Юлия якын араларны ерак итеп, ике кызы белән ерак юлга кузгала. Әмма Чистайга җитәрәк, Юлия идәрә иткән машина каршы яктан килгән “КамАЗ” машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Юлия шунда ук мәңгегә күзләрен йома. Аның гәүдәсен машина эченнән алу өчен коткаручыларга хәтта махсус кискеч кулланырга туры килә. Арттагы утыргычта булган балаларның гомерен саклап калу өчен дә көрәш башлана.
Питрәч районы Царево микрорайонында яшәүче Юлия Галимҗанова 3 ноябрь көнне «Казан – Оренбург» трассасында юл фаҗигасендә һәлак булган. Юлиянең ике баласы ятим кала.
– Юлия белән 2019 елдан бирле таныш без. Ул Иске Шигали авылы “Кояшкай” балалар бакчасында мөдир иде, мин Яңа Шигалидә эшлим. Чатнама салкын көнне узгынчы машина булмасмы дип юлга чыккан. Танышуыбыз юлда булды, – дип сөйләде безгә «Үсенте» балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Гөлгенә Мостафина. – Шуннан аралаша башладык. Ничә ел дәвамында кышмы, көзме, ул “попутка”да йөрде. Ә бит Иске Шигали һәм Яңа Шигалинең арасы 5 чакрым тирәсе, барганда барып була. Ә менә кайтканда – мең газап, узгынчы машиналар юк диярлек. Балалар бакчасы өчен янып торды, аның кул астында 6 хезмәткәр эшләде. Узган ел берара пешекчесе булмый торды, кеше табылмагач ул вазифаны да Юлия үзе башкарды. Хәер, мондый мисаллар бик күп. Аның балалар бакчасында 3 тәрбияче, икесе чирләп больничныйга киткән, берсенең урынында да ике атна алны-ялны белми Юлия эшләде. Мин-минлек булмады аңарда. Хәзер аның турындагы истәлекләрне барлыйм да, йөземдә үзеннән-үзе сагышлы елмаю барлыкка килә. Бакчаның йөзе булды. Биегәнен күрсәгез аның! Хореография бүлеген тәмамлаган диярсең. Энергиясе ташып торган, чая, чын талант иясе, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торды, уңган-булган җитәкче иде.
25 октябрь көнне Юлия кичке уннарда Гөлгенәгә шалтырата. Аттестациягә әзерләнү чоры, эш күп вакыт була бу.
– Гөлгенә, кил әле, бер әйберне аңламыйм, диде. Балаларны йоклаттым да, киттем, – дип сүзен дәвам итә Гөлгенә. – Беренче тапкыр аларда кунакта булдым. Һәр бүлмә зәвык белән бизәлгән. Тәрәзә төбендәге гөлләре шау-чәчәктә утыра, хәтта яшәгән подъездларын да аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгән, хәтта шул гөлләрне карап-тәрбияләп торырга да вакыт тапкан бит ул. Быел Юлия эшләгән балалар бакчасын капиталь ремонтка яптылар. Нинди генә сораулар килеп туса да, көне-төне шунда булды. Әле бит административ эшләрдән тыш, әти-әниләр белән элемтә урнаштыру да кирәк. Анысына да Юлиягә тиңнәр булмады.
3 ноябрь көнне Гөлгенә хисап эшләре белән эш урынында була. Кичке сигезенчеләрдә мессенджер аша балалар бакчасы мөдирләре чатына җитәкчеләреннән смс килеп төшә: «Кызлар, бездә зур кайгы», – дип язылган була анда һәм телеграмм каналларының берсендә авария турында язылган язманы җибәрә. Әмма сүзнең кем турында барганлыгы әйтелми.
– Юл һәлакәтеннән төшерелгән фотоларны карасам, Юляның машинасы. Мин тизрәк аңа шалтырата башладым, – диде Гөлгенә.
Әмма Гөлгенә кат-кат шалтыратса да, телефонны алучы булмый. Соңрак инде коточкыч һәлакәттә Юлиянең һәлак булуы, ә аның белән бергә машинаның арткы утыргычында утырган ике кызының авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы билгеле була. Бу хәлне ишетеп йөрәге өзгәләнә. Аны белгән һәркем сагышта кала.
19 октябрьдә Юлиягә 37 яшь тулган икән. Ул тумышы белән Самара өлкәсе Камышлы авылыннан. Гаиләсе дини. Әнисе Зөлфирә апа биш вакыт намазын калдырмый.
– Юлия белән Илназны тырышлыгыбыз, үз көчебез белән үстердек, – дип сөйли Зөлфирә апа. – Бик авыр вакытлар булды. Үзем гомерем буе балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләдем. Акчасы аз булса да, тырыштык. Ике балабызга да төпле белем, тәрбия бирдек. Юлия кечкенәдән дөрес, төпле фикерле булды. Әйтәсен әйтә, куркып тормый. Кешеләр нинди генә начарлык эшләсә дә ул кешенең ниятен эзли, акларга тырыша иде. Бөтен нәрсәне үзе табып, барысына да үз тырышлыгы белән ирешкән кеше ул. Тормыш йөген тарту җиңел булмагандыр. Соңгы арада да: “Нык арыдым, әни”, – дип әйтә торган иде. Кечкенәдән үк эшкә батыр булып үсте. Дәү әнисе, минем әниемнең олы оныгы, аның бар эшен эшләп торды. Кунакка кайткан саен, дәү әнисе янына барып, тырнакларына кадәр кисеп китә иде. Кайткан вакытларында төнге бергә чаклы сөйләшеп утырабыз. Сердәшчем дә, киңәшчем дә булды. Телефоннан икешәр сәгать сөйләшә идек. Күпме авырлыклар күреп тә, тормыштан зарланганын ишеткәнем булмады. Гел уен-көлке сөйләшеп, тәм табып яшәде. Фатир алдылар, машинаны үзе эшләп тапкан акчага алды. Узгынчы машиналарга утырып йөрүдән нык туйган иде ул.
...3 ноябрь – бертуган энесе Илназның туган көне. Юлия якын араларны ерак итеп, ике кызы белән ерак юлга кузгала. Әмма Чистайга җитәрәк, Юлия идәрә иткән машина каршы яктан килгән “КамАЗ” машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Юлия шунда ук мәңгегә күзләрен йома. Аның гәүдәсен машина эченнән алу өчен коткаручыларга хәтта махсус кискеч кулланырга туры килә. Арттагы утыргычта булган балаларның гомерен саклап калу өчен дә көрәш башлана. Бигрәк тә олысы Амалия утырган якка бик каты зыян килгән була. Балаларны салоннан алганнан соң, ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар.
– Кич җитте, кызларымны көтәм, мичкә бәлешемне тыктым, көтәм дә, көтәм, – дип сөйли әни кеше. – Юлияне рульдән аермас өчен олысы Амалиягә шалтыра идем. Бу юлы да аның номерын җыйдым, телефон дәшмәде. Кечесе Аливиягә шалтыраттым, җавап юк. Юлиянең номерын җыйдым, алмады. Смс яздым, юк бит. Йөрәккә шик керде. Бераздан баламның үлеме турында хәбәр иттеләр, телефонны ташладым да, ике кулым белән күкрәгемне тотып сыгылып төштем. Бар булган көчемне җыеп акыра башладым. Сеңлем, табиблар килде, укол кададылар. Барысы да томанда сыман. Дошманыма да теләмим моны.
Бераз аңына килгәч, Зөлфирә апа оныклары турында белешә башлый. Олысының кулы, аяклары сынган, аңа 6 сәгать дәвамында операция ясаганнар. Бер атна реанимациядә була бала. Хәзер инде гадәти палатага күчергәннәр.
– Бәләкәе ашый алмый, бик кыен процедуралар аша үтте. Эче бик каты бәрелгән, эчәклегендә гематома барлыкка килгән, – дип дәвам итте Зөлфирә апа. – Кечесе янында әтисе сагалап тора. «Әти, әти, су бир, ашыйсым да килә бит», – дип әйтә, ди. Әтисе, ярамый, дигәч балакай: «Кеше ашамагач, үлә бит, мин дә үләмме?» – дигән. Алар өчен йөрәгем өзгәләнә. Бар мәхшәр дә алар күзалдында булган бит. Әниләренең юклыгын ничек күтәрер. 5 ноябрь көнне кызымны җирләдек. Шундый авыр вакытта ярдәм иткән авыл халкына, барча кешегә рәхмәт. Әле улым ялга кайтты. Аның янымда булуы зур терәк миңа. Апасы турында истәлекләрне барлыйбыз. Илназ шунда: “Әни, минемчә, теге дөньяда да апаем тик тормый, гел эш эшләп йөри сыман”, – ди.
Юлиянең әнисе, энесе, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең гүрләре якты, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Комментарийлар
0
0
Эти энисенена гайласена сабырлыклар туземлеклар бирсен Аллакаем 💔💔💔🙏🙏🙏🙏🙏🤲🤲🤲
0
0
0
0
Бик аяныч. Елый -елый укыдым. Балалар жэл.
0
0
0
0
Бик авыр хэл...Калганнарга бары сабырлык😢
0
0