16+

"Оныкларымны кайтарырга булышыгыз"

4 октябрьдән 5сенә каршы төндә зур гаиләнең тормышын икегә бүлә. Әлеге көнне Михаил һәм Ксения игезәк улларын һәм хатынның беренче никахтан туган кызын дәү әниләре Гөлсинә Калантаева белән бергә җәйге өйгә яткызалар.

"Оныкларымны кайтарырга булышыгыз"

4 октябрьдән 5сенә каршы төндә зур гаиләнең тормышын икегә бүлә. Әлеге көнне Михаил һәм Ксения игезәк улларын һәм хатынның беренче никахтан туган кызын дәү әниләре Гөлсинә Калантаева белән бергә җәйге өйгә яткызалар.

Үзләре мунчага йокларга кереп китә, барысы да гадәттәгечә. Гаилә өйләре төзелгәнче, әнә шулай көн күрә.
Төнлә Гөлсинәне этнең ачыргаланып өрүе уятып җибәрә. Бу вакытта мунчага якын килерлек булмый, бөтен дөньяны ут басып алган була.

— Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, улым соңгы сулышына хәтле чыгарга тырышып караган. Ничек ул ялкыннан качып котыласың, ди. Явыз ниятле адәм мунча ишеген арматура белән терәтеп куйган. Алар аннан берничек тә чыга алмаган, - дип елый-елый телгә ала Гөлсинә апа үзе.

Ирле-хатынлы Михаил белән Ксения тереләй килеш мунчада янып үлгән. Бик тетрәндергеч ул вакыйга. Моны хокук сакчылары да, янгын сүндерүчеләр дә бик ачынып искә ала.

... Гөлсинә улы белән кара риэлторлар аркасында фатирсыз калгач әлеге участокка күченеп килә. Барысын да яңабаштан башларга туры килә. Михаил Ксения белән таныша, бергә яши башлыйлар. Яшь гаиләнең игезәк уллары дөньяга килә. Өй төзү турында хыялланалар, Ксения тегүче булып эшләсә, Михаил төрле эшләргә ялланып эшли. Яңа йорт төзү эшләре тулы көчкә бара. Тирә-якта яшәүчеләр белән дус-тату яши алар. Әмма каршы якта ялгызы көн күрүче ирнең никтер Михаилга ачуы килә. Ни өчен аның бар да яхшы, тормышы шау-гөр килеп тора, ә мин ялгыз, янәсе.

— Барысы да көнчелектән, - ди Гөлсинә апа, - Ул кайчак Михаил янына керә иде, өй төзү эшендә булышты. Гел кабатларга яраткан сүзе дә бар иде, ник кайбер кешеләргә бөтен нәрсә бирелә соң ул. Безнекеләр яхшымы-яманмы, икәү, иңне-иңгә куеп йорт салу өчен тырышты, ишегалдында балалар чыр-чуы тынмады. Безнең шатлануыбызга ул кеше эчтән генә янып-көеп йөргән, күрәсең. Безнең барлык хыялларыбыз көлгә күмелде.

Хокук сакчылары яман ниятленең эзенә бик тиз төшә. Икенче көнне үк коточкыч җинаятьтә шикләнелүче ирне тоткарлыйлар.
— Әлеге факт буечна тикшерү идарәсе Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 нче маддәсе, 2 нче өлешенең "а" пунктында каралган “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү факты буенча” җинаять эше ачты. Шикләнелүче кулга алынды, - дип хәбәр итте безгә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
— Шундый адымга бару өчен кансыз, рәхимсез булу кирәктер, -дип елый Гөлсинә ханым, - Чөнки ут без йоклап яткан өйгә дә күчә ала иде бит. Әлеге хәлләрдән айный алмыйча йөргән арада, опека органнары өч оныгымны да алып китте. Тормыш итү өчен шартлар булмыйча, балаларны сезгә бирә алмыйбыз, диделәр миңа опекадан. Ә бу өйне мин кайчан төзеп бетерим, ди.

Михаил үләренә берничә көн кала, өй эчендәге эшләр өчен төзелеш материаллары алып кайтып куйган булган. Әмма эшен генә төгәлләргә өлгерми калган. Олы яшьтәге ханым өчен өй төзү хәлдән килерлек түгел. Әлегә өйнең каркасы гына бар. Халык: "Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы" дисә дә, бу эшнең ни икәнен үзе өй җиткереп караган кеше генә беләдер.

— Кодагыем белән элемтәдә торабыз. Анда хәзер 3 бала тәрбияләнә. Олысы Рита туганнарының приютта икәнен белгәч, ачынып елаган, Гуля апага балаларны бирмәсәләр үзем приютка китәм, аларны караячакмын, дигән. Оныкларымнан башка беркемем дә юк, алар өчен булса да, бу өйне төзекләндерү эшләрен төгәлләргә кирәк. Бу бит улым белән киленемнән калган истәлек тә. Оныкларым да приютта бик елый, сагынышалар икән,- ди Гөлсинә апа. 

Фаҗига урыны әлеге биләмәдә. Яшь гаилә янып үлгән мунча урынына Гөлсинә ханым аларның фотосын элеп куйган.
Өй төзү эшләрен ахырына кадәр җиткерү һәм яраткан оныкларын әбиләренә кайтару өчен волонтёрлар әлеге гаиләгә ярдәмгә килгән.
— Бу безнең иң катлаулы проектларыбызның берсе. мораль яктан да, чөнки яшь гаилә һәлак булган, балалары ятим калган, йорт та төзелеп бетмәгән, - диде безгә "Россия рухы" волонтерлык оешмасы җитәкчесе Юлия Хәкимова.

Йортны төзү эшләрен төгәлләү өчен шактый вакыт, эшче куллар, төзелеш материаллары һәм матди ярдәм кирәк. Волонтерлар параллель рәвештә опекунлык мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.
— Хәзер әби кеше үзенә опекунлык рәсмиләштерсен өчен вакытлыча фатир арендалап тору мәсьәләсен дә хәл итәрбез, дип өметләнәм, - дип сөйләвен дәвам итте "Россия рухы"
волонтерлык оешмасы җитәкчесе Юлия Хәкимова.

Әгәр шулай була калса, Яңа елны Гөлсинә Калантаева инде оныклары белән каршы алачак. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading