Иртә уңмаган - кич уңмас, кич уңмаган - һич уңмас, дип кем генә әйтте икән... Динәнең дә шулайрак булды шул. Ни беренче, ни икенче ире белән яши алмады.
Берсе хисапчы, икенчесе агроном булып колхозга эшкә килгән иде. Буесыны менә дигән, сүзгә кесәгә керми иде Рәсим. Таныштылар. Кыз баланың башын әйләндерергә...
Иртә уңмаган - кич уңмас, кич уңмаган - һич уңмас, дип кем генә әйтте икән... Динәнең дә шулайрак булды шул. Ни беренче, ни икенче ире белән яши алмады.
Берсе хисапчы, икенчесе агроном булып колхозга эшкә килгән иде. Буесыны менә дигән, сүзгә кесәгә керми иде Рәсим. Таныштылар. Кыз баланың башын әйләндерергә күп кирәкме? Аннан, авылда сазаган кыз дигән исем күтәреп йөрүнең дә ни икәнен чамалый иде инде Динә. Озакка сузмый гына өйләнештеләр. Югыйсә егетенең эчкәли торган гадәте барын да белә иде. Айнытырмын дип уйлады. Булмады. Бүре баласын бүреккә салсаң да, шул инде... урманга карый. Эчмичә берәр ай йөри дә, аннан башын югалтып эчә торган булды. Менә-менә ире рәтләнеп китәр дә дөньялары түгәрәкләнер сыман тоелды. Әмма биш елдан артыгына чыдый алмады. Бала булса, бәлкем сабый хакына дип булса да яшәгән дә булыр иде. Тормыш барсын, кешедән ким-хур булмыйк дип тырышмады түгел. Абзарлары тулы мал булды. Сыерын да тоттылар, 5-6 баш үгез дә асрадылар. Алардан да бигрәк Рәсимнең әнисе тырышты. Яшәсеннәр генә - барысына да риза иде ана. Сабыр киленне үз кызыннан да якынрак күрде. Балалар хакына бер эштән авырсынмады - яз җитә башласа, каз-үрдәген, тавык-чебешен чыгартып бирүче дә ул иде. Киленнән уңса да, улы күз көеге булудан туктамады.
...Елдан артык ялгыз яшәгәч танышты Динә Фиркәт белән. Дөресрәге, бер мәҗлестә таныштыралар аларны. Ул да ялгыз, бу да ялгыз дигәндәй. Фиркәт озак еллар югары уку йортларының берсендә укыткан кеше. Авылга 80нең өске ягындагы әти-әнисен тәрбияләргә дип кайткан. Гаиләсе шәһәрдә калган. Аерылышуларының сәбәбе дә хатынының карт-коры белән мәшәкатьләнәсе килмәүдән булган. Ике җиткән кызы, хатыны, бер авыздан: «Безнең планнар башка», - дигәннәр аңа.
Никах укытып Динә бу йортка аяк басканда, иренең әнисе гүр иясе булган иде инде. Туксанын тутырып килүче әтиләре дә озак яшәмәде. Улы белән килененә хәер-фатихасын биреп, бакыйлыкка күчте. Бабайны гына түгел, алар белән бергә картайган өйне дә, каралты-кураны да, ихатаны да өр-яңадан бергәләп карады, ныгытты алар. Тормышлары да җай гына бара кебек иде. Әмма хатынның күңелен тырнап торган бер нәрсә бар: ир нигәдер, теге айда, бу айда дип, загска баруны һаман суза килә. Бара торгач, моңа Фиркәтнең апасы теш-тырнагы белән каршы икәнлеге ачыкланды. Әмма бәхетле парга бу гына киртә була алмый. Дүрт еллап яшәп тә бала булмагач, алар инде табибларга язылып, гаиләнең киләчәген планлаштыра башлады. Тик көннәрдән бер көнне, инсульт булып, Фиркәт реанимациягә эләкте. Хәле мөшкел. Үлем белән тарткалашып 5 айлап ятты ул анда. Унга якын операция кичерде. Аннан соң да өй белән сырхауханә арасында шактый йөрергә туры килде.
Фиркәтнең хастаханәдә икәнен дә, бик озак вакытлар аңына килә алмый ятуын да, Динәнең көн-төн аны тәрбияләвен дә белә идем. Шуңа күрә дә бер көнне йөзләре сулып, боегып калган танышымны күргәч, башта сорарга куркып тордым. Шикләнүем юкка булмаган: Фиркәтне җирләгәннәр икән.
- Динә күргәннәрне бер генә сериалда да очратканыбыз да, бер генә җирдә укыганыбыз да юк. Тормышта мондый кешеләр дә була икән дип шаклар катып торабыз, - дип сүзгә кушылды шулчак аның янәшәсендәге хезмәттәше.
Хәлләре мөшкел булган икән шул. Динә Фиркәтне саклап сырхауханәдә ятканда ук иренең Казанда яшәгән апасы мал, йорт бүлә башлаган.
- Дөрес, иремнең башка туганнары да бар. Алары хәлгә керә белә, кешечә сөйләшә-аңлаша торганнар. Телефоннан булса да хәлен белешеп тордылар. Ә менә монысы зәһәр, - ди Динә. - Авылга кайтып, бикле өйне ватып кереп, бөтен кирәкле документларны, өйгә янкорма, абзар төзегәндә алган кредит чекларына кадәр алып киткән. Өйгә яңа йозак элгән. Баздагы бәрәңгене алып китүенә ярар дияр идең инде, ике зур суыткычка да бик салган. Андагы күркә, сарык, каз итләре дә шактый кимегән иде... Сырхауханәгә килеп тә тавыш чыгарып йөрде. Бик ваклану булса да әйтим, без сырхауханәгә кергәч, тәлинкә, калаклар алып килгән иде. Берничә көннән: «Бу минем калаклар түгел, минекеләрне урладың», - дип тавыш куптарып, аларны да алып китте. Раскладушка белән дә шулай ук булды. 10 көннән, «Идәндә йокла!» дип, анысын да алып китте. Иремнең түләү картасыннан «чит кеше», ягъни мин файдалана дип, аңа да «бик салды»...
Сөйләсәң - сүз, төртсәң - күз дигәндәй, күрмәгәннәре калмаган икән. Дүрт ел буе бу йортта мин хезмәтче булып кына тордым микәнни, дип өзгәләнә хәзер Динә. Ул йортта дилбегәнең иренең апасы кулында икәнен тора башлауга ук сизенә югыйсә. Кешегә генә белгертми.
- Авылга кайткан саен эссе мунчаларда икешәр тапкыр массаж ясаучы да мин идем югыйсә аңа... Җитмәсә: «Ул хатынга алмаш әзерли торыгыз, мин аны эштән кудыртам», - дип, җитәкчемә шалтыраткан. Ярый әле җитәкчем гадел хатын. Авызын бик тиз томалаган тегенең. Аннан, минем әти-әнием белән ник булышырга? Аларны мыскыл итеп, мине «аферист», әтиемне «разбойник» дип атап, авылыбызга хат язды. Мәчет юлында йөргән әтием, шушы хәлләрдән соң авырып, хастаханәдә ятып чыкты. Әти-әниемнән күргән ярдәмне без беркемнән дә күрмәдек. Иремнең 50 яшенә буаз тана бүләк итмәкчеләр иде. Абзарны да шуның өчен дип төзедек...Кыскасы, энесе янына ярты литрлы банка белән салкын аш күтәреп килүче апабыз (анысы да ничә тапкыр гына булды икән?) бөтенебездән гаеп эзләде, бөтенебезгә җитте... - ди Динә, авыр сулап.
...Реанимация бүлегеннән чыгып, палатада бер ай ятканнан соң, Фиркәтнең әтисенең сугыш ветераны буларак алган район үзәгендәге фатирына кайталар. 20 көннән соң шул фатирга тагын кулларын селтәп, апасы кайтып керә. Бер пеленка гына алып кайтса да ярдәм булыр иде. Юк. Машинада бер торт булган икән... Анысы да калган. Соң, алла бәндәсе, урын өстендәге Фиркәткә шул кирәкме? Җитмәсә, пеленка иснәп йөри башлый. Иснәрлек бер әйбер юк. Динә кебек чиста хатынны табарга кирәк әле. Әйткәләшә торгач, ярсыган кунак Динәгә китереп сукканын сизми дә кала. Динә дә бер яңакка сукканга, икенчесен куеп тормый. Энесе исән көйгә мал бүләргә йөрүе бит. Үртәлүенең чамасы булмый. Иң аянычы шул, бу «тамаша» бер авыз сүз әйтә алмаган Фиркәт күз алдында бара. «Ярар алайса, монда калыгыз да энегезне үзегез карагыз», - ди аларга Динә, эш болайга киткәч. Әмма шул сүзне ишетүе була, айга-вайга куймый чыгып сыза теге... Күренеп тора, бу юлы да хәл белергә кайтмаган. Ниндидер хикмәт белән йөрүе. Соңыннан ишетелә: Динәнең беренче ире белән кафеда очрашырга сүз куешканнар икән. Аңа каршы компромат җыеп йөрүе булган. Икенче көнне моны беренче иренең әнисе җиткерә. Чөнки каенанасы белән аралары элек ничек булган, хәзер дә шулай - әни белән кыз кебек кала аларның. Эчкечегә 100 грамм бирсәң, анасын сатып җибәрә, дип уйлагандыр инде.
- Ырым-шырым белән дә баш катырды апалары. Фиркәт реанимациядә ятканда, бер килүендә мари әбиләреннән өшкертеп су, күкәйләр алып килде. Менә бу күкәйләрне зиратка алып кайтып күм дип, миңа бирә. Курыктым. Авылга кайткач, абыстайга шалтыратып сорадым. «Ярамый, балам, берәр агач төбенә күмеп куй», - диде. Мин җитешкәнче, апасы үзе кайтып, зиратка илтеп күмде шуларны. Чегәннәргә дә йөргән...Безнең фотоларның башын кисеп алып, ниндидер ырым-шырымнар ясап йөргәннәрен ишеттерделәр...
Ике көннән Фиркәтнең хәле тагын авырая. Тагын хастаханә. Аннан чыккач, җиде ай буе хастаханә юлында йөреп тәмам алҗыгач, бер атна булса да хәл алырмын дип: «Энемне карыйм, дидегез, килегез», - дип, иренең апасына шалтырата Динә. Үзе авылга кайтып китә. Дүрт көннән килсә, үз күзләренә үзе ышанмый. Иренең авызлары канап каткан, иреннәр ярылган, ис...
- Карамаганнар. Торымнан-торымга әйләндереп яткыра торган идем. Анысы да булмагандыр. Елый-елый юындырдым. Җомга килермен дип, тагын кайтып киттем. Икенче көнне абыйсы шалтыратып әйтте, Казанга алып киткәннәр. Бер атна дигәндә үлде дә. Хастаханәдә ятканда ук: «Ирегез сез яхшылап тәрбияләгәнгә генә яши», -дип әйтә иделәр шәфкать туташлары. Төшемә керде Фиркәт: «Сиңа әйтер сүзем бар», - ди. Әйтмәкче була, шулчак апасы, «Тыңла!» - дип, кызын төртеп кертә безнең янга. Аны куып кына чыгарам, «Тыңлап тор», - дип, җизнине кертә... Уянып киттем. Телләр аңкауга ябышкан... Фиркәт шулай интегеп ятамы икән инде дим...Нәкъ шул вакытта ирем өзелгән булган...
Өч көн буе моргта ята мәет. Апасы Фиркәтнең бөтен дусларыннан акча җыеп, «ярдәм» алып бетермичә, моргтан алмый энесен.
- Акчаны җыюын җыйды - ни чардуган куйса, ни җидесен, ни 40ын үткәрсә икән... Өчесен, җидесен өйдә үзем уздырдым. 40ын күрше авылда яшәүче әти-әни йортында кайтып уздырырга туры килде, чөнки ул вакытта мине инде өйгә кертмәделәр. Җидесен үткәрүгә үк абыйсы: «Үз әйберләреңне алып кит, син барыбер монда тора алмассың. Торырга бирмәсләр», - дигән иде. Ирем исән чакта ук: «Бу йорт безнеке. Анда эзең булмасын!» дигән смслар җибәрделәр. Иремнең вафатына өч ай...Кичә әти-әнием белән бергәләп иремнең каберенә чардуган белән истәлек ташы куеп кайттык. Бездән калмасын... - дип сөйли Динә.
...Марттан бирле ул йортка аяк басканы юк Динәнең. Икенче урамда үзе кебек ипле, иманлы, тыйнак бер әбидә фатирда яшәп ятуы. Әле шулай да тынгы таба алганы юк бичара хатынның. Өйдән теге әйбер югалган, бу әйбер югалган, дип кеше аша исемлек җибәреп яталар... Хәзер инде бер нәрсәгә дә исе китми Динәнең. Барысына да җавабы әзер аның: «Күрәчәгем булгандыр...»
Комментарийлар