16+

Әниләрен ярты чиләк бодай өчен 12 елга каторгага сөрәләр

Әлеге вакыйганы сөйләүче танышым да мондый кискен сүз әйтелүен көтмәгәндәй беразга туктап калды... Тик бик тиз ризалык белдереп баш селекте.

Әниләрен ярты чиләк бодай өчен 12 елга каторгага сөрәләр

Әлеге вакыйганы сөйләүче танышым да мондый кискен сүз әйтелүен көтмәгәндәй беразга туктап калды... Тик бик тиз ризалык белдереп баш селекте.

...Бу хәлнең ахырын ишетүгә, шул сүзне кычкырдым: “Кара син аны, кабахәтне!” 
Бик дөрес сүз таптың, дигәндәй. Үзегез дә укып карагыз әле, дуслар, сез дә минем белән килешерсез, шәт.

...Бөек Ватан сугышы елларында була бу хәл. Авыл хатыннары таңнан алып кара кичкә кадәр басуда эшләсә дә, өйгә бер уч бөртек тә алып кайтырга ярамаган чакларда. Ә алып кайтасы килә ул тормыш көчен үзләренә иңдергән бөртекләрне. Өйдә ач балалар бит! Күзләрен мөлдерәтеп сине көтеп алалар. И өмет белән сиңа караулары сабыйларыңның... Ә монда, басу капкасы янында, өеңә кайтуыңны сагалап торган әзмәвердәй кыр каравылчысы и тикшерә сине, и капшый! Кая яшердең, янәсе. 

Хатын-кызлар, аналар, фронтовик хатыннары менә шулай яшәгән көннәрдә була бу хәл. Каравылчы тикшерүе генә әз булып күренә влач кешеләренә. Махсус пүнәтәйләр, тентүчеләр төркемен өйләргә җибәреп тә эзләттерә яшерелгән бөртекләрне. Болары инде бот арасын, култык асларын, күкрәк тирәләрен, чәч толымнарын гына тикшерми. Идән асларына, чормаларга, караңгы чоланнарга, базларга төшә-төшә эзли. 

Биш балалы Мәхбүбҗамал өенә дә шундый тикшерү килә. Озак эзлиләр. Тик берни дә табалмыйлар. Әни кешенең шатлыгы сөенеч очкыннары булып күзләрендә чагылгандыр, күрәсең. Ә балачактан бер урамда уйнап үскән, бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган, ирләрен бергә сугышка озатып калган авылдашы, үзе дә пүнәтәйләр белән килгән Галия шул очкыннардан күп нәрсәне төшенә. Сердәш-ахирәт кыяфәтенә кереп, авылдашы янына килеп пышылдый: “Аңлыйм, җаным, аңлыйм. Биш тамакны туендырасы бар шул. Каярак яшергән идең соң?

Ул тирәгә икенче юлы үзем дә алып бармаска тырышырмын боларны. Әйт үземә генә!” Мәхбүбҗамал, хаинлыкны көтмәгән Мәхбүбҗамал, авылдаш дигән булып ышанып, утын-кәзәк әрдәнәләре ягына ымлый... Юха елан Галия шунда ук үзгәрә! Тикшерүчеләргә шунда ук кычкыра: “Тотыгыз, контраны, сәвит дошманын!”

...Мәхбүбҗамал һәм аның биш баласы өчен җирнең асты өскә әйләнә. Әни кешене утыннар арасыннан табылган ярты чиләк бодай өчен 12 елга каторгага сөрәләр. Ул шуннан кайтмый. Ә балалары төрле приютларга таратыла...

Нәсимә Садыйк.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул чордагы вакыйгалар хакында,бик сирэк,суз унаенда гына эни сойлэгэннэрне еш искэ тошерэм.Кайберлэрен шигъри юлларга да салып яздым.Эллэ балалар ачу тотып зыян салырлар дипме,эллэ куркулары вакытлар утсэ дэ бетмэгэнлектэнме,никтер бик аз сойлэделэр.Нэтижэдэ шундый кэбахэт жаннарнын жэзасыз безнен буын янында яшэп киткэннэрен белдек.Э дореслектэ,чыннан да зыян салмаган булыр идек дип эйтэлмим.Зурын салмасак та,бакчаларындагы яшелчэлэрен,утыннарын елга буеннан жыйдырткан булыр идек. Бу фашиист калдыгы Галия дигэннэренэ балалар куз яше тошкэнне белуче юкмы икэн,гыйбрэт очен языгыз эле. Совет властен сикереп яклаучыларг,ирлэре сугышта,ойдэ ач балалары,кене-тоне эшлэгэн хатынны 12 елга озату карары чыгаручы дэулэткэ карата нинди хис булырга момкин,эйтегез эле? Вакыты шул дигэннэргэ,шул ук каравылчылар,сэлэмэ бригадирлар,ятимнэр остеннэн мыскыллап яшэучелэргэ карата ник кырыс булмаганнар сон.Юк,белсэлэр дэ дэшмэгэннэр,чонки халыкны куркытып,кол итеп тотар очен алар кирэк булган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чып чын кэбэхэт бу

      • аватар Без имени

        0

        0

        Безнен эбидэ 400 грамм ашлык очен Свияжск тормэсенэ жибэрелэ,качарга жыена диеп аталар,ярты сэгатьтэн эбинен аклану кэгазе килэ .3бала,олысына 14 икенчесенэ9,оченчесенэ 7 яшь була,эни энесе белэн сенлесен устерде.Андый кабэхэтлэр булган,хэзер дэ бар алар ,серенне алып артына утыртучылар.

        • аватар Без имени

          0

          0

          И нигэ ошанып эйтергэ инде уф Алла,тапмаганнар бит и

          • аватар Без имени

            0

            0

            Танышлар, дуслар, күршеләр бер- берсен сата торган заман булган. Аллаһ сакласын, ул чор кабатланмасын иде.

            Мөһим

            loading