16+

"Мин иремнең колына әверелдем"

Гомерем буе үземне читлектәге кош кебек хис иттем. Әле дә шулай. Дөресен генә әйткәндә, гади тормышта яшәүче хатын-кызлардан көнләшәм мин. Алар миңа караганда күпкә бәхетледер кебек.

"Мин иремнең колына әверелдем"

Гомерем буе үземне читлектәге кош кебек хис иттем. Әле дә шулай. Дөресен генә әйткәндә, гади тормышта яшәүче хатын-кызлардан көнләшәм мин. Алар миңа караганда күпкә бәхетледер кебек.

Чибәр егет иде ирем. Аңа кызыккан кызлар күп булды, ләкин ул мине сайлады. Эх, егет кешегә чибәрлек кирәкмени соң ул?.. Бик яшьли кияүгә чыктым. Бер-беребезне үлеп яраттык. Инде ул чакта ук безнең фатирыбыз бар иде. Ирем дәүләт эшендә эшләде, мин институтта укыдым. Укуны тәмамлауга, бала алып кайттым. Шулай итеп, бер көн дә эшли алмадым, бала һәм өй мәшәкатьләренә чумдым. Ә ирем инде шул вакытта ук сулга йөри башлаган. Мин моны ничә еллардан соң гына белдем. Эштән соңга калып, кайвакыт төнлә генә кайтулары турында “эш күп” дия иде, ә мин ышандым. Бер катлы булганмын, яшь булганмын. 

Бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Ирем акчаны күп эшли, нәрсә кирәк – шул бар. Кайвакыт туганнарга да ярдәм итәбез. Бик бәхетле булып яшибез, кыскасы. Ирем миңа эшкә урнашмаска, өйдә утырырга, балалар белән шөгыльләнергә кушты. Мин риза булдым. Көннәр буе балаларың белән белән булу, аларның күңелен күрү, түгәрәкләргә йөртү – зур бәхет бит ул! Шул ук вакытта үземне дә карадым, замана белән бергә атларга, матур киенергә тырыштым. Фигурам да ике бала тапкан хатынныкы димәссең, бик матур иде!

Тик берзаман ирем өйгә исереп кайта башлады. Сәбәбен эштәге проблемаларга сылтады. Билгеле, бу – ялган иде. Ә беркөнне киемнәреннән хатын-кыз хушбуе исе аңкыды, иннек эзләре дә бар иде. Минем халәтне күз алдына китерәсезме? Нәкъ кинодагы сыман хәлләр! Әлбәттә, тавыш күтәрдем. Ә ул мине тәнем кара янганчы кыйнады. Бу аның миңа беренче кул күтәрүе иде. Гарьләнеп үкси-үкси еладым. Әниләргә сөйләдем. Ул заман кешеләре нәрсә дисен инде? “Кешедән яхшы түгел, аерыла күрмә, балаларың ятим кала, түз, балам”, - диделәр. Шулай итеп, түзеп яши башладым...

Мондый күл күтәрүләр еш була иде. “Нәрсә җитми сиңа? Бөтен әйберең дә бар. Син бит миннән башка беркем түгел!” - дип мыскыл итә иде. Ул әйткән пычрак сүзләрне язып тормыйм... Башымны иеп яшәдем. Мин – иремнең колына әверелдем. Әйе, барысы да бар иде: иркен һәм зур фатир, иң кыйммәтле машина, Мәскәүдән кайтарылган киемнәр... Әле ул заманда хатын-кызлар түгел, ирләрнең дә бик азы гына рульдә йөри иде. Ләкин байлык мине бәхетле итмәде. Кыйналып яшәдем. Җаным кыйналды минем.

Ул көнне мәңге онытасым юк. Ирем кабат исерек килеш кайтты да тагын кыйнады. Бу юлы түзәр хәлем калмады, чөнки балконга алып чыгып: “Үзең сикерәсеңме, әллә мин ташлыйммы?” - диде. Күзләре үгезнеке кебек ярсу, куркыныч иде аның. Ничек чыгып качканымны хәтерләмим. Балаларны күтәрдем дә, бер кат күлмәк белән урамга йөгердем. Әле ярый җәй иде. Әниләргә кадәр җәяү бардык. Ирем өч көннән зур чәчәк бәйләме белән гафулар үтенеп килеп җитте. Гафу иттем. Өйгә алып кайтты. Бер-ике атна матур яшәдек тә, кабат башланды...

Гомерем буе түзеп яшәдем. Берничә елдан соң үз йортыбыз булды. Ике катлы, бассейны да, спорт залы да бар. Бу вакытта иремнең үз бизнесы бар иде инде. Кызларыбыз да үсеп университетка урнашты. Мин генә һаман да шул читлектәге кош кебек мескен булып яши бирдем. Берзаман ирем малай сорый башлады. “Миңа нәсел дәвамчысы кирәк”, - диде. Бала?! Мин бу кешедән тагын бала табарга теләмәгән идем, күңелем каткан иде инде. Тик минем фикер кемгә кирәк соң? Бу юлы да шулай булды. Теләге кабул булды, сау-сәламәт улыбыз туды. 

Әмма хәтта улы булуы да аны сулга йөрүдән туктатмады. Ул үзгәрмәде. Бүгенге көндә дә ул шулай яши. Дусларыннан ишетеп белгәнемчә, бер яшь кызга фатир алып биргән. Шуның янына йөри икән. Ул кызның үз кызлары белән бер яшьтә булуын белгәч, кан басымым күтәрелеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Югыйсә ул балага ул түгел, ә аның акчасы гына кирәк бит. Нәрсә дип яшьлеген шул карт ир белән әрәм итә ул?

Бүгенге көндә иң зур хыялым – бу куркыныч кешедән котылу. Мин аны күрә алмыйм, мин аннан җирәнәм. Миңа аның акчасы да, өе дә кирәкми. Миңа күңел тынычлыгы кирәк. Кызларым һәм улым белән тынычлыкта яшисем килә. Тулай торакта яшәргә дә риза мин, тик ул гына тимәсен, күземә күренмәсен. Кеше кебек эшкә барып, өйгә шатланып кайтасым килә...

Ләйсән Б.

Фото:  http://pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

17

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай Алла сакласын хэр кешенен бэхетле булып яшисе килэ

    • аватар Без имени

      2

      0

      Күрәсем килми дип әйтү дөрес булмас. Сукыр калу ихьималы бар. Раббым, ярдәмеңне бир, арала мине бу газаптан, бәхет ишекләреңне ач, ярдәмчеләреңне җибәр, туры юлыңны күрсәт, дип дога кылу кирәк. Аллаһым хәерле чишелешләрен насыйп итсен🤲.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирен бер булдыксыз булса, ямьсездэ булса беркем карамый. Алайда ярамас иде. Мин аны яратмыйм дияр иден. Узенне-узен тынычландыр. Намазга басарга кирэк. Ирендэ дорес юлда булыр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ.

          • аватар Без имени

            4

            0

            Ничек авыр булсада, оеннэн чыгып китмэ, ана чыгып китэргэ куш, общагада торулар жтнел булмас, балаларын бар, алар белэн сойлэш, аерылырга бир, закон сине балалар белэн урамга кумы й

            Мөһим

            loading
            2
            X