«Мин качып ятмыйм, чакырганнар икән – барам!” Илназ Вәлиәхмәтов якыннарының моңсу карашын күргәч шулай дип җавап бирә.
Качып ятмыйм...
Якыннарының, билгеле, җибәрәселәре килми. Ләкин гаиләсе кадерен, ил иминлеген уйлый белгән ирнең сүзе бер һәм берәгәйле була.
– “Әти, син үзең мине чын ир итеп үстердең. Бүген шундый хәл – илгә чын ирләр терәге кирәк!” – диде. Беребез дә каршы сүз әйтмәдек. Кычкырып та еламадык, йөрәкне тыеп, тын гына сыктадык, сеңлем. 28 октябрьдә өйдән чыгып китте. Бер ай полигонда булдылар да, ике айдан кузгалдылар. Хәбәрсез тормады. Хәл сорашканда: “Нишлисең?” – дисәм: “Әтинең Ямбулат кырында ватылып калган тракторын төзәтәм! Барысы да яхшы, борчылмагыз” – дип җавап бирә иде. Гел мәзәк, уен-көлке белән сөйләшергә тырышты, үз хәлен сиздермәде. Ач булса, тәне сызласа да заралана торган түгел ул, холкы шундый, – ди Илназның әнисе Хәмидә апа.
Илназ Вәлиәхмәтов Теләче районының Олы Мәтәскә авылы егете. Әтисе Нуриәхмәт абый белән Хәмидә апаның икенче уллары. Олысы – Илнур, гаиләсе белән башкалада яши, төзелеш өлкәсендә җитәкче урында эшли. Ә төпчекләре Илгизә исемле. Кыз баланы язмышы Васильово бистәсенә алып киткән.
Хәмидә апа үзе дә тумышы белән Балык Бистәсенең Биектау авылыннан. Мәктәп бетереп, Казанда мех эшләнмәләре тегү фабрикасында эшләп йөргән җиреннән Нуриәхмәт абыйга кияүгә чыгып, бирегә кайтып төпләнгән.
– Язмыш йөртә адәм баласын. Кайсы туфрак ризыгы насыйп бит. Нуриәхмәт абыегыз тракторда эшләде, гомергә мактаулы иде. Мин кибеттә дә, бухгалтерия, садик, мәктәптә дә эшләдем. Төп йортта ипле генә тормыш иттек. Төрле чакны кичтек, эзләсәң тырнак астыннан да кер табыла, өлкәннәр яшьләр гаебен тиз күрә, ә яшьләрдә акыл сай җирдәрәк йөзә, дигәндәй. Ләкин без йорттагы сүзне урам йөзенә чыгарып сипмәдек, – ди Хәмидә апа.
“Чокырлы җиргә ауган”
Балалар үстереп, гомер көзләренә күз төшергәч, матур тормышлары кителә – Нуриәхмәт абый чирләп китә. Гадәттәгечә, иртән тракторын кабызып эшкә кузгала ул.
– 11 ел элек 2 май көнне кырга ашлама төяп барган җиреннән, хәлсезләнепме: “Бүгенгә җитәрлек эшләнелде, кайтам әле мин”, – дип авыл ягына элдергән. Бераз баргач, тракторы белән чокырлы җиргә ауган. Ярый әле күмәк хуҗалык рәисе шул тирәдә булып, ул күргән. Ишеге аста калган. Нуриәхмәтне тиз генә ала да алмаганнар. Аннары хастаханәгә илткәннәр – инсульт. Теләчедән Казанга җибәрделәр, аннан тернәкләндерү үзәкләренә киттек. Мин яныннан да китмәдем. Беренче көннәрендә Нуриәхмәт абыегызның хәле бик авыр, аяк-куллары хәрәкәтсез, авызына кадәр кыегайган иде. Аллаһка шөкер, әйбәтләнде бит! Хәзер үз-үзен йөртә, телефоннан бөтен дуслары, танышлары белән авыл, район хәлләре турында сөйләшеп ята. Иртәдән кичкә кадәр кулында телефон! Сул кулы гына зәгыйфрәк. Баштарак бик кыенсынды. Йөгереп эшләп йөргән җирдән күзгә карап ятулары җиңел булмагандыр. Дөбердәгән тормышыбыз бер көндә аксады бит. Ул елны 10 баш эре мөгезле терлегебез генә бар иде. Шуның икесе сыер. Берсен дә бетермәскә иде исәбем, асрыйм дип уйладым. Имеш әле алтмышым да тулмаган. Ел ярым азапландым да, терлекне киметтем. Бертуган апам да урынга калды. Олыгаеп кына кияүгә чыкты, балалары булмады, ә җизнинең апаны карарга көче җитмәде. Мәхтүмә апаны биш ел ярым үзебезгә алып кайтып карадым. Мәскәүдә яшәүче Мәдинә апам да кайтып ярдәм итте. Сигез бала туганбыз, алтау үстек. Авырлык килгәндә бер йодрык булып, ярдәмләшеп яши белдек, – ди Хәмидә апа.
Ә гомере буе туган як кырларында эшләгән ирнең күңеленә сырхау кырау булып иңәме? Капка төбенә машиналы танышлары, балалары кайтып туктаса сүзе бер: “Урман буйларын әйләнеп кайтыйк әле!” – ди ул. Тормыш дибегәсе хәләле кулына күчкәнгә дә көенә.
– Эшнең дә бит балалар гына эшләгәне, аларның кайтканлыгын көтеп җиткерә белмәгәне була. Күршеләрем белән тормыш итәм. Йомышым төшеп керәм дә, сүземне әйткәнче елап җибәрәм. “Ник елыйсың, бер каршы сүз әйтмичә эшләп бирәбез”, – диләр дә, күңел елый бит. Кайчагында урам уртасына чыгып басам. Берәр узгынчы машинаны көтәм. Кулым селкеп туктатам да: “Менә шушы капчыкны гына күчереп бир әле”, – дип гозерләнәм. Рәхмәт, ярдәм итмичә үтмиләр, – ди Хәмидә апа.
“Яраланганын белмәдек”
Чынлыкта аларның бүген дә җиңелдән түгел хәлләре. Борчулары хәттин ашкан.
– Хәрби операциягә алынган Илназ улыбызның 6 апрель көнне яраланганын без белмәдек. Утка тотканнар, аны иптәшләре алып чыккан. Сөякләре бөтен, ләкин бөтен җиренә снаряд кыйпылчыклары тулган. Ростовта башына операция ясаганнар. Эрерәкләрен шунда алганнар, чигәсендә дә, калак сөяге тирәсендә, тәненең башка җирләрендә дә теккән эзләр күп. Беренче көннәрендә үлем белән тартышкан. Хәбәре килгәч, бөгелеп кенә төштек. Зал ягына кереп утырдым, күзем почмакта торган гөлгә төште. Ике ям-яшел яфрак белән чәчәк чыгарып килә. Сикереп тордым да: “Үлми, улым яши! Ризыгы киселмәгән, гомере өзелмәгән”, – дидем. Ул гөлемне гаилә гөле дип йөртәләр, йөрәгем сизде. Улым ут эчендә йөргәндә дә чын күңелемнән Аллаһыга ышанып, улымны саклыйсын белеп тордым. Ростовтан Илназны Мәскәүгә озатканнар, анда аңа тагын әллә ничә мәртәбә операция ясадылар. Һаман да шул снаряд кыйпылчыкларын чүплиләр инде, тезләреннән, кулларыннан. Аннан Илназны тернәкләндерү үзәгенә җибәрделәр. Безнең янга 25 июнь көнне генә кайтып керде. Без елыйбыз, ул юата. “Минем хәлгә кайгырырлык түгел, ут эчендә егетләр калды, аларның хәле кыен”, – ди. Илназның да саулыгы чамалы. Сөйләшкән арада да күзләрен чытырдатып йома. Авыртмаса алай итми, ә теле белән әйтми, авыртканын сиздерми. Сизмиме соң ана йөрәге?.. Әле тагын операциягә керергә әзерләнә, анысы да соңгысы булмас кебек. Бөтен тәне тулган... – ди Хәмидә апа.
Әңгәмәдәшем хаклы, кирәк чакта терәк булырга, килгән сынауларны сабырлык белән кичәргә кирәк. Тик сынатырга, сынарга ярамый!
Сүз уңаеннан, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны http://heroes-tatarstan.ru сайтыннан яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.
Комментарийлар
4
0
Бирешмэгез туганым, исэн сау булыгыз, доньялар тыныч булсын.
0
0
4
1
Бигрэклэр дэ тжртипле, батыр ул устергэнсез,рэхмэт сезгэ! Батыр ярасыз булмый дилэр бит, Ильназ да терелеп Алла телэсэ, Исэн генэ булсын балакай, бэхетле булсын!
0
0
0
0
Хәмидә нихәл хәлләрегез?Мин синен туганын Роза белән бер бүлмәдә яшәгән Рәмзия булам Күгәрченнеке ,сезнен турыда язган язманы фотоны күрдемдә сине таныдым.Бик авыр хәсрәтләр күргәнсез Аллаһ сабырлык бирсен сезгә исән-сау яшәргә язсын.Роза исәнме,кайда яши?
0
0
3
0
Доньялар тынычлап яшьлэр уз гаилэлэренэ Исэн сау кайтсыннар Иде
0
0