- Син этеңне ал инде, я берәрсен тешләр, - дидем мин эткә игътибарымны юнәлтеп. Ул читтән килгәннәргә өрмичә, бары тик күзәтеп кенә тора. Әйе, ул гади этләрдән нык аерыла. Овчаркадан зуррак гәүдәле, арт ягы, муены да калынрак. Ә аяклары нечкә. Тәпиләре этнекенә караганда зуррак. Ә аның күзләре... Үтә карый торган карашы, этнекенә охшамган күз карасы ирексездән курку хисләре уята. Этнең әлеге карашыннан аркаларым туңып китте.
- Витек, бу эт түгел бит, бик тә бүрегә охшаган, - дидем мин.
- Син хаклы. Бу эт түгел, Канада бүресе.
- Кайдан инде ул сездә?
- Бу бик озын тарих. Сез башта ут бирегез, аннары сөйләрмен.
- Ярар, килештек, - дидем мин.
Витек бүрене чишеп алып, бавы белән бергә тотып сыерлар абзарына кертеп куйды. Без эшкә керештек. Бер сәгать дигәндә, өзелгән урынын таптык (аны юл кырыенда баткан трактор чыгарга азапланып өзгән булган), тиз генә кабельне ялгап, ферманы утлы иттек. Мин кабат сорауларымны бирә башаладым. Һәм Витя бүре тарихын сөйләп бирде.
Дүрт еллар элек Новосибирскидан күчмә зоопарк килгән, башка җәнлекләр арасында Канада бүресе дә булган. Ул шунда ике бала тапкан, әмма, нишләптер, аларны имезмәгән. Зооппарк директоры теләүчеләр бүре балаларын үзләренә ала алалар дип газетада игълан биргән. Менә безнең хуҗа берсен алган.
Икенчесенең язмышын Витя белми. Бүре баласына имезлекле шешәгә салынган сыер сөте ашатканнар. Көчкә исән калган ул. Аннары башта – пешкән, соңрак чи ит тә ашый башлагач, шактый ныгып, кулга ияләштерелгән бүре булып үсеп җиткән. Аңа Болгар дигән кушамат бирәләр, качып китмәсен һәм мал-туарга тимәсен дип, чылбырга бәйләп куйганнар. Өрергә өйрәнә алмаган, төннәрен улый торган гына булган. Ә бер ел элек җирле гади ишегалды эте белән “очраша башлаган”. Шул эт бүре оясында өч бала китергән һәм шулай ук ашатудан имезүдән, баш тарткан.
- Менә шулай! - дип өстәп куйды Витек. - Болгар балалары янына беркемне дә якын китермәде, тешләрен ыржайтып куркытып торды. Оясы астына өн казып, нәниләрен шунда күчереп, ниндидер могҗиза белән үзе чәйнәгәнен йотмыйча, кире чыгарып балаларын ашатты. Үскәч, ферма буенча чабып йөри башлагач, аларны тотып алып, милиция кинологларына бирделәр. Менә алар анда хезмәт итәләрдерме-юкмы – белмим, - дип, ул үзенең хикәясен тәмамлады.
Витя Болгарны сыерлар сараеннан чыгарып, элеккеге урынына бәйләп куйды. Вагоннан ризыклы кастрюль күтәреп чыгып, аны савытка салды. Болгар башта иснәде, аннары тәмләп ашый башлады.
- Болгар, син – чын әти, чын ир, балаларыңны ташламагансың, бүре булсаң да, - дип мактады аны Витек, ләкин сыйпарга җөрьәт итмәде. Уйга чумып бераз күңелсезләнеп торды да, өстәп куйды. - Ә менә мин алай булдыра алмадым. Яшьлек җүләрлегем – сугышкан өчен беренче срогымны алгач та, хатыным мине көтеп тормады, кызымны алды да китеп барды. Хәзер кайда икәнен дә белмим...
Машинага утыргач, шофердан кала барыбыз да тәрәзәгә карадык. Анда бездән ераклашып баручы кеше һәм бүре шәүләсен күрдек. Һәркем үз уен уйлады.
Комментарийлар