Әллә ничә кешенең: “Син көчле хатын!” – дигәне булды Әлфиягә. Эх, хатын-кыз көчле булмасын икән лә ул! Көчсез булып, көчле ир канаты астында якланган, сакланган килеш сөеп-сөелеп бәхетле яшәсен икән ул!
Барлык авырлыкларны үзе ерып йөреп, булсын дип тырышып яшәп арыды Әлфия, чын арыды!
Күптән түгел генә Әлфиядә яман авыру таптылар... Табибның шул хактагы сүзләрен ишеткәч, хатын коелып төште. Әле яшәргә дә өлгермәде бит ул! Алай дисәң, илле елга якын гомер яшәлмичә генә узмагандыр... Ни өчен яшәде соң ул? Нинди рәхәт күрде ул тормышта? Бәхетнең ни икәнен белдеме ул? Бу дөньядан киткәч, аны искә алучы булырмы?
Тәмам хәлдән таеп, көче бетеп, яшәү ямен югалткан вакытларында урманга бара Әлфия, бүген дә шунда китте. Урманга барып, йөзьяшәр нык имәннәрдән көч ала, төз наратлар белән сөйләшә, хәсрәтләрен ак каеннар белән бүлешә, күз яшьләрен дә бары алар белән уртаклаша. Агачлар – тын гына тыңлыйлар, артыңнан чыш-пыш сөйләп йөрмиләр, сине аңлагандай шаулашалар.
Күзләрен йомып, көчле имәннәргә аркасы белән сөялеп тора Әлфия – бәдәннәренә көч кереп киткәндәй була, кан тамырлары буйлап тәненә җылы йөгерә. Шул имәннәр урынында көчле, иңне иңгә терәп гомер итәрдәй ирең булса икән лә ул! Юк шул, юк! Исәпкә бар, санга юк ир белән яшәп әрәм булган берничә дистә еллар, гомер еллары, әрәмгә үткән яшьлек... Хәер, ике улына гомер биреп, аларны кеше итү әрәм түгел, һич түгел! Балалар үстергән еллар җиңел булмаса да, бөтенләй үк шыксыз еллар дип булмый. Авыр еллар булды – сүз дә юк. Ирле хатын исемен күтәрү өчен тырышты Әлфия. Ә шул ир дигәнеңдә гаилә гаме гомумән булмады шул, булмады...
Ир дигәне унсигез ел өстеннән йөрде Әлфиянең. Сөяркә кешенең күзен ертып авылларына да кайтып төшкәне булды. Белде Әлфия иренең ике йортка яшәгәнен, белде, әмма дәшмәде. Шушы дәшмәү аның барлык сәламәтлеген, исәнлеген урлады. “Ирең кызлар янына йөридер әле” , – дип әйтүчеләргә дә: “Мал ашаган җиренә кайта ул”, – дип җавап бирә иде хатын, күңелендә давыллар уйнаса да, йөзеннән елмаюын өзмәде.
Балта остасы булып йөргән ире атналарга-айларга китеп югала иде. Тәрбияле, караулы булып, хуш исләр аңкытып кайтып төшә аннары. Хуҗалыктагы берничә баш сыер, үгезләр, ишегалды тутырып йөргән кош-кортлар – барысы да Әлфия карамагында булды. Хәтта шабашкадан кайткан арада да хатынына булышыйм дип бармакка бармак та сукмады Илгизе. Ауган коймаларны, ватылган җиһазларны да дәшми-тынмый гына, кеше күрмәгәндә үзе төзәтеп куя иде балта остасы хатыны.
Эшләп кеше үлми, рухи яктан изеп-таптап яшәде ире Әлфияне. Бармак белән дә кагылмады хатынына, әмма сүз белән үтерепләр сала иде. Эшләгән кешенең кечкенә булса да гаебе булмый калмый, эшләмәгән генә бер дә ялгышмый. Бәйләнергә сәбәпне табып кына торды Илгиз.
Эх, әнием исән булса да болай ук авыр булмас иде дип өзгәләнгән вакытлары күп булды Әлфиянең. Хәсрәтне бүлешергә, борчу-шатлыкларны күтәрешергә дә якын кеше кирәк шул. Әтисез – ярты ятим, әнисез – тулы ятим дип белми әйтмәгәннәрдер. Тормышының авырлыгы хакында әтисенә тишеп караганы булды хатынның. “Менә дигән ирең бар, балаларың бер дигән...” – дип җаваплады әтисе. “Әти, тыштан гына шулай күренә бит ул”, – дигәненә дә: “Бөтен кеше шулай яши!”– дип җавап кайтарды әтисе. Әлфия бүтән бу хакта сүз кузгатмады.
Бик авыр вакытлары иде, хәтта әнисенең кабер ташын кочаклап елады бер юлы. “Әлфияңнең нәзек кенә иңнәренә шуның кадәр борчу-мәшәкатьләр төшәр дип уйлап та карамагансыңдыр, әнием”, – дип үксегән иде шунда.
Әлфия ире Илгиз белән бер авылдан. Алар авылында электән килгән гадәт: читтән кыз алмаганнар, читкә кыз бирмәгәннәр. Аерылыр идең – авылда яшәрлегеңне калдырмаячаклар, ике бала белән авыл хатыны кая чыгып китсен?!
Аптырагач, бер юлы үтенеп, ялварып елады Илгизгә: “Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!” – дип илерепләр елады – китмәде ир. Нишләп китсен? Рәхәт ич аңа Әлфия янында. Хатыны корган табында һәрвакыт кырык төрле ризык булыр, өе ялт иткән, ирен дә балаларын да чиста-пөхтә киендереп йөртә, туганнарын зурлый, авылда абруе бар...
Һәм менә Әлфиянең гомеренең ахыры якынлаша кебек. Берәр нәрсә үзгәрерме? Үзгәрмәс, мөгаен. Юк, көчле хатын түгел Әлфия, көчле түгел! Көчле булса тормышын үзгәртер җаен һичшиксез табар иде, башкалар өчен УҢАЙЛЫ булып яшәвеннән туктап, БӘХЕТЛЕ булып яшәр иде.
"Шәһри Казан.Язмыш" газетасыннан
Ландыш Тимерова
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар
2
0
Менэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.
0
0
3
0
Сабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...
0
0
3
0
Жалко бикта, бер бахетсез кеше гел бахет сез була икан, иреннән киткан булса балки авырмаган булыр иде.
0
0
3
0
Ирен ир иткэн инде Элфия. Э узен чир иткэн.
0
0
0
0
Безнен эни дэ гомере буе тузде этинен жэберлэвенэ,тик ул тузунен ахыры аяныч булды-эти энине утерд
0
0