16+

Әниләренең җидесенә киленнәре бала тапты

Югалтулар адәм баласы тормышында күп була. Тик кайберсе белән килешәсе килми...

Әниләренең җидесенә киленнәре бала тапты

Югалтулар адәм баласы тормышында күп була. Тик кайберсе белән килешәсе килми...

Бу тормыш мәңгелек түгел икәнлеген дә беләбез. Уйламаганда бик якын кешеңне югалтасың, әмма бу югалту белән килешеп кенә булмый. Без дә менә ике ел элек 45 яшендә киленебез Гөлназны югалттык, ә күңел белән һаман да моңа ышанып булмый. Авыр чакта ярдәмләшеп яшәгәннәр белән хушлашу бигрәк тә авыр була икән. Гөлназ бик акыллы, мәрхәмәтле иде.

Раиф белән Варига апаның төпчек уллары Илфатка кияүгә чыкты. Алар бер-берсен яратып, санлап яшәделәр. Берсеннән-берсе матур ике ир балалары туды. Тормышлары түгәрәкләнеп кенә киткәч, әниләре Варига апа авырый башлады. Гөлназ каенанасын сабый бала караган шикелле карады. Варига апа биш баласына, килене Гөлназга да хәер-дога укып, якты дөньядан китте. Аннан соң озак та тормады каенатасы авырый башлады. Каенатасы озак гына авырганнан соң үлеп китте.

Төп йортта әниләре урынына калган Гөлназ иренең туганнарына һәрвакыт якты йөзле, тәмле телле булды. Гөлназ аш-суга бик оста иде. Авылда кунак чакырсалар, һәрвакыт табын әзерләргә аны чакырдылар. Аның һәрчак исеме “Безнең Гөлназ” булды.

Аның күңеле барлык кешегә дә шәфкатьле иде. Гөлназның әтисе Рафаил, әнисе Садыйка шундый акыллы тәрбияле итеп үстергәннәр иде аны. Менә шундый акыллы Гөлназыбыз апрельнең ямьле матур көнендә тормышның бөтен мәшәкатьләрен калдырып бакыйлыкка күчте. Гөлназны озату бик авыр булды безгә. Олы улы өйләнгән иде, әниләренең җидесенә киленнәре ир бала алып кайтты. Гөлназ беренче оныгын күрә алмады шул. Язган сүзләрем дога булсын, күңелгә һаман да син җитмисең, Гөлназ!

Гөлфия Галиева

Саба районы, Тенеки авылы.

Фото:https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading