16+

Коронавирус белән авырган үзешчән җырчы Лилия Сабирова бала тапканда вафат булган

Үзешчән җырчы, «Залесный» мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова коронавирус белән авырган килеш бала тапканда вафат булган.

Коронавирус белән авырган үзешчән җырчы Лилия Сабирова бала тапканда вафат булган

Үзешчән җырчы, «Залесный» мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова коронавирус белән авырган килеш бала тапканда вафат булган.

Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә җырчының тормыш иптәше Гадел Галимҗанов хәбәр итте.

Бәби табар вакыты җиткәндә Лилия коронавирус йоктыра. Авыр хәлдә булган, үпкәләре зарарланган кызның баласы үле килеш туа. Кызганыч, озак тормыйча, үзенең дә йөрәге тибүдән туктый.

«Бер-беребезне шулхәтле яраттык…»

Тормыш иптәше Гадел Лилиянең үлемен бик авыр кичерә. Яшьләр мөселманнарның социаль челтәрдәге танышу төркемендә аралашып китәләр. Соңрак никах укыталар. Быел аларның бергә тормыш итә башлауларына 5 ел булган.
«Лилия дөньядагы иң ягымлы, йомшак, яхшы күңелле хатын-кыз иде. Бер-беребезне шулхәтле яраттык. Аерым йокларга да ятканыбыз булмады, бөтен вакытыбызны бергә үткәрдек. Лилия минем кебек үк дин юлында иде — биш вакыт намазын, уразасын калдырмады.

Лилия бик күп авырлыклар кичерде, бик иртә әти-әнисез калды. Шуңа да карамастан, сынмады, сыгылмады. Без барлык авырлыкларны бергә кичерергә тырыштык. Улыбыз туа дип сөенеп йөргәндә, шушы хәл килеп чыкты. Аңа Җәмил исеме кушарга сөйләшкән идек», — дип сөйләде «Интертат»ка Гадел.  
Гадел үзенең ВКонтакте битендә күмәр алдыннан Лилиянең тыныч булып, ял итеп ятуын тоюы турында язган. Лилия бүген бәхетледер, дип ышана тормыш иптәше. «Бала тапканда вафат булган хатын-кызлар шәһит киткән булып санала. Һичшиксез, аның урыны оҗмах түрләрендә булыр. Башка дөньяда күрешеп, бергә булырбыз, Иншәаллаһ» — дигән ул.

«Үлемен ишеткәч, кич буе еладым»

Җырчы Альбина Кармышева, быел гына танышуларына карамастан, Лилия белән бик тиз уртак тел табулары, дуслашып китүләре турында сөйләде.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сегодня мы получили очень печальное известие, умерла Лиля Сабирова, она была очень добрым и светлым человеком, её очень любили и взрослые и особенно детки, Лиля Искандеровна работала художественным руководителем в ДК Залесный и преподавала вокал деткам и группе "жизнелюб", впервые мы с ней познакомились в 57 школе на концерте посвящённом 8 марта, и тогда она зацепила нас своей непосредственностью и отзывчивость, потом так случилось, что в ДК начался ремонт и часть педагогов временно занимаются у нас, когда Лиля написала Юлие Васильне, с просьбой позаниматься, то мы конечно же были этому очень рады, у этой ещё совсем молодой девушки очень тяжёлая судьба, она очень рано потеряла родителей, мама и папа ушли с разницей в пять месяцев, но до этого она ухаживала за н ми обоими, у мамы был рак, а у папы какое-то очень редкое заболевание , но не смотря на все сложности Лиля продолжала жить дальше, она была очень талантливым человеком, вскоре она вышла замуж и у неё должен был появиться малыш, мы просто были уверены, что теперь то уж все пережитое ей позади и она будет счастлива, она так ждала этого малыша, но судьба распорядилась иначе, вчера она умерла, сначала ребёнок, а потом и она сама, этот пост в память об этой светлой девушке, теперь она среди ангелов, каким и была сама при жизни!!!!! В карусели одна из последних репетиций с группой "жизнелюб " , она очень любила свою работу, такая она милая на этом видео.

Публикация от Подростковый клуб "Витамин" (@pk_vitamin_kzn)

 

«8 март алдыннан Лилия белән бер мәктәптәге кичә вакытында ныклап танышып киттек. Аңа кадәр берничә хәйрия концертында аралашканыбыз булды. Ул бит ачык күңелле, гади, һәрвакыт шаяртып кына тора иде. Концертлар вакытында да көлдереп бетерә. «Әй, мин бит гел кәбестә кебек киенеп йөрим. Минем өстә өч кат күлмәк. Хәзер өске катын салам да, икенчесе белән башка җиргә чыгыш ясарга китәм», — дип көлдерә иде.

Мин «Витамин» балалар-яшүсмерләр клубында, ә Лилия «Залесный» мәдәният үзәгендә эшләде. Сөйләшеп утырганда үзен анда эш урынында бик үк уңайлы хис итмәве турында әйтте. Бездә артист халкын болай да яратмыйлар бит. Җитәкчелек башка концертларда, чараларда чыгыш ясавын өнәмәгәндер, бәлки. Ул ятим бала, әнисе яман шештән вафат булган. Әтисе бик сирәк очрый торган генетик авырудан китеп барган. Шундый авырлыкларга да бирешмичә, гел елмаеп кына тора иде.

Авырлы вакытта сакланырга ятты. Шәфкать туташлары аны патшабикә дип кенә йөрткәннәр. «Залесный» үзәге ремонтка ябылгач, алар вакытлыча безнең клуб бинасына күчеп тордылар. Шул вакытта мин эштән киттем. Киткәндә директорга: «Үз ставкамны бирәм, Лилияне алыгыз эшкә. Андый кешеләр безнең клубка кирәк. Бик тырыш, уңган кыз», — дидем. Декретта да соңга кадәр эшләгән. Бер сәгатькә булса да килеп китә иде, диләр. Әле бәби табарга өч атна калгач безнең клубта чыгыш ясаган видеосын директорым җибәрде. Кич буе еладым кичә. Бик чиста күңелле, якты кеше иде», — дип сөйләде безгә җырчы.  

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Урынын жэннэттэ булсын??? @lili_sabirova_official Вчера не стало очаровательной,талантливой и яркой,жизнерадостной девочки Лили Сабировой,на долю которой выпало не мало трудностей....Как мы с тобой смеялись тогда в марте??? Какая же не справедливость.... Вот-вот должен был родиться ребеночек... Как так.... нет слов.... ужасный год??? Сил всем близким?

Публикация от Альбина Кармышева "Тутарка" (@albina_karmysheva)

 

Лилияне Самосырово зиратына улы белән бергә җирләгәннәр. «Каберенә Лилиянең яраткан ак розаларын куйдык», — диде ире Гадел.

Фото: https://vk.com/id403818828

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading