16+

"Син квартир өчен генә кияүгә чыктың дип талады..."

Бер дә язармын дип уйламаган идем. Ләкин бушанасым килә.

"Син квартир өчен генә кияүгә чыктың дип талады..."

Бер дә язармын дип уйламаган идем. Ләкин бушанасым килә.

Кешеләр, әти-әниләр өчен мин бик бәхетле бала. Яраткан эшем, ирем, балам бар. Әти-әни олылар, авылда яшиләр. Алар гел мине шәһәргә кудылар. Авылдагы бер генә егет белән дә йөртмәделәр. Яраткан кешем белән дә хушлашмыйча аерылдык. Белми дә калдым ни булганын. Ул минем яныма килми, аралашмый башлады.

Ул чакта сотовыйлар, интернет юк иде әле. Мин моны бик авыр кичердем. Өченче курста Казанда укыган чагым. Еладым да еладым. Аннан хәзерге ирем белән танышып киттек. Әниләр баштан ук никах турында сөйләшә башлады. Ирем миннән олырак. Әнисе белән генә яши иде. Дүртенче курста укыганда никах укыттык, язылыштык. Диплом алгач, ярты елдан улыбыз туды.

Каенанам бик усал кеше булып чыкты. Килгән беренче көннән үк син квартир өчен генә кияүгә чыктың дип таларга тотынды. Башта пропискага кертмичә җәфалады. Авылда әниләр дә мине пропискадан төшереп куйганнар!

Миннән сораучы кеше дә булмады. Бик озак кына вакытлыча прописка белән яшәдем. Ирем әнисенә сүз әйтергә курка иде. Җебеп аккан инде менә. Тагын елый башладым. Бер яктан сөйгән ярымны сагынып еладым, икенче яктан кияүгә чыгуыма үкенеп еладым. Балам да бик елак булды. Каенана әниләргә җибәрмәде. Анда сезнең больница юк, ирең янында тор дия иде. Әниләргә дә кайта алмаслык булдым. Белгертмәдем инде.

Биш еллап түзгәч, каенана кеше үлеп китте. Инде җиңел сулыш алам дигәндә, ир дигәнем үзен хуҗа итеп тоя башлады бит. “Син минем фатирда яшисең. Син тегеләй, син болай”. Әнисенең сүзләрен кабатлый. Бер китәм дип талпынып карадым. Әниләрне жәлләдем. Алар бит кеше ни әйтер дип куркалар. Кайткан саен: “И-и, бәхетең булды, Аллага шөкер”, – ди әни. Әнә фәләннең кызы әле дә кияүдә түгел, фәләннеке авылда калды, тилмерә дип, кешене күрсәтә... Эчемдәгесен йотам да, китеп барам.

Яраткан кешемә килгәндә, ул еракта, Себер якларында. Күрешкән юк. Өйләнгәнен ишеттем. Хәзер инде күп еллар үтте. Улыма 17 яшь. Ирем белән улым арасында гел конфликт, бер-берсен күрә алмыйлар. Ә кеше алдында без идеаль гаилә. Мәгънәсе нидә соң, күңелең рәхәтлек тоймагач?

“Сөйлисем килә” каналыннан.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading