16+

"Кино карадык та, йокларга яттык. Шуннан башланды..."

Үземнең тарихны башкаларга гыйбрәт булсын, яраткан кешегезнең кадерен белегез дип язам. Ринас белән мәктәптә укыганда таныштык. Күрше урамнарда яшәгәч, мәктәптән соң өйгә бергә кайта идек. Бер-беребезгә бик ошадык, тартылдык, гел күрешәсе килә иде.

Кышкы кичтә әниләр авылга кайтып киткәч, өйдә үзем генә калдым. Моңарчы өйдә ялгызым гына кунганым булмагач, Ринасны чакырдым. Чәй эчтек, кино карадык та, йокларга яттык. Шуннан башланды... Үбешү, назлаулар әкренләп интимга күчте. Бу – беренче тапкыр егет белән йоклавым иде. Бу хәлдән соң Ринас мине ташлар дип курыккан идем, әмма ул мине тагын да ныграк ярата башлады. Тик миңа гына аның белән ни өчендер күңелсез була башлады. Ринаска сиздермичә генә үзебезнең авылга кайтып йөрүче Айдар белән йөри башладым. Тик кызганыч, үзенә кирәген алгач, Айдар мине ташлады...

Ике куян артыннан кусаң, берсен дә тоталмассың, ди. Ринас хыянәтемне белде, җиткерүчеләр табылды. Ул мине гафу итә алмады, кичермәде. Инде 17 ел гомер узды. Ринас гаиләле, ике бала үстерәләр. Мин – эшмәкәр, ресторан ачтым. Акчам да бар, тик яраткан кешем генә юк. Ринаска хыянәт итеп, зур гөнаһ кылдым. Аның ни кадәр кадерле булуын югалткач кына аңладым. Хәзер көн саен Ринаска, балаларына сәламәтлек, бәхет теләп дога кылам. 

Олеся Р.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading