16+

«Китәр җирдән китми калдым сине күргәч...»

«Үзең әйбәт булганга, әйбәт кешене җибәргән инде сиңа Аллаһы Тәгалә диләр инде барысы да. Кайвакытта усалрак инде анысы», - дип шаяртып та алды Камәрия апа. Фаис абый да югалып кала торганнардан түгел: «Ир - баш бит инде ул», - дип кенә куйды.

«Китәр җирдән китми калдым сине күргәч...»

«Үзең әйбәт булганга, әйбәт кешене җибәргән инде сиңа Аллаһы Тәгалә диләр инде барысы да. Кайвакытта усалрак инде анысы», - дип шаяртып та алды Камәрия апа. Фаис абый да югалып кала торганнардан түгел: «Ир - баш бит инде ул», - дип кенә куйды.

«Иремне паралич сугып, урын өстенә калганда, миңа - 24, аңа бары 29 яшь иде. Баштарак тотынып-тотынып йөри ала иде әле, соңга табарак бөтенләй урынга ятты. 25 ел буе карадым аны. Берүзем эшләп тормышны алып бардым шулай. 2 малай үземнеке, өченчегә 4 яшьлек чукрак-телсез малайны алып килдем әле авылдан. 14 ел карадым аны да. Кызганычка, барысы да гүр ияләре булдылар шул. 6 ел төзелештә эшләп алган фатирымны ике кыз бала белән тол калган киленемә калдырдым. Малайларым үлсә дә, киленнәрем бик әйбәт, тату яшибез», - ди Камәрия апа. «Телсез малайның әнисе - туганыбыз 37 яшендә 4 баласын калдырып үлеп китте безнең. Калган балалары таза-саулар, берсе шулай чукрак-телсез булды. Бик каты авырган иде сабый чагында, шуның зыяны булса кирәк. Авылда калса, көтү дә бирмәсләр, надан булып калыр дип кызганып, Журналистлар урамындагы чукрак-телсезләр интернатына алып килеп урнаштырдым ул баланы. Атна саен шимбә-якшәмбегә өйгә алып кайта идем. Бик акыллы, тәртипле булып үсте үзе, өйләнде дә. Шикәр авыруы булган анда, үлеп китте менә әнисе кебек 37 яшендә. Язмыш кабатлана икән ул, киленнең әнисе дә 37 яшендә 4 баласын калдырып үлгән булган.
Быел 80 яшен тутыручы Фаис абыйның да язмышы катлаулы. 36 ел матур гомер кичергән хатыны яман шештән вакытсыз үлеп киткән аның. Актанышта туып үскән егет армиядән соң шахтада эшләп кайткач, йорт җиткезә, районда төпләнеп калырга ниятли. Әмма эчәр сулар Уфада булган икән. Биредә 42 ел гомер итә ул. Фаис абый да, Камәрия апа кебек үк, бала хәсрәте кичергән кеше. Улларының икесе дә отставкада. «Кечесенең муенына бүсер чыккан дип, операция ясаганнар иде. Шуннан соң ике яклап үпкәсе кабарды. Үпкәсеннән сары су суыртып тордык. 20 көн эчендә үлеп китте», - ди Фаис абый. Казанда яшәүче туганнары аны бирегә кайтырга 10 ел үгетлиләр. Ә Фаис бирешми. Көннәрдән бер көнне исә, улы белән сөйләшеп бер фикергә килгәннән соң, кайтырга була... «Әллә шайтан котыртты шунда, ничә ел җыена алмаганны бер атна эчендә бөтен нәрсәне сатып, кубарылып кайтып киттем. 72 яшь иде ул вакытта миңа. Монда кайткач, бик ямансуладым, дөньяның ямен таба алмый йөрдем. Инде кире китәм дип уйлап йөргән көннәрдә очраттым Камәрияне», - ди ул. Операциядән соң шифаханәгә юллама биргән булалар аңа. Камәрия апа да сәламәтлеген ныгытырга килгән. «Урманга утын алып бару бик әйбәт түгел түгелен дә, Камәрия ияреп бара хәзер. Парлап дәваланабыз», - дип елмая Фаис абый. Танышуның төп өлеше исә Рафаэль Сальмушев оештырган «Мәңге яшисе килә» клубындагы чәйле кичәдә була. Икесе дә шунда йөриләр алар. Фаис абый тимерне кызуында сугарга уйлый. Аның: «Никах укытыйк та бергә яши башлыйк», - диюенә Камәрия апа да каршы килми. Бергә яши башлауларына май аенда инде 7 ел тулган. «Фаис эчми-тартмый, хуҗалыкны кайгыртып тора. Бар эштә дә булыша. Хатын-кызның хезмәтен аңлый торган кеше», - дип мактый ул ирен.
Камәрия апа 1934 елда Буа районының Таң авылында туган кыз. Кызганычка, бу авыл таралып беткән инде. Шулай булса да, Сабан туйларында шул авылда туып үскән кешеләр, урман буенда самаварлар кайнатып, өстәлләр тезеп очрашулар оештыралар икән. Узган ел да парлап кайтып килгәннәр алар очрашуга. Ике абыйсы да, әтисе дә сугышта катнашкан кешеләр икән Камәрия апаның. Хәбәрсез югалган абыйларының исемнәре «Хәтер китабы»нда.
«Гомер буе гадел эшләргә тырыштым. Әмма хәзер бертуктаусыз алданам. Күптән түгел урамда бер кәгазь кисәге тоттырып куйды да укып чыгарга гына кушты берсе. Көпә-көндез үз кулым белән бөтен алка-йөзекләремне салып бирдем. Ахырдан белдем, ул гипноз булган икән. Өйгә китереп чүп-чар сатып китүләрен әйтмим дә инде. Бушка дип күтәреп керәләр, акча алып чыгып китәләр», - ди Камәрия апа.
Олыгайган көннәрендә бер-берсе өчен кирәк, берсенә-берсе терәк булып яшиләр алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading