16+

«Синең белән горурланып яшәрбез»

Штурм вакытында Илшат Шаһимәрдәнов каты яралана, әмма хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә.

«Синең белән горурланып яшәрбез»

Штурм вакытында Илшат Шаһимәрдәнов каты яралана, әмма хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә.

Танклар һөҗүм иткәч, һәлак була батыр ир-егет. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, ефрейтор, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның якыннары курку белмәс хәрби турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

«Эшләгән кешенең ашы да була»
Илшат Шаһимәрдәнов 1979 елның 6 февралендә Спас районы Чәчәкле авылында туган. Җирле мәктәптә тугыз сыйныфны тәмамлаган.
Авылдашлары әйтүенчә, Илшат абый башлангыч сыйныфлардан ук бик тыйнак, сабыр, эш сөючән була. 9нчы сыйныфтан соң җирле хуҗалыкта эшли башлый, төрле хезмәт башкара, маллар да карый, язын-көзен тимер атны – тракторны иярли, урып-җыю чорында кыр корабында басу-кырларны иңли.

– Әниебез Мәдинә, әтиебез Минсалихның биш баласы арасыннан өченчесе ул, – дип искә ала Миләүшә Гатауллина. – Мин иң олысы, аннан соң Гөлшат, Илшат, Илгиз һәм кечебез Гүзәлия. Сеңлебез 4 яшь тә 7 айлык вакытында авырудан үлеп китте. Бик авыр кайгы булды бу, әниебез шуннан соң бик озак үз-үзендә көч таба алмый йөрде. Илшат энем холкы белән әниебезгә ошаган. Бик юаш. басынкы, тыйнак, сабыр, әтиебез үткенрәк безнең. Тугызынчыны тәмамлагач, әллә кайларга китеп тә йөрмәде. Аның яратып әйтә торган бер сүзе бар: “Эшләргә кирәк, эшләгән кешенең ашы да була, дөньясы да бөтен була," дип әйтә иде. 15тән 18 яшенә чаклы колхозда комбайнда, тракторда эшләде. Аның хезмәт хакына терлекләр алып үстерә идек. Әниләргә бик булышты ул. Армиядә 2 ел хезмәт итте. Бер елдан ялга кайтты. Шул арада, мин һәм сеңлем тормышлы булып куйдык. Гаиләбез артканга бик куанды энебез.

Миләүшә апа сөйләвенчә, Илшат абыйның армиядән кайтуы Шаһимәрдәнов гаиләсе тарихына бер истәлек булып кереп калган.

– Кичен авыл халкы, гадәттә, капканы бикләп кереп ята бит инде, – дип хатирәләрен яңарта Миләүшә апа. – Ул вакытта телефон мазар юк. Армиядән кайтучы егетләр юлаучыларга утырып, үз җае белән, гаиләдәгеләрне таң калдырып кайтып төшә. Бермәлне кичке эңгер-меңгер вакытта капкабызны кемдер шакый икән. Әниебез чыккан да: “Кем ул анда?” дип сораган. Энем: “Мин”, дип җаваплаган. Энемне тавышыннан танымаган күрәсең, әни сорашуын дәвам иткән: “Син кем соң?” ди икән. “Илшат,” дигән энем. Авылда Илшатлар күп бит, әни янә төпченгән: “Кайсы Илшат?”. Энем дә югалып калмаган: “Илшат Шаһимәрдәнов”, дип әйткән. Шуннан әни капканы ачкан инде. Моны искә алган саен көлешәбез.
«Бер сүздән аңлашып»
Илшат абый уртанчы апасы Гөлшат чакыруы буенча Әлмәт шәһәренә барып урнаша. Заводта эшли башлый. Биредә Алсу исемле кызны очрата.
– 18 яшьлек чагым. Әлмәттә заводта эшләп йөрим, Илшат та биредә хезмәт куйды, – дип сөйләде безгә Илшат абыйның тормыш иптәше Алсу апа Шаһимәрдәнова. – Бик тыйнак иде ул, шул ягы белән үзенә каратып та куйды. Йөреп киттек. Август аенда туган ягы Чәчәкле авылына якыннары белән таныштырырга алып кайтты. 2001 елның 6 гыйнварында туй гөрләттек. Шул ук елның җәендә улыбыз Илфат туды. Биш елдан соң 2006 елда икенче улыбыз Алмазны алып кайттык.
Бер сүздән аңлашып, киңәшләшеп яши Илшат белән Алсу. Әлмәт шәһәре Бигәш микрорайонында үзләренә йорт сала башлыйлар. Илфат һәм Алмаз әтиләре белән ишегалдындагы эшләрне башкарсалар: кадак кагарга, игәүләргә, борауларга өйрәнсәләр, әниләре белән тәмле камыр ризыклары пешерәләр. Аннары бөтенесе бергә өстәл артына тезелеп утырып, чәй эчәләр. Шуннан да зуррак бәхет була аламыни?

2022 елның июлендә олы уллары Илфат армиядән кайта. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Илшат абый бик нык уйлана башлый. Үзенең уй-фикере турында туганнарына да җиткерә. Әтисе үзе улы урынына хәрби хезмәткә барырга әзер була.

– Ай-вайларыбызга карамастан, хәрби комиссариатка барып, контракт төзеп кайткан бит ул. Аннан соң бер атна чамасы медкомиссия үтте. Шул чорда Әлмәттән 9 кеше контракт төзегән булган. Алар барысы да Оренбург өлкәсендәге Тоцкое хәрби частенә китте, полигонда өйрәнүләр үткәннәр. Ә аннан соң егетләрне Луганскка җибәрделәр. Илшат белән махсус хәрби операция зонасында булганда шалтыратышып тордык. Ул бер тапкыр да зарланмады. «Тыныч бул, барысы да яхшы, Аллага шөкер», дип тынычландырды, – ди Алсу апа. – Хезмәттәшләре аны кыю, намуслы, гадел кеше буларак истә калдырган, ул бернинди кыенлыклардан курыкмаган. Соңгы икмәк кисәген дә ул янындагы кешесе белән бүлешергә әзер булган.

 “Ирегез һәлак булды”
Махсус хәрби операция зонасында Илшат абый төгәл бер ел була.


– 28 декабрь көнне элемтәгә чыкты ул, видео аша сөйләштек. Ул иптәшләрен тәртипкә өйрәтеп бетергән иде бугай. Һәр нәрсәнең дә урынында булуын яратты ул, кемнәр өчендер абый урынына булды, кемдер өчен әти дә. Алгы сызыкта психик яктан бик авыр, шуны аңлап һәркемнең күңеленә ачкыч таба белгән ул. Илшат бу дөньядан мәңгегә китәр дип башыма да китерә алмадым. Тормышны яраткан кешенең күңеле гел яшь була, яшим әле дип көн күрә. 4 гыйнварда кич белән миңа Тоцкоедан шалтыраттылар: “Ирегез һәлак булды”, диделәр. 

Авдеевка юнәлешендә танк һөҗүм иткән аларга. Илшат абый снаряд кыйпылчыгы эләгеп, авыр яралана. Күп кан югалтудан җан бирә хәрби. 

– 14 гыйнвар көнне генә алып кайта алдылар. Шул ук көнне җирләдек. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм Табутында кечкенә генә тәрәзә калдырганнар иде. Битләре ап-ак, чип-чиста, көлемсерәп ята. Һәр адымда сине искә алып, синең белән горурланып яшәрбез,  – ди Алсу елап. 

Әлмәттә “Дан” аллеясында җирлиләр Илшат абыйны.

– Әниебез бик елый, 30 елдан соң тагын шундый авыр кайгы килде дип бәргәләнә. Үземнең улым да хәзерге вакытта армиядә хезмәт итә, авыр булыр дип аңа әлеге хәбәрне әйтмәскә булдык. Ә ул шалтыраткан саен: “Абыйның хәле ничек”, дип сораша. Илшатның күңеле шундый изге, чиста иде. Киткәндә дә: “Яшьләр китмәсен, без урта яшьтә инде. Тормышыбызны кордык. Балаларыбыз үскән. Аягымда нык торам”, диде ул. Менә 45 яшьлек юбилеен аннан башка гына үткәрдек. 6 февраль туган көне иде, – дип өзгәләнә Миләүшә апа.

«Авыр югалту»
Чәчәкле авылы халкы авылдашларының үлеме турындагы хәбәрне шәхси фаҗига итеп кабул итә.
– Барыбыз өчен дә зур фаҗига. Без балачак дустыбызны, якын кешебезне, авылдашыбызны югалттык. Аллаһы Тәгалә Илшатка оҗмах капкаларын ачсын. Ә аның гаиләсенә, әти-әнисенә, туганнарына сабырлык телим, – дип сөйләде Мәдинә апа Мәхмүтова.

Күрсәткән батырлыгы өчен Илшат Шаһимәрдәнов Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Мәдинә апа Шаһимәрдәнова улы Илшатка дип язган шигырен сезгә дә тәкьдим итәбез:
Улым, китмә инде, дигәч,
Исән-сау кайтам дидең. 
Самавырлар кайнатып, 
Бәйрәм үткәрә идең. 

Бер китап була дидең, 
Әлмәттә күргәннәрең. 
Биш китапка да сыймас,
Яу кырында күргәннәрең. 

Тыныч йокла инде, улым, 
Урының җәннәттә булсын. 
Оныкларым белән бергә
Алсуым рәхәт күрсен.

Язмага реакция белдерегез

1

0

11

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading