16+

Лиза апаны юксынырбыз әле

Син дигәнчә генә булмый шул, сугыш Лизаның да бөтен планнарын челпәрәмә китерә. Зур Боерган урта мәктәбен тәмамлау­га, хәрби хезмәткә алына. Гражданнар сугышын узган әтисе Афанасий дәдәйгә яуның ни икәнен аңлатасы юк. Шуңа да барыннан да бигрәк ул өзгәләнә. Чандыр гәүдәле, кыюсыз кыз бала өченме сугыш?.. Лиза Балтыйк буе 30 нчы...

Лиза апаны юксынырбыз әле

Син дигәнчә генә булмый шул, сугыш Лизаның да бөтен планнарын челпәрәмә китерә. Зур Боерган урта мәктәбен тәмамлау­га, хәрби хезмәткә алына. Гражданнар сугышын узган әтисе Афанасий дәдәйгә яуның ни икәнен аңлатасы юк. Шуңа да барыннан да бигрәк ул өзгәләнә. Чандыр гәүдәле, кыюсыз кыз бала өченме сугыш?.. Лиза Балтыйк буе 30 нчы...

Син дигәнчә генә булмый шул, сугыш Лизаның да бөтен планнарын челпәрәмә китерә. Зур Боерган урта мәктәбен тәмамлау­га, хәрби хезмәткә алына. Гражданнар сугышын узган әтисе Афанасий дәдәйгә яуның ни икәнен аңлатасы юк. Шуңа да барыннан да бигрәк ул өзгәләнә. Чандыр гәүдәле, кыюсыз кыз бала өченме сугыш?..
Лиза Балтыйк буе 30 нчы гвардия санитар батальонында санитарка, соңрак 63 нче гвардия артиллерия полкында ашчы булып хезмәт итә. Смоленск, Ржев өчен барган каты бәрелешләрдә дистәләрчә яралыларны яу кырыннан сөйрәп чыгып, госпитальгә озата. Сугышчыларга хәрби кием тегәргә кирәк булгач, тегүче Володя кызны үзенә ярдәмче итеп ала. Аның белән тулы бер полкны киендерәләр.
Лиза Алексей исемле егет белән таныша. Сугышта туплар шартлаганда бөреләнә аларның мәхәббәте. Чуваш кызы Елизавета Нестерова белән украин егете Алексей Поянко бер-берсен ташламаска вәгъдәләр бирешә. Командирның хәер-фатихасы белән, алар бергә яши башлый. 1944 елның ахырында йөкле Лизаны демобилизациялиләр. Яшь хатын, ире кайтып алыр, дигән өмет белән, бала табарга туган авылына китә. Әмма көткән кешесе күренми, хаты-хәбәре дә булмый. Һәлак булгандыр дип юраудан башка чара калмый. Ике араның өзелү сәбәп­ләре шактый еллардан соң «тишелә». Авыл почтасында эшләүче ике хатынның Алексейдан килгән хатларны юкка чыгарып, ул җибәргән акчаларны шактый вакыт үзләштереп ятуы ачыклана. Моның өстенә алар Лиза исеменнән Алексейга: «Мин кияүгә чыктым. Бүтән миңа хат язма», - дип, телеграмма да җибәрә. Лиза апа соңыннан гына аларның матур күлмәкләр, кофталар, туфлиләр киеп йөрүләрен искә төшерә. Ул кием-салымның ире җибәргән акчага алынганын каян башына китерсен соң ул вакытта. Шулай итеп, Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләр өчен», Георгий Жуков медальләре белән бүләкләнгән яшь хатынга, ире исән була торып та, тормыш арбасын берьялгызы сөйрәргә туры килә. Фермада да эшли, берара авыл советы рәисе вазифаларын да башкара, бухгалтер да була. Авыл советы, ТАССР Югары Советы депутаты итеп тә сайлана. Кызы Вера үсә төшкәч, Лиза иренең туган тиешле кешеләренә хат язып сала. Әйләнгеч юллар белән булса да, ул хат Алексей кулына барып керә, әмма бу вакытта ир өйләнгән, хатыны Галина белән ике бала үстерә торган була. Бик әрнүле хатлар яза Алексей. Хатынына белгертми генә Зур Боерганга акчалар да сала. Галинасы акыллы хатын була, моны белсә дә, үпкә күрсәтми. Киресенчә, аралашып яшик дип, кызы Вераны кунакка чакырырга куша. Ике гаилә дуслашуга сәбәп була бу. Кызы Вера өченче баласын тапкач, Алексей үзе дә Зур Боерганга юл тота. Хатыны Галина: «Кызың янында күңелең булганчы торып кайт», - дип озатып кала. Шул рәвешле Елизавета 30 елдан соң ире белән күрешә. Искитмәле очрашу була ул. Көн-төн сөйләшеп туя алмыйлар. Хати
рәләр яңара.
Ә кызы Вера авылдагы участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Әтисенең җибәргән акчаларын, посылкаларын алып яткан ике хатынның берсе дәваланыр­га керә шунда.
- Рәхмәт инде, мине әтисез калдырдың, дип әйтмичә түзә алмадым. Үзе дә бик интекте кан басымы белән, бик җәфаланып үлде. Кешегә начарлык эшләүчегә Ходай дөньялыкта ук җәзасын бирә. Әллә бер безгә генә зыян салганнар дисезме аларны? Сугыш ветераны Алексей Вериаловның да авылга салган акчаларының әнисе кулына кермәве турында сөйләгәне бар иде. Без гафу иттек инде аларны. Язмышыбыз шулай булгандыр, - ди Вера.
92 яшенә җиткән әнисен Вера бик кадерләп карады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан март аенда өйләренә килеп, юбилей медале, күчтәнәчләр тап­шырып киттеләр. «Кызым, 9 майга кадәр яши алып, шул көннәрне күрә алсам иде әле», - дип хыялланган иде Елизавета Афанасьевна. Насыйп булмады. Авылдашлар хәтерендә якты күңелле Лиза апа булып калачак ул...
Фотода: Елизавета кызы Вера белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading