16+

Мин хаклымы, әллә иремме?

Мин – декреттагы яшь хатын. Улыбызга нибары ярты яшь. Мин эшләмәгәч, иремә күп эшләргә туры килә. Ялы юк диярлек, бик ара. Кайвакыт үзен кызганып та куям...

Мин хаклымы, әллә иремме?

Мин – декреттагы яшь хатын. Улыбызга нибары ярты яшь. Мин эшләмәгәч, иремә күп эшләргә туры килә. Ялы юк диярлек, бик ара. Кайвакыт үзен кызганып та куям...

Беркөнне ирем яңалыгы белән аяктан екты. Янәсе, эшләп бик нык арыган, дусты белән Төркиягә җыена. Арзан бәягә юллама алып куйган. Ә миңа нишләргә? Тавыш күтәрә башлаган идем, мескенләнә башлады. Имеш, аның турында бер дә уйламыйм, кайгыртмыйм, көнләшәм һәм башкасы. Ә ул минем хакта уйлыймы соң? Бала белән ялгызымны калдырып диңгезгә җыена!

Гаилә булгач, без ялда да, кайда да бергә булырга тиеш дип уйлый идем. Үземнең дә ялга барганым юк бит. Өйдә бала карауны рәхәт дип беләләр бугай. Ә көнләшүгә килгәндә, мин көнче түгел, андый начар гадәтем юк. Иремә тулысынча ышанам. Ләкин ялга бездән башка баруы гына тәмам кәефне кырды. Мин хаклыдыр бит?

Алинә, Казан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик тэ хаклы сенлем!

    • аватар Без имени

      3

      0

      Яхшы Ир ял итэргэ хатынсыз бармый инде ул. Э кайдан белэсен, бэлки сояркэсе белэн бардыр?

      • аватар Без имени

        3

        0

        Йореп туймаган бу ир

        • аватар Без имени

          0

          0

          Юнле ир телэсэ кая бер узе койрыгын сыртына асып йорми. Ойдэ хатыны булып яшь бала белэн. Тик генэ ялга жыенмый инде, йореп туймагандыр. Шул хэтлем оялмыйча дус белэн ялга барырга булгач.

          Мөһим

          loading