Чистай районында яшәүче Рамил Шиһаповны күпләр бик уңышлы эшләүче фермер буларак белә. Әмма аның нәселдән килүче күрәзәлек сәләте дә бар. «Әйткәннәремнең чынга ашмаганы, теләкләремнең кабул булмаганы юк», - ди Рамил Барый улы.
Ул үзендәге мондый сәер тоемлауларны бәләкәйдән сизә, тик балалыгы белән моны бик игътибарга алмый. Беренче тапкыр үзен дә...
Чистай районында яшәүче Рамил Шиһаповны күпләр бик уңышлы эшләүче фермер буларак белә. Әмма аның нәселдән килүче күрәзәлек сәләте дә бар. «Әйткәннәремнең чынга ашмаганы, теләкләремнең кабул булмаганы юк», - ди Рамил Барый улы.
Ул үзендәге мондый сәер тоемлауларны бәләкәйдән сизә, тик балалыгы белән моны бик игътибарга алмый. Беренче тапкыр үзен дә шомга салган күрәзәчелеге белән армиядә хезмәт иткәндә таныла. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң хәрби сафка баскан Рамил «ЗИЛ» маркалы машина йөртә. Заманында илебезнең барлык йөген тарткан бу машина бүген дә Рамил Барый улының иң яраткан автотранспорты булып кала - «Шиһапов КФХсы»ның дистәләгән техникадан торучы машина-трактор паркының төп өлеше - «ЗИЛ»лар.
- Ул чакта хәрбиләрне урып-җыюга җәлеп итү бар иде бит, - дип искә ала ул. - Авыл малае өчен моңардан да «шәп хезмәт»не табып кара! Кая кушсалар - шунда чабам. Командирларның сүзе - закон. Шимбә көнне миңа ашлык ташу урынына, аларны су буена илтергә туры килде. «Әйдә, ял итеп, су кереп кал, җылы көннәр бетеп бара, ашлыкны төнлә илтерсең!» - дип, үз яннарыннан җибәрмәделәр.
Аларны казармага кайтаргач, соңлап кына ашлык төяп, шактый ерак урнашкан элеваторга киттем. Мин кайтканда төн уртасы иде инде. Шулчак частьта беркем дә яратмаган, усаллыгына каткан майор Сергеевка тап булдым. «Вот, еще один с гулянки возвращается!» - ди бу, кулларын уып. Аңлатып та карыйм, кая ул, үз туксаны туксан. Облава ясаган икән шул кичне. Миннән тыш тагын өч шофер эләккән. Алар, чынлап та, кызлар янында йөреп, соңлап кайткан. Мине дә шулар белән бергә гауптвахтага яптырды бу. Нык рәнҗедем, башкалар кебек кызлар кочагыннан кайтсам, алай ук үкенечле булмас иде. Егетләр белән Сергеевны сүгеп ятканда: «Күрерсез менә, мине нахакка губага япкан өчен, аны паралич сугачак!» - дип әйтеп ташлавымны сизми дә калдым.
Дүшәмбе көнне иртүк теге көнне бергә елга буенда ял иткән яшь лейтенантлар елмаешып килеп керде: «Лафа бетте, әйдәгез, эшкә!» - диләр. «Ә Сергеев?!» - дибез бертавыштан. «Кичә хатыны белән су коенырга барганнар. Шунда суга кергәч, майорның ярты гәүдәсен паралич суккан. Госпитальгә озаттык. Ә сезгә - амнистия!» - дип авыз ералар. Егетләр «азатлык»ны куанып каршылады, мин генә шомга калдым, әйтерсең Сергеевның көтелмәгән бәласендә мин гаепле. Шуннан бирле уема килгәнне кычкырып әйтүдән тыелып калырга тырышам...
Соңрак аңа күрәзәчелек сәләтенең нәселдән килүен әнисе белән бертуган Марс һәм Арслан агалары аңлата. Алар бүген дә исән-сау, туган яклары Әлки районында яшиләр. Аларның әтисе, димәк, Рамилнең картәтисе, Хаҗи Гафаров патша гаскәрләре сафында кавалерия полковнигы дәрәҗәсенә җитә. Отставкага чыккач, аңа зур гына җир мәйданы бүлеп бирелә. Революциядән соң җирсез калгач та ачка интекми, аң-белемле кеше буларак, авылда мулла итеп йөртәләр. «Совет власте озакка килде, әмма мин югалтканны оныкларым табачак!» - дип сөйләгәннәрен күпләр хәтерли. Шундыйрак сүзләре өчен башы Себер китә. Хаҗи-полковник хаклы булып чыга.
Бүген аның оныгы Рамил Шиһапов - Чистай районындагы иң зур крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Аның карамагында мең гектардан артык уңдырышлы җирләр. 1994 елда ук, районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып фермерлык эшенә тотынуы, һичшиксез, күрәзәчелеге белән бәйле. 1999 елда шактый уңышлы эшләүче фермерны ул чактагы район башлыгы Фәнил Вилданов чакырта: «Иртәгәдән совхозны кабул итеп аласың!» - ди.
- Булмый, совхозларны аякка бастыру мөмкин түгел инде, - дип каршы килә үзаллылыкны яратучы фермер.
- Ә мин сиңа совхозны күтәрер өчен түгел, тизрәк бетерер өчен бирәм дә инде! - дип аптырата район җитәкчесе.
Фәнил Гәрәй улының район мөлкәтенә «варяг»лар хуҗа була башлавына җаны әрни. Бөтен халык төзегән шикәр һәм консерв заводлары, ит комбинаты алар кулында. Чиратта - совхозлар. Аларның уңдырышлы җирләрен, яхшырак техникасын үзебезнең халыкка таратып калу хәерле. Алар шәхси милектә булса, читтән килүчеләр кул суза алмаячак. Буталчык еллар сәясәтен бик яхшы чамалаган Вилданов шулай фикерли.
Шуның өчен бүген үз аягында ышанычлы торучы КФХ башлыгы Рамил Шиһапов аларны олы ихтирам белән телгә ала. Рамил Барый улы үзен бик бәхетле кеше дип саный. Авылының барлык мәшәкатен үз өстенә алып яшәве белән канәгать ул. Гаиләсеннән дә уңган Рамил. Әлки районы сылуы Резедә гаиләләренә «таш булып төшә», сөекле ирен бер кыз, ике ул белән куандыра. 1981 елның 5 сентябрендә туган игезәкләр Рита белән Раил Казанда тормыш көтсә, төпчекләре Рөстәм төп йортта калган. Фермер хуҗалыгында әтисенең ныклы таянычы ул. Тыңлаучан, басынкы һәм тырыш киленнәре Розалия, оныклары Анита һәм Аринага да куанып бетә алмыйлар. Икесе дә сәнгатькә, сәхнәгә битараф булмаган Шиһаповлар оныкларын да «үз арбасына» утыртып алган, һәр кич гаилә концерты белән тәмамлана.
Шунысы игътибарга лаек: картәтисеннән килгән сәләт аеруча Рамилнең кызы Ритага күчкән. Нәкъ ул 2011 елда әтисенең бер басу арышы «яна»чагын алдан «күрә». Арышны җәй буена төн йокламый саклыйлар. Ул уттан зыян күрми, тик чабып ташлау белән ике айга сузылган яңгырлардан бүртеп чыга. Андый арыш мал азыгына да бармый - агуга әйләнә. «Үземә үк елый-елый ут төртеп яндырырга туры килде», - ди Рамил.
Бүген алдан күрә белүче Ритага чират торып киләләр. Хаҗи-полковникның тагын бер фаразы тормышка аша - ул бит мулла да була. Совет власте аны дин өчен эзәрлекли. «Мин югалтканны оныкларым табар!» - дигәндә, бәлки, ул Ислам динен дә күз уңында тоткандыр. Оныгы Рамил Шиһапов бүген Чистайда фермер гына түгел, мулла да. Әлегә указсыз, әмма авылдашлары да, район имамы да аның дин юлына басуын бик хуп күрә. Әтисенең дингә, иманга киләчәген әлеге дә баягы кызы Рита берничә ел алдан әйткән була.
- Көлеп кенә куйган идем аның сүзләреннән. Әмма өченче ел авыр операциядән котылгач, намазга басканымны сизми дә калдым, - ди Рамил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар