Шәхси йортлар урнашкан Казан урамы буйлап башын түбән игән бер карт килә… Җыерчыклар белән бизәлгән куллары салкында кечерәеп калган кебек, тик суыкка исе дә китми: чират буенча, һәрбер капканы килеп кага ул. Аннан соң, кеше чыкканын көтә. Төрле чагы була: кайвакыт йорт хуҗалары билгесез капка кагучы янына шундук атылып чыгып...
Скопировать ссылку
Шәхси йортлар урнашкан Казан урамы буйлап башын түбән игән бер карт килә… Җыерчыклар белән бизәлгән куллары салкында кечерәеп калган кебек, тик суыкка исе дә китми: чират буенча, һәрбер капканы килеп кага ул. Аннан соң, кеше чыкканын көтә. Төрле чагы була: кайвакыт йорт хуҗалары билгесез капка кагучы янына шундук атылып чыгып...
- Исәнмесез. Моннан ике ел элек безнең өебез янды. Бернәрсәсез калдык. Азрак ярдәм итмәссез микән? - сиксәннең өске ягына чыккан Мөгәммәтгали абый Мусин әнә шул рәвешле хәер сорашырга мәҗбүр. Гомерендә дә беркемнән бер тиен акча алмаган ул. 45 ел буе колхозда гади эшче хезмәтен башкарган. Тырышып-тырмашып яшәгәнгә күрә, бөтен нәрсәсе җитеш булган аның. Тик кинәт килеп чыккан бәла картны инде ике ел буе урамда акча теләнергә мәҗбүр итә. Әнә шулай ярдәм сораган вакытында таныштык без аның белән.
«ЕЛАУ ГЫНАМЫ СОҢ!»
Мөхәммәтгали абый гомере буе Биектау районының Мәмдәл авылында яшәгән. Бер ишек алдында ике йорты, шул ике йортны тоташтырып торган алагаем зур лапасы, ул лапас тулы терлек - барысы да үз көче белән тапкан әйберләре булган. Тик 2014нче елның 10нчы ноябрендә чыккан янгын карчыгын, балаларын һәм үзен урамда бер кат кием белән калдырган аның.
- Янгын ут чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан диделәр. Төш вакыты иде. Мин хайваннарны ашатып йөрим - лапаста төтен чыкканын күрдем. Шунда ук өйгә торып чаптым, өйдә карчыгым, улым һәм килен бар иде. Алар да йөгереп урамга чыкты, хайваннарны коткару өчен бара башлаган идек - ут чолгап та алды. Сарай тулы печән - мизгел эчендә булды бу хәл. Бернәрсәне сүндерә дә, алып кала да алмадык, кычкырыплар яндык инде. Янгын сүндерү машиналары да килгән иде - алар күршеләрне саклады, шуңа күрә карап торып яндырдык, дисәм дә дөрес булыр. Әй сеңел! Йөрәкнең ничек әрнегәнен белсәң шул вакыт! Елау гынамы соң анда! Гомерем буена азапланып тапкан әйберләрем һавага очты. Бернәрсә калмады… - Ярдәм сорап килгән әңгәмәдәшемнең күзенә яшь бәреп чыкты. 84 ел буе яшәгән туган нигезен уттан саклап кала алмагач, Казанга күченергә мәҗбүр булган ул. Ятса - төшләренә, күзен йомса - күз алдына авылы урамы килеп баса, туган нигезе сагындырып үзәген өзә картның. Шуңа да, билгесез йортларның капкасын шакып, ярдәм эзли ул. Ут телләре юк иткән йорты урынына кечкенәрәк кенә ызба салырлык булса да акча җыя алмаммы дип өмет итә…
Мөхәммәтгали абыйның хәзерге вакытта кайда яшәве белән кызыксынам: Казанда фатир яллап тора икән. Карчыгы да, улы да, кызы да шунда ук яши. Булган хәлләр турында күбрәк сорашу һәм гомумән, урамда калган гаиләнең көнкүреше белән танышу өчен алар яшәгән фатирга бардым.
«ЭНЕМ УТ ЭЧЕНДӘ КАЛЫРГА ТЕЛӘГӘН»
Уңайлы гына фатирның ишек төбеннән Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә апа каршы алды мине. Керә-керешкә, бүлмәләрендәге җиһазлары белән таныштырудан башлады:
- Янгыннан соң кешеләр әйберләтә шактый ярдәм итте: менә бу келәмне, бу телевизорны бирделәр. Диван өстенә җәелгән япма һәм менә бу юрган да шундый мәрхәмәтле бәндәләрнең ярдәме. Ә менә бу тумбочканы һәм шушы кер киптерү җайланмасын… чүплектән алып кердек. Барыбер ташланган бит, кемгәдер кирәге чыкмаган димәк… Чүплектән дигәч, шикләнмәгез, үскәнем…
- Бераздан әти «янабыз!» дип кычкырып, урамга чыгып киткән. Сарай тулы коры печән - ут дөрләгән инде ул вакытта. Лапасыбыз тулы мал иде: ат, сыер, 3 үгез, 12 сарык - янып бетте бөтенесе дә. Эт тә шул лапас кырында гына бәйдә иде, аны да ычкындырырга килә алмаганнар. Ат чыгу юлындагы аранда булгач, энем «хет шуны коткарыйм», дип, ычкындырырга кергән: атка ут каба башлаган булган инде: астан печән янып килә бит. Ат куркудан, авыртынудан стенага сеңеп беткән, чылбырын ычкындырасың, тик барыбер чыгарып булмый, ди, энемнең өстенә шунда черт-черт янып, түшәмнән агачлар төшә башлаган, битләре янып беткән иде аның. «Баштарак, «Әллә үзем дә шушы ут эчләрендә генә калыйм микән?» - дип уйлаган идем, аннары чыктым инде», - ди. Килгән кеше дә капка төбендә карап торган, кемнең утка керәсе килсен инде. Ярый әле кермәгәннәр - берәрсе ут эчендә калып, үлгән булса, үзебезне гомер буе гаепле санар идек. Мал табыла инде ул. Ярый әле беркем дә үлмәгән дидек…
АВЫЛНЫ САГЫНАЛАР
Көн уртасында башланган янгын кичке бишләрдә генә тынган. Икенче көнгә таң алдыннан да пыскып яткан әле: лапас эчендә утыннар да күп булган бит. Янгын сүндерүчеләр тәүлек буе эшләгән, тик алар күрше йортларны гына саклаган. Алай да, бу янгында тагын бер күршеләре зыян күргән - аларның да йорты янып көл булган.
Комментарийлар