16+

Мин – кәбахәт, табигатем шундый...

Кияүгә яратып чыктым. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Тик эшкә чыккач, күңел моңаеп калды. Өй белән эш арасында йөрү туйдырды. Эмоцияләр, хисләр ташкыны җитми башлады.

Мин – кәбахәт, табигатем шундый...

Кияүгә яратып чыктым. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Тик эшкә чыккач, күңел моңаеп калды. Өй белән эш арасында йөрү туйдырды. Эмоцияләр, хисләр ташкыны җитми башлады.

Иремнән зарланмыйм, ул – менә дигән ир, түшәктә дә арыслан. Тик барыбер нидер җитеп бетмәде...

Башта эштәге егет белән шаярып кына аралаштык. Аннары мөнәсәбәтләр кинәт кенә җитдиләнде һәм көннәрнең бер көнендә без йокладык. Ул көнне дөньяда миннән дә начар һәм пычрак кеше юк сыман тоелды. Душта сәгатьтән артык юындым, пычрагын гына юып төшерә алмадым. Тик бу гамәлем тиз онытылды. Кылган хатамны тагын кабатладым. Ләкин башка егет белән. Анысында инде үкенү хисе бөтенләй булмады. Һәм шулай дәвам итте...

Хәзер мин үземннән күпкә яшь егет белән очрашам. Ул миңа ирем әйтми торган матур сүзләрне әйтә, минут саен язып тора, мине кайгырта, ярата. Мин дә аңа гашыйк. Тик бу хисләр озакка бармас, аны башкага алыштырырмын кебек, чөнки миңа яңа эмоцияләр кирәк. Әйе, мин – кәбахәт, килешәм. Әмма берни дә эшли алмыйм, табигатем шундый...

Фото: pixabay.com

Исемем редакция өчен генә

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзеңнең кем икәнеңне дөрес бәялисең икән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ну нишлисең йорисе килгәч. Ире канәгатьландеоми

      Мөһим

      loading