары алар өйләнешеп тә куйды. Ә теге кыз ялгызы бала тәрбияләде. Ун елдан соң гына кияүгә чыгып, бәхетле гаилә корды. 

Апалы-сеңелле кызлар үзара бик дус-тату, аралашып яшиләр. Ә теге ир-егет кызына гомер буе ярдәм итте, аны какмады. Сөеклесенең хыянәтен генә гафу итә алмады. 

Нурия З.,
Чаллы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

7

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading