16+

“Әни, син мине морально үтердең. Камерада үз-үземә кул салачакмын”

Малик биш кыздан соң көттереп туган иркә малай иде. Өйдәгеләр аны “өф- өф” итеп, кадерләп үстерде. Кыланмышлары кылга сыймаган чакларда, әнисе яклый килде. 

“Әни, син мине морально үтердең. Камерада үз-үземә кул салачакмын”

Малик биш кыздан соң көттереп туган иркә малай иде. Өйдәгеләр аны “өф- өф” итеп, кадерләп үстерде. Кыланмышлары кылга сыймаган чакларда, әнисе яклый килде. 

Урамда уйнаганда, классташы авызына бозлы кар йомарламы белән сугып, тешен төшергәнгә жалу белән килгән анасын Мәликә пыр туздырып чыгарды: “Хәмитең җылак мәми авыз булганга, минем алтын бөртегемнең тамчы да гаебе юк! Кар атышып уйнаганда, кабак орлыгыдай тешләрен ыржайтып тормасын иде!” 

Улы алма бакчасын басканга зарланып кергән күрше карчыгы Җәмилә абыстайны да Мәликә утлы табада биетте: “Саран керич! Бакчаң тулы алмаң җиргә тәгәрәп, череп ята. Җүнле карчык булсаң, кәрҗин тутырып алма алып чыгып, тирә-күрше балаларын сыйлап, саваплы булыр идең. Бер аягың җирдә, икенчесе гүрдә. Һаман мал җитми үзеңә. Саруымны кайнатып йөрмә, Бурзайны өстергәнче, ихатамнан чыгып олак!” 

Җәйге челләдә апалары чөгендер басуында тирләп-пешеп чүп утаганда, хәлдән тайганчы бәрәңге төбе өйгәндә, таң әтәчләре белән торып, болынга печәнгә төшкәндә, иркә төпчек туйганчы йокы симертте, иреннәре зәңгәрләнгәнче су коенды, велосипедта җилдереп, көне буе җил куып йөрде. Әнисенең күз карасыдай саклап тоткан сепараторын тимер-томыр җыючы Мәсхүткә аткарып, кибеттән тәм-том алып ашаганы өчен йомшак җиренә сыек тал чыбыгы чыжлап төшмәде. Атасыннан рөхсәт сорамыйча, бишекле мотоциклын алып чыгып китеп, буага батырганы өчен арт сабагын укытмадылар. 

Малик мәктәптә начар укымады. Әтисе Галләмгә охшап, кечкенәдән техника белән җенләнде. Эчендәге “кешесен” күрергә өметләнеп, телевизорны сүтеп карады. Ярәшелгән дәү апасының кияү бүләге –затлы кәрәзле телефонның артын каерып ачып, башына җитте. Уртанчы апасының кул сәгатен коега төшереп җибәрде. Бу этлекләре өчен, эшем иясен тотып яручы булмады. “Кызыксынучан улыкаема бәйләнмәгез. Үскәч инженер булачак ул! – дип, яклап чыкты Мәликә. – Сез – кыз-кыркынга ышаныч аз. Тиздән үз ояларыгызга таралышырсыз. Төпчегебез төп йортта калып, олыгайган көнебездә әтиегез белән мине караячак. Барыгызга да терәк булачак”. 

Тугызынчы сыйныфтан соң, Малик Сарман авыл хуҗалыгы көллиятенең механизация бүлегенә укырга керде. Заманча җиһазланган, тәрбия эшләре бик әйбәт куелган, республикада данлыклы ресурс үзәге аның күңеленә хуш килде. Яратып, дәртләнеп укыды, практик дәресләрне көтеп алды. Бирегә килгәч, егетнең моңарчы йокымсырап яткан сәләтләре ачылды. Җыр-биюгә маһирлыгын, шаян-тапкыр сүзгә осталыгын сизеп алып, бәйрәмнәрдә сәхнәдән төшермәделәр. Озын буйлы, таза бәдәнле, тулган айдай түгәрәк битле, җитез авыл егете спорт ярышларында махы бирмәде.

Икенче курсны тәмамлагач, чәчү вакытында трактор егәрләп, урак өстендә комбайнда тырышып эшләп, уч тутырып алган акчасына баштанаяк киенде. Әти-әнисенә бүләк-күчтәнәчләр алып кайтып сөендерде. Соңгы курста укыган елны, “Уңыш бәйрәме” уңаеннан үткәрелгән бию кичәсенә кергәч, Маликның үткен күзе, диварга сыенып, башкаларның ут чыгарып биюенә кызыгып карап торган курчак кебек кечкенә гәүдәле, сары толымлы, аксыл йөзле кызга төште. Таныш түгел туташ беренче курста укыйдыр, мөгаен. Бигрәк оялчан күренә. Чибәр булмаса да, сөйкемле сөяге бар, ахрысы, ничектер үзенә тартып тора. Парлы биюгә чакырсам, кире какмас микән, дип уйлады. Дәртле күңеленә назлы мәхәббәт сандугачы кунып маташкан егет, ныклы адымнар белән зал аша узып, туташның каршысына килеп, җиңелчә башын иде.

– Биергә чакырырга мөмкинме, матурым?
– Әйе! Биергә бик яратам мин! – дип, ихластан елмайды Сәлимә. – Безнең Актанышта бии белмәгән кеше юктыр ул! 
Алып батырдай егет белән күбәләктәй җиңел сынлы туташ зал буйлап йөзеп киттеләр, вальста бөтерелделәр, заманча биюдә кара-каршы басып, үкчәләреннән ут чыгардылар. Шул кичәдән соң аерылмас дусларга әверелделәр. Үзләренә урыс баһадиры Алеша Попович белән Дюймовочка кушаматы тагылуга исләре китмәде. Дуслыклары саф мәхәббәткә әверелүен сизми дә калдылар. 

Февральнең көчле буранлы кичендә, Сәлимәнең әтисе үлеп китүе турында шалтыратып әйттеләр. Хәсрәтеннән өзгәләнеп елаган сөйгәнен, салкын кара төнгә каршы, шомлы юлга ялгызын чыгарып җибәрәсе килмәде Маликның. Аны өенә чаклы озата кайтты. Икенче көнне мәрхүмне җирләү мәшәкатьләрендә катнашты.

Зираттан кайткач, кайгылы йортка сынаулы караш ташлады. Мүкләнгән шифер түбәсен калын көрт баскан тәбәнәк агач йорт үзе, эчендәге хан заманыннан калган җиһазлары искереп таушалган, каралты-куралары янтайган, бөтен җирдән мескенлек, хәерчелек кычкырып тора иде. Сәлимәнең әтисе Әсфәндияр, Әфган сугышында контузия алып, тәненә ярчыклар тулып, гарипләнеп кайтканга күрә, саулыкка туймаган, сөйгән кызы – савымчы Сәвиягә өйләнеп, дүрт балага гомер бирсәләр дә, гаиләсен муллыкта яшәтә алмаган икән. Колхоз таралып, хатыны эшсез-ашсыз калгач, көн итүләре аеруча кыенлашкан. Бакчадагы бәрәңге, кишер, кәбестә, ихатадагы сыңар кәҗә белән генә әллә ни майтара алмассың шул.

Моңарчы ирнең пенсиясе белән очын очка ялгый килгәннәр. Инде ни күрерләр? 
Мәктәптә “биш”кә генә укыган, киләчәктә табибә булам, әткәйне терелтәм, дип хыялланып йөргән Сәлимәне тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә озатуларының төп сәбәбе – әлеге дә баягы тормыш авырлыгына барып тоташа иде. Һөнәр үзләштергәндә кызыбызны өч мәртәбә бушлай ашатырлар. Уку кирәк-яраклары, махсус кием белән тәэмин итәрләр. Укып бетергәч, үзләре эшкә урнаштырыр. Балаларның берсе булса да тиздән үз көнен үзе күрә башлар, тамагы тук, өсте бөтен булыр, дигән өмет белән, уналтысы да тулмаган олы кызларын Сарманга чыгарып җибәргәннәр иде. Эше уңышлы барган фермер гаиләсендә, иркен тормышта, кадер-хөрмәттә үскән Маликның саф күңелендә янартау кайнады. Күз алдына Сәлимәнең хәлсез-ябык энекәшләре, күз төпләренә күксел күләгәләр төшкән моңсу йөзле, ябык чырайлы, кечкенә буйлы әнисе килеп басты.

Җан сөйгәнемнең таянычсыз калган, мохтаҗлыктан интеккән гаиләсенә ничек булышырга? Әллә әтидән ярдәм сорап караргамы? Авыл мәчетен төзегәндә, зиратның әйләнә-тирәсен тотканда, кизләү өстенә алачык корганда авырсынмыйча хәйриячелек кулы сузган иде. Кыш уртасында йорт-җире янып, күмер-көл өеме өстендә бернәрсәсез утырып калган Гыйльфан бабайларга өй салышырга акчасын кызганмады. Әтинең яңа фермасында сугымга симерткән мал-туары исәпсез, бәлки Сәлимәнекеләргә дә бераз өлеш чыгарыр? Гозеремне җайлап кына җиткерсәм, мәрхәмәтле әти кире какмас, мөгаен. Очлы күзле әнигә сиздермичә генә, бер түшкәне Актанышка илтеп биреп булса икән. Итле аш ашасалар, ятим балаларның йөзенә кот кунар, Сәлимәмнең дә күңеле булыр иде, – дигән уйлар башыннан чыкмады. 

Малик, укуын тәмамлауга, эшкә туган авылына кайтачак. Әтисенең зур шәхси хуҗалыгына механик булып урнашып, машина-трактор паркында эшләрме? Фермадагы заманча техниканың төзеклеге өчен җавап бирерме? Бәлки берәр иномарканы егәрләп, басу-кырлар иңләр? Ничек кенә булса да, әтисенең эшен дәвам итәчәк, туган җирендә кирәкле кеше булачак ул. Читтән торып укып, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлар. Инженер һөнәрен үзләштерер. Әтисе сыман йорт тоткасы, авыл таянычы булыр. Җанҗиләге – Сәлимәсенә өйләнеп, итәк тулы шук-шаян, шат балалар үстерерләр.

Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, гашыйк пар диплом алды. Алдан планлаштырганча, Малик туган авылына кайтырга карар кылды. Сәлимәсе Актанышына кайтып, район үзәгенә чәчтараш булып урнашса, җаныннан артык күргән сөйгәнен мәңгегә югалтуы ихтимал. Өйләнергә иртәрәк иртәсен. Бәлки аны безнең төбәккә эшкә кайтырга күндерергәдер? Әтисе ярдәме белән, авылдагы буш торган “Көнкүреш йорты”нда җыйнак кына матурлык салоны ачып җибәрсәләр, Сәлимәкәйгә җаны теләгән эш, авыл халкына зур сөенеч булыр. Беренче мәлдә яшь белгечне берәр әби-чәбигә фатирга урнаштыру әллә ни авыр булмас. Мин армиядә хезмәт итеп кайткач, гөрләтеп туй итәрбез дип, Малик якты хыяллар диңгезендә йөзде. 

Чыгарылыш кичәсеннән соң, саф күңелләренә җылы өметләр тулы бәхетле егет белән кыз, Маликның туган йортына җитәкләшеп кайтып керде. Егетнең исәбе – әти-әнисен сөйгән яры белән таныштыру иде. Алып батырдай егетенең калкандай киң аркасы артына посып, оялчан елмаеп басып торган Сәлимәне абайлап алган Мәликә, тук чыраен яман сытып, сары чебешкә ябырылган тилгән сыман ажгырып, кыз янына килде. Аксыл йөзле, күк күзле сөйкемле туташның сөякчел беләгеннән тупас кына эләктереп алып, каршысына чыгарып бастырды. “Улым, бу әләм-әтрәк бакча карачкысын каян ияртеп кайттың? Арысландай асыл улкаема юл чатындагы оятсыз фахишә тагылмагандыр бит? Бигрәк чирләшкә икән үзе. Катырак җил чыкса, очыртып алып китәр, билләһи!” – дип, затсызланып, алагаем зур күкрәкләрен селкетә-селкетә шаркылдады. Мондый кимсетүне көтмәгән самими кыз баланың гөнаһсыз күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, авырттырып уймак иреннәрен тешләде. Көтелмәгән хәлдән бермәлгә аптырап калган Малик телгә килде. Ярсуын көчкә тыеп:

– Әни, ни сөйлисең? Сәлимәне кимсетүдән тукта! Син уйлаганча фахишә түгел ул, бер дигән намуслы кыз. Безнең авылга эшкә билгеләнде. Чәчтараш булып эшләячәк, – диде. 
– Чәчтараш та булдымы һөнәр? Сакал-мыектан бет чүпләүче, кайчы белән җон кыркучы була инде алайса, ха-ха-ха! Бу пәри табагачы, кәефемне бозып, ахшам күләгәседәй каршымда селкенеп тормасын! Хәзер үк чыгып китсен! – дип шәрран ярды. 

– Әни, Сәлимә беркая китмәячәк. Өзелеп сөйгән кызым ул. Киләчәктә гомерлек ярым булачак. Улың өчен җанын ярып бирергә әзер торган саф күңелле туташны юкка кимсетәсең. Газиз улыңның мәхәббәт тулы йөрәгенә салкын хәнҗәр кадавың турында уйлап та карамыйсың. Хәзер үк Сәлимәдән гафу үтен! 
– Үтенде ди менә! Нәрсә сөйлисең, тиле? Гернадирдай буй-сынлы азамат улыма йолкыш кычыткан чыпчыгы пар буламыни соң? Кием-салымын гына күр хәчтерүшнең. Талчук базары чүплегеннән киенеп кайткан ахрысы. Бу шөкәтсез үрдәк бәбкәсенең ни бите, ни кү...е. Казык башына элеп киптергәннәрме әллә үзен? Салиха әбиеңнең кәҗә тәкәсеннән дә тәбәнәк бит бу. Үпкәсе “чахотка”лыдыр, мөгаен. Берүк чире безгә йога күрмәсен! Әйт үзенә, шайтаныма олаксын! – дип җикеренде. 

Сөйгән кызы алдында адәм мәсхәрәсенә калган Маликның чиктән тыш ачуы кайнап чыгып, киң күкрәген яндырып менде, сулуы капты. Гаҗизләнеп, тәрбиясез анасына бер тутырып карады да:
– Ярар, синеңчә булыр, әни. Күз алдыңнан китеп олагырбыз. Илдә чыпчык үлмәс. Эшләрбез дә ашарбыз. Моннан соң газиз балаңның нурлы йөзен бер күрергә тилмерерсең! Тавышымны ишетергә зар-интизар булырсың. Үкенерсең, тик соң булыр, – диде. – Әле дә ярый әти син уйнаган трагикомедияне күрми калды. Кемнең кем икәнлеген бер күрүдә чамалар иде... 

P.S. Малик ничаклы ялынса да, зәһәр холыклы анасы тынычлап яшәргә ирек бирмәс дип уйлап, Сәлимә аның белән чәчен-чәчкә бәйләүдән баш тартты. Яралы йөрәген учына кысып, туган ягына кайтып китте. Малик, җан сөйгәне белән аралары өзелү кайгысын, шешәдәшләр табып, чәркәханәдә атна буе юды. Аракы сөременнән кызган килеш, ярсуын тыя алмыйча, берәүнең башына шешә белән кундырды. Бәхетсезлегенә күрә, корбаны шундук җан тәслим кылды. Мәхкәмәдә Маликны биш елга төрмәгә утыртырга, дигән карар чыгардылар. Соңгы сүз алган тоткын: “Әни, син мине морально үтердең. Бәхетемне тереләй җиргә күмдең. Яшәвемнең мәгънәсен күрмим. Камерада үз-үземә кул салачакмын”, – диде. 

Улының рухи газаптан әрнешкән йөзен, өметсез күз карашын күргән әтисенә суд залында инфаркт булды. Өрлектәй ире белән газиз улын вакытсыз җир куенына салганнан соң, өсте өстенә өелеп килгән хәсрәтеннән йөзе саргайган, ябыгып шыр сөяккә калган Мәликә икенче елын онкология хастаханәсе юлын таптый. Терсәк якын да бит, тешләп булмый...

Хәмидә Гарипова.
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading