“Розаның кызы туган”, – дигән хәбәр авыл буенча бик тиз таралды. Авыл халкы моны ишетеп сүзсез калды дияргә була. Берничә ай гына гомере калган Роза, йөкле булган икән бит. Бер ай элек хәле көннән-көн авырая дип апасы аны шәһәргә алып киткән иде. Бу яңалык Розаның әти-әнисен дә аяктан екты. Чөнки алар да кызларының йөкле икәнең белмәгән.
Роза кечкенәдән сәламәтлеккә туенып үсмәде. Соңгы тапкыр хастәханәдә булуында да аңа өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәделәр. Авыру кыз булса да, аның сөйгән егете Ренаты бар иде. Ренат үзенең нинди кызны яратуын бик ачык аңлый. Шулай да күңеле гел Розага тартылды. Алар бер-берсе белән очрашып йөрүләрен кешедән яшерергә теләде кебек. Бары тик бик якын дуслары гына бу хакта белә иде.
Авыл хылкына: “Баланың әтисе кем икән?” – дигән сорау тынгы бирмәде. Шулай да без капчыкта ятмый дигәндәй, баланың әтисе бик тиз ачыкланды. Ләкин Ренат кына Розаның әти-әнисе янына барып кызның кулын сорарга ашыкмады. Хәтта, Розаны бала тудыру йортыннан каршы алырга да бармады. Чөнки аңа апасы белән әнисе көн дә бер сүзне тукыды: “Безгә, авыру кыз кирәкми!”. Ә Ренат әллә алардан курыкты, әллә яратуы шул кадәр генә булды Аслуны да, яңа гына туган кызын да онытырга теләде.
Розаның әтисе Илһам абыйга баш иеп Ренатлар бусагасын атлап керергә туры килде. Нишләсен, кызы хакына тагын бер тапкыр хурлыкны узарга кирәк иде аңа. Никтер Илһам абый: “Үзем барып сөйләшсәм, Ренат кире уйлар”, – дигән уй белән яшәде. Ялгышты, әти кеше. Ренатлар йортында аны шул кадәр хурлыйсыларын белсә, Илһам абый ул якка борылып та карамас иде. Ренатның әнисе Зифа, улына авыз ачарга да ирек бирмәде. “Миңа чирләшкә килен кирәкми. Мин улымны авыру хатын карап ятарга дип үстермәдем. Ул үлеп китсә, безгә аның кызын да карарга кирәк булачак. Кызыгыз да, оныгыгыз да үзегезгә булсын. Улыма сау-сәламәт хатын табып бирәчәкмен”, – дип агуын чәчте Зифа. Ул вакытта ана кеше улының дөньядагы иң бәхетсез кешегә әйләнәчәген, белми иде шул әле.
Илһам абый Ренатлардан чыгып өенә ничек кайтып җиткәнең хәтерләми. Ул авыз эченнән: “Кызымны да, оныгымны да беркемгә бирмим. Үзебез тәрбиялибез, үстерәбез. Әле без төшеп калганнардан түгел. Барыгыз да күрерсез менә дигән кыз үстерәчәкмен”, – дип кабатлады.
Ходайның рәхмәте, бала тудырганнан соң Розаның хәле көннән-көн яхшыра башлады. Аңа кызы Айгөл өчен яшәргә кирәк иде шул. Бер елдан соң хастәханәгә күренергә баргач, табиб аны: “Сез сау-сәламәт, башка безгә килеп йөрмәсәгез дә була”, – дип куандырып кайтарды.
Айгөл инде тырышып тәпи йөрергә, беренче сүзләрен әйтергә өйрәнә иде. Әби-бабасы аны кулларыннан да төшермәде. Торсалар да, ятсалар да оныклары дип яшәде.
Ренатның гына тормышы кызыксыз иде. Үзенең ир-ат булып, бәхете өчен көрәшмәве аңа тыңгылык бирмәде. Ул башта ял көннәрендә эчү гадәтен кертте. Шуннан инде эштән дә салгалап кайта башлады. Әнисе әле бер, әле икенче кызга димләде. Ләкин Ренатка гына алар кирәкми иде.
Кызы Айгөлгә бер яшь тулгач, Ренат Розаның кулын сорап Илһам абыйларга килде. Никтер Ренат үзен гафу итәчәкләренә бик ышанган иде. Ләкин Илһам абый аны өенә дә кертмәде. Минем: “Сиңа бирерлек кызым да, оныгым да юк. Юлында бул”, – диде ул аңа. Әлеге көнгә кадәр Ренатны, гафу итәрләр дигән өмет яшәтсә, хәзер инде ул өмете дә калмады. Аның бөтен дуслары гаиләле, балалар үстерәләр. Ә ул ялгыз. Монда хәтта, гаепләрлек кеше дә юк. Барысы өчен дә үзе генә гаепле. Әнисен гаепләр иде, ир-ат башы белән әнисе сүзеннән чыгалмыйча яшәвен бик яхшы аңлый. Хәзер ул, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитеп эчеп кайтканда гына үзен рәхәт хис итә. Башта бер көн эшкә бармыйча өендә эчеп ятса, вакыт барган саен бу көннәр арта гына. Акрынлап ул гомумән эшкә бармас булды. “Рәхәт бит”, бернәрсә турында уйлыйсы юк.
Көн артыннан көн уза, Ренатны әле кибет янынан, әле ындыр артыннан кайтарып ташлыйлар. Кызы Айгөлнең башта балалар бакчасына, шуннан мәктәпкә киткәнен күзәтте. Хәтта, урамда кызын күргәч янына барып сүз катмакчы булды, бала гына сакалга баткан, аракы исе аңкып торган ир-аттан куркып елады. Зифа да, үз куллары белән улының бәхетен җимергәнең бик яхшы аңлый, терсәк якын, тешләп кенә булмый шул.
Бүген улының кызы Айгөлнең никахы. Ренат әти кеше булып никах түрендә утырыр иде, ә ул кибет ишек төбендә йоклап ята. Иртәдән үк: “Кызымның никахын бәйрәм итәм”, – дип әнисенең пенсиясен талап алып чыгып китте. Никләр генә телемне тыймадым да, никләр генә улымның бәхетенә каршы төштем, дип елый бүген Зифа карчык. Туй машиналары авыл урамын яңгыратып кычкыртып узганда Зифа: “Гафу ит мине кызым, бәхетле бул”, – дип дога укып калды.
Комментарийлар