16+

“Шундый” кыз кирәк булса, менә бу кыз синеке булыр...

...Сугыштан соңгы елларда авыллардагы Сабан туйлары хәзерге кебек барысы да бер көнне түгел, төрле көннәрдә булып, кунакка йөрүләр була иде. Килгән кунаклар арасында кызлар-егетләр дә була бит инде. Шул кунак кызларны белгән, алар авылыннан килгән бер егет миңа кызык сорау бирде.

“Шундый” кыз кирәк булса, менә бу кыз синеке булыр...

...Сугыштан соңгы елларда авыллардагы Сабан туйлары хәзерге кебек барысы да бер көнне түгел, төрле көннәрдә булып, кунакка йөрүләр була иде. Килгән кунаклар арасында кызлар-егетләр дә була бит инде. Шул кунак кызларны белгән, алар авылыннан килгән бер егет миңа кызык сорау бирде.

“Сиңа нинди кыз кирәк? Әгәр “шундый” кыз кирәк булса, менә бу кыз синеке булыр”, – диде. Бу, чыннан да, “шундый” кыз булып чыкты.

Без аның белән Арча Сабан туенда очрашырга сүз куешып, анда очрашкан идек. Сабан туеннан соң, әнинең туган авылы Арчадан биш чакрым ераклыктагы авылга кайтырга кирәк. Шул авылдан килгән йөк машинасының кузовына сыя алган халык, минем килгән абый да, шул машинада кайтып китте. Без икебез генә калып, җәяүләп кайтырга чыгуыбыз безнең өчен бигрәк тә шифалы булып чыкты. Ярты юлны җәяүләп кайткач, каршыга җигелгән ат килүе күренде. Машина белән кайтып киткән абыебыз безнең каршыга килә икән.

Армия хезмәтенә киткәнче, колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшләгәндә, кичләрен колхоз үзәге булган күрше авылга нәрәт алырга бара идем. Шушы авылның егетләр ярата торган Рәйсә исемле кызы белән танышып киткән идек. Соңыннан алар гаиләләре белән Казанга күченеп яши башласалар да, авылдагы безгә орынып торган туганнарга кайткалап йөри иде.

Кич йөреп кайткач, ипи белән сөт ашап утыра идем, тәрәзәгә шакыдылар. “Күршеләргә Рәйсә кайткан икән, керәсеңме?” – диләр. Кердем инде, әлбәттә. Ул елларда урманда чикләвек күп була иде. Урманнан җыеп алып кайткан бер капчык чикләвекне кәшәнкәсеннән аралап, сатарга алыр барырга дип чистартып утыралар. Мин дә аларга кушылдым. Шул вакытта өй янында йөргән тавышлар ишетелә башлады. Почмак яктагы тәрәзә шатырдап ачылу белән тәрәзә янындагы өстәлдә Рәйсә Казаннан алып кайткан, бауга тезелгән сушкиларның сузылып чыгып киткәнен күреп калдык. Үзенә күрә кызык, көлке яки явызлык белән йөрүчеләр. Яшьләр арасында булгалый бит инде.

Шул ук көндә өлкән яшьтәге ферма каравылчысының йокымсырап яткан вакытында аның өстенә бер чиләк салкын су сибеп киткәннәре дә билгеле булды. Андый яшьләрнең гомерләре күбесенчә фаҗигале рәвештә тәмамлана, бу яшьләрнеке дә шулай булып чыкты.

Ул елларда клуб юк. Әниләр каядыр киткән булса, ул йорттагы яшьләр аулагыйлары була. Кызлар белән кунып калулар да булгалый иде. Рәйсә белән безнең өчен дә шифалы аулагый булды инде. Бу турыда барын да язып бетереп булмас. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Исәнлек-саулык булсын. 

Рәфкать Ибраһимов, Казан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading