Галя йокыдан уянганда кояш шактый күтәрелгән иде инде. Тәнендә хәлсезлек. Башы чатнап авырта. Авырлык белән торып тәрәзәгә карады.
Шундый матур булып кояш чыккан. Җылысы битне иркәли һәм нурлары идәнгә тезелешеп яткан улларына кадәр барып җитә. Хатын соңгы вакытта беренче тапкыр аларга игътибар белән карады.
Карале нинди матурлар... Юрасы нәкъ үзе инде: күзләре зәңгәр, чәчләре өлгергән арыш төсендә, дулкынланып тора. Сашасы тагын... Иреннәре кабарынкы, бит чалымнары әнисенеке. Ваня чат әтисе. Ул да бит шундый чибәр иде.
Галя Максимга бер күрүдә гашыйк булды ук димәсә дә, ошатты. Яше кырыкка җитеп барса да өйләнмәгән. Үзем дә гомер буе ялгыз каласым килми, олы улыма да ир-ат тәрбиясе кирәк дип, Максимның беренче тәкъдиме буенча ук кияүгә чыкты хатын. Биш ел эчендә бер-бер артлы өч бала тапты. Шатланып кына яшисе иде югыйсә. Әмма башта үзен чын гаилә башлыгы итеп күрсәткән Максим тора-бара шактый еш эчеп кайта башлады. Юктан да тавыш чыгара, хезмәт хакы алган көннәрендә бөтенләй дә югала. Кире кайтып кергәндә кесәсе буш була. Акланырга сәбәп табыла. Анысы булмаганда кесәсенә бер ярты тыгып кайта.
– Әйдә бераз күңел ачып алыйк, сөйләшеп утырырбыз...
Әмма сөйләшүгә барып җитә алмыйлар.
Шешә тиз бушый, андый чакта йодрык эшкә җигелә. Галя балаларын алып чыгып кача. Әмма ерак китәр урыны юк. Әнисе кызын аңларга теләми. Торагың үзеңнеке, балаларың бар, син бәхетле, ди. Нинди бәхет инде бу? Бәхетле булу өчен бәхетле гаиләдә туарга кирәк ул. Ә Галя... Әтисен төштәге кебек кенә хәтерли. Кичен әвеш-төвеш кайтып керер, аты-юлы белән сүгенер, әнисе Галяны алып күршеләргә качар иде. Икенче көнне шул ук күренеш кабатлана... Әнисе түзә алмады, аерылды. Тормыш тарту авыр булгангадыр инде, Галяны әбисенә авылга кайтарып куйды. Ә кыз әнисен өзелеп сагынды. Ә ана кеше кызын өч елдан соң гына үз янына алды. Нурлатка килгәч тә кызны авыру дип балалар бакчасына алмадылар.
– Син мине яратмыйсың, мин сине күрә алмыйм...
Кызның күңеле эремәде. Шуңадырмы әнисен тыңламады. Сәләте булса да тырышып укымады. Егете белән икенче генә тапкыр очрашуга барып, кияүгә чыгуы да әнисенә үч итү йөзеннән иде. Югыйсә, Галяга 16 яшь кенә иде.
– Мин синең кебек баламны ташламам, үзем үстерермен...
Беренче ире Виктор җайлы кеше булып чыкты. Галя да иренең яратуын тойды. Бар да әйбәт. Гаиләдә Гриша тугач, әти кеше шатлыгыннан улын бер атна буе “юды”. Тора-бара яшел елан белән дуслыгы тагын да көчәйде. Хатыны ни эшләргә белмәде, иренең аракысын түкте, башы каты авыртып эшкә бара алмаганда башын “төзәтте”. Аннан... Викторга әзрәк калсын дип үзе дә еш кына ире янәшәсенә утыра торган булды.
– Балам атасыз үсәргә тиеш түгел.
Шул уй аны түзәргә мәҗбүр итте.
Әмма иренең эчкече генә түгел, хыянәтче икәнен дә белгәч, чемоданын җыйды да ишек төбенә куйды...
– Ачыгыз, полиция!..
Галя ишеккә таба китте. Юл уңаенда көзгегә күз ташлады. Шешенеп беткән йөз, таралмаган чәч, төсе дә чамаларлык булмаган кысынкы күз...
– Гражданка Гаврилова сез буласызмы? Ирегез исерек һәм кыйналган килеш урамда табылды. Хастаханәдә ул.
Галя айнып киткәндәй булды. Кичәге көн күз алдыннан узды.
– Акча кирәкме, мә сиңа.
Максим бер кулы белән кесәләрен актарды, икенчесе белән Галяны тукмады. Куркынган балалар аш бүлмәсенә постылар. Галя да шунда кереп бикләнде... Савыт- саба ватылды. Урындыклар очты. Каты итеп ишек ябылды.
– Мин бәхетсез. Әтисез үстем, әнием авылда калдырды, беренче ирем исерек булды, инде бусы...
Яшел елан Галяны шактый “ йомшартты”. Күз яшьләренә буыла-буыла елап, шешәнең төбенә төшкәнен дә сизмәде.
– Юк бармыйм да, алмыйм да...
Полиция капитаны хатынга баштан-аяк күз ташлады да ишекне япты.
Галя залга керде. Юылмаган идән, таралып ятучы урын-җир әйберләре, ватылган савыт-саба. Шулар арасында мыш-мыш килеп йоклап ятучы балалар...
– Максимнан аерылмасам, мин бүген үләм...
Әкрен генә барып балаларын сыйпады.
– Бәхетсез түгел мин. Сау-сәламәт балаларым бар, әнием исән-сау. Аңа булган үпкәләремне онытсам, ул да кичерми булмас... Мин авыру, миңа дәваланырга кирәк…
Шул уй аны аноним алкоголиклар җәмгыятенә китерде. Берничә көннән хатын реабилитация үзәгендә иде инде
... Бүген Галина үзенең үткәне турында сөйләргә оялмый. Алай гына да түгел, кыек юлга китүчеләр алдында чыгышлар да ясый. Эчкечелекнең чир булуын һәм башка авырулар кебек үк дәвалау мөмкинлеген үз мисалында исбатлый. Психологлар ярдәме файдалы булуына басым ясый.
– Шатлык, борчу, Аллаһның барлыгын һәм берлеген тану кебек хисләрне мин үзем өчен яңа баштан ачтым. Авыруымның килеп чыгышын да, төгәл диагнозын да фәнни телдә нигезли алам. Эчкечеләр мохитендә мин бәйлелектә булган кешеләр белән яшәүчеләр категориясенә кергән булганмын. Аннары үзем дә икенче категория бәйлелеккә (зависимый) күчкәнмен, – ди Галина. “Мин кем?” дип аталучы 12 бүлекле программа минем тормышка, яшәешкә күзләремне ачты...
Әтисен эзләп табу теләге дә шунда уяна аңарда.
– Әти, исәнме. Бу бит мин, синең кызың Галя.
Тулай торакның кечкенә бүлмәсе. Тышкы яктан полиэтилен пленка белән капланган юылмаган тәрәзә аша төшкән яктылыкта бөкре ир-ат гәүдәсе шәйләнә. Пружиналы тимер караватта тагын бер кеше ята. Идәннең нинди төстә икәнен дә чамалап булмый. Өстәлдә зур стаканнар һәм берничә шешә
– Кызым? Минем бернинди кызым да юк. Әәә... син безгә баш төзәтергә килгәнсеңдер әле. Бусы әйбәт. Башның чатнаган чагы...Чыгар шешәңне..
Галя еларга җитеште.
– Әти, хәтерләсәң, синең хатының Люда бар иде , ул минем әнием.
– Люданы хәтерлим. Әәә, исемә төшерәм. Кызым да бар иде бугай. Килүең яхшы булган. Башым каты авырта, йөгереп кенә кибеткә барып кил әле.
Галяның тиз арада әлеге шыксыз бинаны ташлап китәсе килде. Шул ук вакытта кызгану хисе өстенлек итте. Адресы, телефоны язган кәгазьне өстәл кырыена кыстырып калдырды. Юл буе елап кайтты. Әтисе исә кызын эзләп берничә тапкыр килде. Анысы да баш төзәтү акча сорап кына. Галя башта акчасын бирде, әмма үз куллары белән шешәгә тотынмады. Гомумән, ул шешәдән курка торганга әйләнде. Шешә кыстырып хәл белергә килүче дуслары да аның янына юлларын онытты.
Галина институт тәмамлады, һөнәре буенча лаеклы эш тапты.
– Әни кайтты! Әни, мин мәктәптә бишле алдым, – ишектән үк әнисен Ваня каршы алды.
– Ә мин конкурста катнаштым, – монысы – Юра. Анысына компьютер” җене” кагылган.
– Мин өйдә дежур. Бөтен җир тәртиптә, – Сашасы да телгә килде.
– Афәрин, булдыргансыз! Хәзер тиз арада кичке аш ашап алабыз да паркка чыгабыз. Әлегә җәяүләп. Киләсе хезмәт хакыннан берегезгә велосипед, икенчегезгә самокат алам. Нурлатта велосипед юллары бер дигән бит.
– Әни, тагын бер велосипедны энеләремә үзем алам, – монысы өлкәне – Гриша. Анысы эшли инде. Хезмәт хакын әнисенә тиененә кадәр санап кайтарып бирә. Еш кына: “Әни, без бәхетле бит”, – дип әнисенә сыена.
– Бәхетле улым, бик бәхетле!
Галина улының нигә ишарәләгәнен сүзсез дә аңлый. Кайчандыр үзен генә түгел, балаларын да аракы сөремендә интектергән хатын-кыз өчен ул газаплы көннәреннән котылуны тою зур бәхет шул.
Резеда Гиняева.
PS Хөрмәтле укучыбыз! Тормышчан әлеге язма сездә нинди фикерләр уятты? Хатын-кыз бала хакына иренең начар гадәтләренә түзеп яшәргә тиешме? Әллә инде... Күңелегездә йөрткән әйтер сүзегез, бушанасы килү теләге бар икән, рәхим итегез! “Серемне сөйлим” сәхифәсендә сезнең хатларга да урын бар.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар
0
0
Хатын-кыз беркайчан да ирнен шуундый монэсэбэтлэренэ тузеп яшэргэ тиеш тугел!!!!!
0
0