16+

Өйләнгән ирдән бала табарга телим

Мин өйләнгән ир белән очрашам. Аңа – 36, миңа 23 яшь. Талашкан чаклар еш була. Ләкин шундук дуслашабыз. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Ул мине башкага бирергә теләмәвен әйтә.

Өйләнгән ирдән бала табарга телим

Мин өйләнгән ир белән очрашам. Аңа – 36, миңа 23 яшь. Талашкан чаклар еш була. Ләкин шундук дуслашабыз. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Ул мине башкага бирергә теләмәвен әйтә.

Күптән түгел хатыны безнең мөнәсәбәтләр турында белде. Хатынының туган көне иде. Ә без икенче көнне күрешергә тиеш идек. Кичтән “сагындым, иртәгә көтәм” дип смс яздым. Шундук миңа шалтырату килде. Әмма телефонның теге очында дәшмәделәр. Мин кире шалтыраткач та тынлык. Хатыны икәнен шундук аңлап алмадым.

Төне буе йокламадым. Бик борчылдым. Иртән ул миңа шалтыратты. “Хатын барысын да белә, әлегә миңа язма, шалтыратма, ике айдан элемтәгә чыгармын”,  диде. “Ярар, мине генә ташлама”, дидем. Тик ике айдан соң да, ярты елдан соң да ул язмады, шалтыратмады.

Беркөнне ул шалтыратты. Күрештек, без кабат бергә. Яраткан кешемнән кыз бала табарга телим. Хатыныннан китмәсә китмәсен. Әмма уртак мәхәббәт җимешебезнең булуын телим. Мәхәббәтегез өчен көрәшегез, дуслар!

Фото: pixabay.com

Адилә, Казан.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шакшы...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Син акылына кил алай тэртипсез булырга кирэкми. Оят кирэк сина. гаилэ тормышын арасын бозып бэхетле була алмыйсын. Онытма шуны хатынынын и балаларынын куз яшьлэре рэнжеш булып тошэ сина. Беткэнме сина ойлэнмэгэн егетлэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тыгылма кеше тормышына,анла син анга кирәк түгел.Беренче хатын Аллаһтан,калганнары шайтаннан.Берәүне бәхетсез итеп бәхетле булган кеше юк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тиле

          • аватар Без имени

            0

            0

            Телим белән генә дөнья бармый бит әле. Ә ул баланың әтисез туасы килә микән? Балага тулы гаилә кирәк. Һәм ул баланы кеше итәргә кирәк, төрле белем һәм тәрбия, ә сез эгоист, мин телим... Син өйләнмәгән ирдән бала табып кара.

            Мөһим

            loading