16+

“Сагынмаган көнем юк...”

Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Сурия апа Исламованың бердәнбер улы – Нияз бик вакытсыз җир куенына иңгән.

“Сагынмаган көнем юк...”

Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Сурия апа Исламованың бердәнбер улы – Нияз бик вакытсыз җир куенына иңгән.

–    Яп-яшь бит, киленем Рәфидәмне әйтәм. Нияте булса, каршы килмим, үзем никах укытып, кияве кулына тапшырам. Бәхетле дә итәсем килә, улыма тугърылык саклап, минем янда яшәвенә дә сөенәм. Инсафлыгы бөтен аның, йөзе ак, – ди Сурия апа Исламова. 

Тормыш үз эзеннән бара...
Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Сурия апа Исламованың бердәнбер улы – Нияз бик вакытсыз җир куенына иңгән. Килене Рәдифә белән икесенең бәхетенә Илназ оныгы үсеп килә, ярдәмче! Алсинә оныгы инде кияүдә. Терлек асрыйлар, бакча үстерәләр, йорт-җирне төзекләндерәләр. 
–    Безнең йортта эш бетми, сеңлем. Киленем кайтканчы кими торсын, дип хәлдән килгәнен үзем эшлим. Илназ да башка балалар кебек урамда эт кумый, терлек арасында: печәнен сала, асларын чистарта, тирләп-пешеп тиресләрен түгә. Күңелендә уен кайгысы юк, әтисез үскәнгәме – тормыш җанлы, – ди Сурия апа. 

Менә, мәйтәм, рәхәт кайнана! Килен белән бер сүздә килешеп, ярдәмләшеп гомер итәләр. Сурия апа, җәй җитсә таң күзеннән болдыр идәнен юып куя, кышын чыгып кар көри әнә. Әни белән кыз кебек яшиләр.  

–    Бишәү үстек, 43 яшендә төпчек сеңлебез Сәрия үлеп китте. 26 ел авырды ул, кан чире... Ташламадык. Райондагы табиблар аны төрлечә дәвалады, белеп түгел, ишеткәннәрен, уйларын сынап. Әбиләр сукмагын да таптадык, үлән төнәтмәләрен дә күп эчте. Савыккан сыман иде, әйбәтләнде, кияүгә чыгып, ике бәби тапты. Чире көчәеп китмәсен, авырлык килмәсен дип, көн саен диярлек барып, эшен эшләдек. Яшәр өчен тырышса да яман чир җиңде. Биш елдан соң ире Әсхәт тә үлде. Нигез таралырга керешсә тиз тота икән. Ике баласы да гаиләле. Алар өчен дә ут йотам. Кайтып йөриләр, шөкер. Бер-берсен ташламауларына сөенәм, – ди Сурия апа.

“Сагынмаган көнем юк...”
Мәктәптән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесына зоотехник белгечлегенә укырга керергә ниятли ул. Имтиханнар бирә, укырга да кабул ителә! Китәсе көн килеп җиткәч, әллә нигә киреләнә – фермага сыер саварга төшеп китә. 

–    Төрле эш үтте кулымнан: лаборант, учетчик, ягулык салу ноктасында да, 8 ел авыл җирлеге идарәсендә хисапчы булып   эшләгәч, сыер саварга әйләнеп кайттым. Мактануым түгел, математикадан бик көчле идем. Укытучым Дилбәр апа ике баламны да укытты. Күргән саен: “Әй, Сурия, балаларың үзеңә охшамаган, йомшаклар”, – ди иде. Хәлим абыегыз белән ике генә бөртек бала үстердек. Хәзер үкенәм, балаларны ник ишлерәк тапмадык икән? Ике баламның берсе генә исән, – ди ул. 

Килен булып төшкән чакларын уйласаң...  Ике кайнаналы йортка килә ул. Җитмәсә иренең абыйсы да гаиләле, төп нигездә бәби үстерәләр. Өч килен, ике кайнана килешкәннәр бит, яшәгәннәр!

–    Абыйлар каршы якка йорт салып чыктылар. Карт әби дә бер елдан үлеп китте. Җайлы гына бармады тормыш. Хәлим абыегыз башта бер тамчы хәмер капмый иде. Тракторчы дусты кодалый торгач, өйрәнеп китте... Эчмәсә еллар буена да авызына да капмый, ялгышып йотып куйса икешәр атна да, икешәр ай да туктый алмый иде. Үзем әрсез идем, капкадан куып чыгарса, бакча ягыннан кайтып кердем, бакча ягыннан чыгып чапсам, капкага әйләнеп килдем, шулай яшәдек. Соңгы вакытларда бөтенләй хәмер капмады үзе. Мин аны яманламыйм, сагынмаган көнем юк. Өйдәгеләр күреп тора,  Хәлимне, әле Ниязымны искә алып елыйм. “Җитәр инде әби, без бар ич, бүгенге көн белән яшәргә кирәк” – диләр дә... Күңел елый бит, – ди Сурия апа.

Ипле тормыш үз эзеннән тәгәрәгәндә гаилә башлыгы эч авыртудан зарлана. Авыр күтәрүдән төшкәндер диеп, әбиләрчә яулык белән бәйләп куялар. Файдасы тими. Эче китәргә керешкәч, ир ашаудан кала.

–    Имән кадәрле кеше иде ул, пәхлеван гәүдәле. Эш пәрие! Бер көн эштән калмады. Күзгә күренеп сулгач, көчкә үгетләп, табибларга алып бардык. Кызыбыз да шунда эшли югыйсә. Тикшергәч, эчәкләренә инфаркт булган диделәр. Чирнең андые да бар икән. 7 сәгать операция ясадылар. Метр ярым эчәгесен кисеп алдык, каралып ук чыккан иде, диде табиб. Ике атнадан, хәле әйбәтләнмәгәч, Хәлимне икенче операциягә әзерләделәр. Хәлим: “Әй, тилмерепләр ятам ла шушында, авылга кайтып, терлекләр арасында эшләп йөрүләргә ни җитә!” – дигән иде. Авыл баласы! Хәлимгә икенче операцияне Казан табиблары кайтып ясады, юлны күтәрә алмас дигән шикләре дә дөрескә килде – кулларында өзелде. Бер сәгать тә үтмәде, әйләнеп чыктылар, йөрәге түзмәде, диделәр. 63 яшендә китеп барды, яшәрлек иде әле, яшәрлек, – ди әңгәмдәшем. 

“Күземнән җуймадым”
Сурия апа инде оныкчыклар сөя! Көннәре шатлык-сөенечләргә тулы, йөрәгенә ут булып утырган хәсрәте дә булмаса икән... 
–    Ниязымны үлгәнче онытасым юк. Бик сагынам. Чечняда хезмәт итте. Ул чакта бер ут йоттык. Башта Мәскәүдә, якында гына дип куандык. Ә аларны алты ай сугышка әзерләгәннәр. Чечняга җибәргәннәрен безгә әйтмәде. Апасына гына хәбәр биргән. Алар килеп әйткәч, җирне тырнап еладым, ышанасызмы. Хәлим белән телевизор каршысыннан китмичә, чиратлашып хәбәрләр тапшыруы тыңладык. Холкы бөтенләй үзгәреп кайтты... Мин үстергән Нияз түгел иде инде. Төн уртасында сикереп тора да: “Утны кабызыгыз!” – дип караул сала иде. Авылда калды. КамАЗда йөртүче булып эшләде. Озак йөреп кенә авыл кызына өйләнде. Зурлап туйлар үткәрдек. Ике балалары туды. Рәдифәдән бик уңдык без, – ди Сурия апа. 

 Күмәк хуҗалыклар бетеп, Нияз эшсез калда. Фермерларга яллана. Гаиләне туендырырга кирәк дип, терлекләрне дә күп асрыйлар. Нияз, йортта эш күбәеп, берничә көн эшкә чыкмый кала. Урынына кеше алалар. 

–    Барды да борылып кайтты. Күңеле төште. Анда-монда сугылып карады. Эшсезлектән алҗыды. Бер-ике көнлек кенә эшкә күңеле ятмады. Чечняда хезмәт итү дә ярсыткандыр, дим. Ул көнне Илназны машинасы белән мәктәптән алып кайтты. Капка төбендә, улым, әллә салгансың инде, дидем. Юк, әни, бер тамчы да капмадым, дип иелеп өрде. Аек, тик күзләре икенче иде. Хәзер уйлыйм, күзләренең нуры коелганга да миңа шулай күренгәндер, дим. Чәйләр эчкәч, Илназ белән дәрес хәзерләргә утырдык. Нияз терлекләр янына чыгып китте. Нишләсәк тә Илназ белән гел икәү бергә инде без. Ниязга булышырга дип, Илназ белән киенеп чыксак, абзар ишеге эчтән бикле. Әй, дөбердәтәбез. Оныгым абзарның арткы як ишегеннән кысылып керсә, әтисе шушы хәлне эшләгән... Чиләк төбен кыра торган пычагыма барып ябыштым. Үзем сузып салдым. Сөлек кебек. Тәннәре җып-җылы, сулышы өзелгән иде инде. Мин бит әле Нияз терлекләр янына чыгып киткәч, Илназ яныннан бүленеп, абзарга чыгып, танага су эчереп, кердем. Башка көннәрне бозауның чиләк төбендәге умачын ялып бетергәнен көтеп тора идем, бу юлы өйгә кереп киттем. Нияз ике чиләк тотып, терлекләргә он сала калды. Элмәккә менгәндә кулындагы чиләкләргә түгел, тана бозау яланып калган чиләккә баскан бит... – дип өзгәләнә әңгәмәдәшем. – Иртә китәсен сизендем күрәсең, эштән биш кенә минутка соңарса да эзләргә чыга идем. Тапмасам балаларга шалтыраттырам. Мин Ниязны бервакытта күземнән җуймадым. Кайтыр әле, дип, бервакытта да тыныч күңел белән ятып йокламадым. Югалтудан куркып яшәдем.

23 февральдә улына 40 яшь тула, ә 15 март көнне гомере аны әҗәле хөкеменә тапшыра. Сурия апа, 40 яшьлекне бәйрәм итәргә ярамый, дип өзгәләнсә дә, егетләрчә генә өстәл көйләгән Нияз, ул чакта мондый хәлләргә тарыйсын сизенмәгәндер әлбәттә. Тормышны җитди сынауларны кичсә дә, никтер бу юлысы сынган шул.
–    Рәдифә Илназны Кесарь кисүе белән тапты. Рәдифә районда калды, баласын шул көнне үк Түбән Кама шәһәренә җибәргәннәр. Әле бит авыл җирендә көне сәгате белән өйдә чыгып китеп тә булмый, ике көннән Илназны эзләп таптык. Бала реанимациядә, хәле бик авыр, диләр. Табиб коры, сөйләшеп тә тормый, дип кисәттеләр. Кереп тезләндем, үзем елыйм. Ялына торгач йомшарды бит. Тезләнгән җиремнән торгызды да урындыкка утыртты. “Без хәлдән килгәнчә тырышабыз, бер баланы да карап торып үтермибез”, – дигән сүзенә ышанып, балага кирәк-яракларны алып калдырдык та, кайтып киттек. Өйдә җан сыймый! Ике көннән тагын чыгып йөгердек.  Ике үрдәк белән казны да эләктердем, тавык та алдым, шулай асынып барып кердек. Авыл байлары, дип көлгән иде табиб. Мин дә сүзсез калмадым, минем байлыгым әлегә сезнең кулда, дидем. Баланы да күрсәтте. Илназның көпшә тоташтырылмаган җире калмаган иде, елап үләрлек. Ике атна буе апаратта кислород сулап яткач, әнисен чакырттылар. Менә шунда гына дөресен белдек. Тугач та кислородны артык биреп, баланың үпкәсен шартлатканнар, икән...  Рәдифә үзе дә: “Ярып алган хирург: “Кара исән бала иде, нишләде бу?” – дип аптырады. Шәфкать туташы башын да күтәреп карамыйча, бик күңелсез йөрде”, – дип сөйли. Шөкер, балабызны савыктырып кулыбызга бирделәр. Матур гына үсеп, егет булып килә!.. Алинәбез тәрбиячелеккә укыттык, әйткәнемчә тормышлы, – дип сөйли Сүрия апа. 
Тормышлары җитеш. Матур яшиләр. Хәсрәте көендерсә дә – язмыш язганы. Иңде шатлык-сөенечләре көннән-көн күбрәк сөендерсен, шуны телисе килә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading