16+

Әниләрен урамга куалап чыгардылар

Кайчандыр Надирәдән дә бәхетле кеше юк иде. Яраткан эшендә эшләде, яраткан кешесе белән яшәде. Җәйге ялларын бергәләп кайда гына үткәрмәделәр алар. Таныш-белешләре дә: «Бу Сайгановлар бармаган ял йорты калдымы икән әле?» - дип шаярталар иде. Аларның күршесе булган  танышым Вәсилә дә мактап туймады үзләрен.

Әниләрен урамга куалап чыгардылар

Кайчандыр Надирәдән дә бәхетле кеше юк иде. Яраткан эшендә эшләде, яраткан кешесе белән яшәде. Җәйге ялларын бергәләп кайда гына үткәрмәделәр алар. Таныш-белешләре дә: «Бу Сайгановлар бармаган ял йорты калдымы икән әле?» - дип шаярталар иде. Аларның күршесе булган  танышым Вәсилә дә мактап туймады үзләрен.

Надирә белән бер-берсенә эч серләрен сөйләп, киңәшләшеп яшәде алар. Моннан берничә ел элек Вәсилә бердәнбер кызын югалткач та, күршесе аның терәге, юатучысы булды. Аннары Надирәнең ишеген дә бер-бер артлы кайгы җиле шакый.

Башта әнисен соңгы юлга озата. Аннары ире Сәгыйть хатынын икесе бергә салган йортларын сатарга күндерә. Акчаларының күбесен кызларына бүлеп бирәләр. Сәгыйть, калган акчасын кесәсенә салып, үзеннән ун яшькә яшьрәк хатынга китеп бара. Кызлары да беркайчан шөкер итә белми торганнардан булып чыга, җитмәсә. Ата-ана матур киендереп, тәмле ашатып үстерә үзләрен. Җәйге ялларын да әби-бабалары янында түгел, лагерьларда үткәрә кызлар. Мәктәптән соң акча түләп югары уку йортларында укыталар, туйлар ясыйлар.

Өчәр бүлмәле фатирларда яшәсәләр дә, соңгы бер-ике елда әниләренә тынычлап яшәргә ирек бирми кызлар. Аның ике бүлмәле фатирда берүзе яшәвенә эчләре поша башлый. Янына да хәл белергә түгел, ә фатирын сатарга кушып тавыш чыгарырга гына киләләр. Күршеләре Вәсилә аларның әниләрен мәсхәрәләп кычкыруларына түзә алмыйча яннарына кереп, аңлатып та карый. Ничек кенә рәнҗесә дә, Надирә кызларын каргамый. Елый-елый: «Ичмаса, теге чакта юл һәлакәтендә барыбыз бергә беткән булсак, мондый хәлләрне күзләрем күрмәс иде», - дип еш такмаклый хатын.

Балалары мәктәптә укыганда ял итәргә барган җирдән бик каты юл һәлакәтенә очрый алар. Надирәнең күзләрен ачуга әйткән беренче сүзе: «Балалар исәнме?» - була. Ана кеше өч ай буе хастаханәдә көне-төне кызлары яныннан китми. Аларның кыл өстендәге тормышларын саклап калу өчен шактый акчалар түгәләр. Әнә шул балаларының икесе дә таш бәгырьле булып үсүенә гаҗәпләнә Надирә. Бүген инде үзләре ана булган кызлар әниләрен яшәү урыныннан мәхрүм иттеләр. Әтиләре Сәгыйтькә йөрәк өянәге булганнан соң, аның яшь хатынга кирәге калмый.

Кире хатыны янына әйләнеп кайтырга горурлык дигән нәрсә комачаулый, күрәсең. Кызларга бу җитә кала. Алар әниләренең ике бүлмәле фатирын саттырып, әтиләренә бер бүлмә алып бирәләр. Үзләренә дә аннан өлеш чыгаралар. Әниләренең язмышы гына борчымый үзләрен. Надирә урамда кала. Әле аңа 57 генә яшь. Үз көнен үзе күрер хәлдә булса да, гомер буе эшләп тапканнарының бер мизгелдә юкка чыгуына нык борчыла ул. Балалары өстеннән суд юлларында йөрүдән хурланып, үзенең туганнары яшәгән Волжск шәһәренә китәргә мәҗбүр була. Инде кызларның үз балалары да буй җитеп килә. Әниләренең шундый мәрхәмәтсез булуларын күреп үскән ул балалар киләчәктә аларга шәфкать күрсәтерме, әлегә билгесез.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэкэ тугел конен сезми, аты арык арбасы ватык, алла боерса барсыда курэчэк, чэчкэнне урмый калган кеше юк. Килер бер кон, кайдан килгэнендэ белмэслэр, ходай барсын куруче, белуче. Ана рэнжетеп рэхэт кургэн кешене кургэнем юк эле. Ходай барсын тигезлэр, бераз вакыт кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кабэхэтлэр

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ул хатын үзе пешмәгән булган инде, ярып чыгармыйча үзләрен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ничек инле этилэренэ Бер булмэле квартир алып бирэлэр,а энилэре урамда кала

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин генэ надан анлап бетермимме,ничек алар энилэренен квартирасын сата алалар,ялган документ белэнме,яки энилэрен алдалап кул куйдырыпмы?Алай дисэн,акылын жуя башлаган 80 яшьлек карчык тугел бит ул.Эллэ ире чыгып киткэч,саташа башлагамы бераз. Монда нинди хурлану турында суз бара.Хурлыкнын ин зуры кызларына тошэчэк.Аллаһ Тәгалә кичерсен,тик уз балаларыннын алай мыскыллавын жэзасыз калдыру узе зур гонахтыр.Башкаларга гыйбрэт булсынга гына да ботен акчаларын суд юлында бетертергэ кирэк.

            Мөһим

            loading