16+

Макеевкада һәлак булган солдатның туганы Алия: «Гаделлек өчен, дөреслек өчен җанын бирергә әзер булды»

Пестравский районы егете Әсхәт Асимовны өлешчә мобилизация буенча чакырганнар. Әсхәт 44нче полкта хезмәт итә, аларны шул фаҗигале ПТУ бинасында урнаштыралар.

Макеевкада һәлак булган солдатның туганы Алия: «Гаделлек өчен, дөреслек өчен җанын бирергә әзер булды»

Пестравский районы егете Әсхәт Асимовны өлешчә мобилизация буенча чакырганнар. Әсхәт 44нче полкта хезмәт итә, аларны шул фаҗигале ПТУ бинасында урнаштыралар.

Пестравский районында яшәүче Асимовлар гаиләсендә зур кайгы. 2023 елның 1 гыйнварында уллары, абыйлары, гаилә башлыгы һәлак була... Солдат Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә Яңа ел төнендә һәлак булган. Ракета һөҗүмендә 89 мобилизацияләнгән солдатның һәлак булуы хәбәр ителде. Алар башлыча Самара өлкәсеннән.

Украина Кораллы көчләре HIMARS ракеталары белән солдатлар урнашкан ПТУ бинасын 1 гыйнварда утка тота. 63.RU сайтына һәлак булган сугышчының туганы Алия, абыйсы турында сөйләгән. 

Әсхәт Самара өлкәсенең Пестравский районында Тяглое Озеро авылында туган. Мәктәптә ул дүртлегә генә укый һәм күп төрле башка шөгыльләре дә була.

- Ул безнең мәктәптә яхшы укучы иде. Уку аңа җиңел бирелде, ләкин, кем әйтмешли, "каеш булса" отличник булыр иде. Ул һәркайда: спорт ярышларында да, үзешчән сәнгатьтә дә катнашты. Бөтен җирдә дә яраттылар аны: аралашучан, ачык иде. Гаделлек өчен, дөреслек өчен җанын бирергә әзер булды, көчсезләрне яклады. Хайваннарны яратты, аеруча атларны. Барысы белән дә дус иде, беркемне дә аермады. Барысы белән уртак тел тапты, руслармы, армәннәрме, кем белән булса да.

Мәктәптән соң егет Новокуйбышевскта «программалаштыру» белгечлеге буенча көллият тәмамлый. Компьютерларны яхшы белә, туганнарына һәм дусларына техниканы төзәтүдә ярдәм итә. Тик авылда айтишник буларак эш таба алмый, колхозга эшкә урнаша.

«Әни аны китмәскә өндәде»
- Комбайнда, әле КАМАЗда машина йөртүче булып эшләде, ә өлешчә мобилизация башлангач, ниндидер сәбәпләр аркасында кадрлар бүлегендә аңа бронь рәсмиләштермәделәр, аны чакырдылар, - дип искә ала Алия.

Әсхәткә повестканы эш урынына китерәләр. Аны тотып өенә кайта, бу хакта якыннарына хәбәр итә, ә икенче көнне иртән аны алып китәләр.

— Аның бармау мөмкинлеге дә бар иде. Чит илгә китәргә була иде, сәламәтлеге буенча кичектерү мөмкин иде, әмма барам, диде. Бөтен гаилә елады. Әни елаудан шешенеп бетте, аны бармаска өндәде, ләкин ул аны тынычландырды һәм: "Нәрсә язылган булса, шул булыр", диде. Ул патриот иде. Әгәр дә берәр хәл булса, безнең ирек өчен көрәшергә телим, диде.

«Аңа берцы, каска, бронежилет сатып алдык»
Якыннары әйтүенчә, Әсхәт өчен тулы комплект кием-салым җыеп, частькә җибәргәннәр. Сугышчыларны 44нче полкка беркетәләр. Башта яшь егет Рощинский бистәсенең хәрби частендә була, әмма мобилизацияләнүчеләр артык күп булгач, Әсхәтне Кинельгә күчерәләр.

— Без хат язышып, элемтәдә тордык. Мин аңа көн саен язмадым, ләкин 4 көнгә бер тапкыр аның хәле турында сорашып тордым. Аны тагын бер тапкыр борчырга кирәк дип санамадым. Ул миңа барысы да яхшы дип җавап бирде. Әсхәткә әйберләр сатып алуда шәхсән үзем катнашмадым, тик хатыны һәм әнием аңа кирәкле киемнәр сатып алган иде: берцлар, каска, бронежилет, - ди Алия.

Туганнары әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасына озату датасы турында мобилизацияләнүчеләрне алдан ук кисәтмәгәннәр. Сугышчыларны урнаштыру урынын да ахыргача белми алар.

- Бу вакытта Самарада, эштә идем, шуңа күрә абыем белән хушлашырга өлгермәдем. Аларны авылга алып кайттылар, андагы туганнар Әсхәт белән хушлаша алды. Төн уртасында гына аларны озатулары турында фотосурәтләр аша белдем. Бик каты еладым. Ни өчен алдан кисәтмәгәнен сорадым, ләкин ул үзе дә берни белмәгән, - дип сөйли Алия.

«Үләренә берничә минут кала фото җибәрде»

Алия әйтүенчә, Макеевкадагы ПТУга хәрбиләрне вакытлыча урнаштырганнар. Әсхәт биредә 10 көн торган.

— Хәтта яу кырында да булмады ул. Аларны бомбага тоттылар. Әсхәттән тыш, Макеевкада аның абыйсы Бауржан да бар иде. Аның дивизиясе шул фаҗига урыныннан бер километр ераклыкта урнашкан. Ул көнне алар очрашырга тиеш иде, әмма һөҗүмгә берничә сәгать кала Бауржан очрашып булмаячак, дип язган, чөнки аның бүлекчәсе ашыгыч рәвештә дислокацияләү урынын үзгәртә һәм Макеевкадан китә. Аларны шәһәрдән 7 километр ераклыкта урнаштырганнар, ә Әсхәтнең бригадасын шунда калдырганнар. Анда күбесенчә самаралылар иде. 1 гыйнварга каршы төндә Бауржан абыйсының дислокация урынына килгән, хәрабәләрне тикшерергә, - дип елый Алия.

Фаҗигагә берничә минут кала Әсхәт хезмәттәшләре белән фотога төшәргә өлгергән. Егетләр Яңа ел өстәле артында утырган.

- Башта без Макеевкада Әхсәт урнашкан урынны бомбага тотылуын белдек. Әсхәтнең һәлак булуы турында безгә аның хезмәттәше әйтте. Ул егет бинага снаряд төшкәнче, тәмәке тартырга чыгып киткән. Тәмәке тартуы аны саклап калган... Бина урынында хәрабәләр генә калган. Әсхәтне тартып алганда, ул җан биргән булган. Туганнар моңа ышанмады һәм әле дә ышанмыйлар, — ди сугышчының сеңлесе.

«Туганнары цинк табутны ачты»

- Танып белүгә барырга туры килмәде. Ростовка бу вакытта Әсхәтнең туганы-Тимур барды. Аңа һәлак булганнарның фотосурәтләрен күрсәткәннәр. Асимовлар гаиләсенә генә хас татуировка бар иде, Әсхәттә ул җилкәсендә иде, шуңа күрә бернәрсә дә тикшертергә һәм ДНК эшләтергә туры килмәде. Аңа артык зыян да  килмәгән, бары башы җәрәхәтләнгән һәм умыртка сөяге сынган, - ди Алия.
Әсхәтне цинк табутта хәрби формада кайтаралар. Туганнары аны Корумоч аэропортында каршы ала. Алия әйтүенчә, хәрбине мөселман гореф-гадәтләре буенча күмү өчен туганнары табутны ачтыртканнар.

- Туган авылы Садовка бистәсендә янындагы мөселман зиратында җирләдек. Җеназага кешеләр бик күп килгән иде. Без моны көтмәгән идек. 400 кеше булгандыр, төгәл санны белмибез. Кайберәүләр килеп саубуллашты да, шунда ук китеп бардылар.

Әсхәткә нибары 29 яшь булган. Аның гаиләсе, тол хатыны, кызы һәм улы калган. 

- Кызы Әминә белән алар бик якын иде. Ул аның өчен җанын бирергә әзер булды. Улы Ренатка да әти буларак, яратуын жәлләмәде. Әсхәтнең хатыны Оксана бик талантлы, чәчтараш булып эшли һәм үз өлкәсендә оста. 

Әсхәт Асимовны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр...

Фото: https://63.ru/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading