16+

Суд залыннан: “Нинди мәрхәмәт? Улымның ике аягы гына калды”

Су ташу машинасы йөртүчесенең фаҗигане булдырмау мөмкинлеге булганмы? Казанның Киров район суды нәкъ менә шуны ачыклаячак. Биредә 7 яшьлек малайның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча процесс башланды. “КамАЗ" машинасы белән Илдар Саттаров идарә иткән.

Суд залыннан: “Нинди мәрхәмәт? Улымның ике аягы гына калды”

Су ташу машинасы йөртүчесенең фаҗигане булдырмау мөмкинлеге булганмы? Казанның Киров район суды нәкъ менә шуны ачыклаячак. Биредә 7 яшьлек малайның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча процесс башланды. “КамАЗ" машинасы белән Илдар Саттаров идарә иткән.

Һәлакәт камерага эләккән
Суд эше бер сәгатькә якын башлана алмады: гаепләнүченең адвокаты килеп җитүен көттеләр
Бу вакытта коридорда хөкемдарны бер-берсеннән берничә метр ераклыкта үлгән малайның әти-әнисе һәм фаҗигадә гаепләнүче – 66 яшьлек шофер Илдар Саттаров көтә иде.

Фаҗига узган елның ноябрендә Казанның Можайский һәм Горький шоссесы урамнары чатында булган иде: малай светофорның яшел утына җәяүлеләр юлын үтә, шул вакытта аны “КамАЗ” машинасы бәрдереп китә. Алынган җәрәхәтләрдән бала фаҗига урынында ук җан бирә.

Һәлакәт видеокүзәтү камераларына дә эләккән. Кадрларда "КамАЗ"ның уңга борылуы һәм бер секундтан җәяүлеләр юлындагы малайны бәрдереп китүе күренә. Барысы да баланың әнисе күз алдында килеп чыга.  Ул бу вакытта улын мәктәпкә озатырга чыккан була.

Процесс башланганчы ук, җинаять эшен аерым тәртиптә карау өчен, Илдар Саттаровның адвокаты һәлак булган малайның әти-әнисе белән килешергә тырыша. Чынлыкта исә бу гамәл баласын югалткан әти-әнинең юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше өчен иң йомшак җәза белән килешергә тиеш дигәнне аңлата. Баланың әти-әнисе бу тәкъдимне ишеткәч тә, җәнҗал купты.

Ана кайгысы
«Вөҗданың кайда? Хатының кайда? Хатын-кыз буларак ул мине аңларга тиеш. Минем баламнан, минем канымнан бернәрсә дә калмаган диярлек, тик ике аягы гына! Ә син тагын мәрхәмәт сорыйсыңмы?» – дип ярсыды һәлак булган малайның әнисе.
Әти-әни фикеренчә, шоферның фаҗигане булдырмый калу мөмкинлеге булган – ике якка да игътибарлы карау һәм вакытында тормозга басу да җиткән.
«Ул барысын да күрергә тиеш иде. Һәрхәлдә, ул җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәнне алдан күрү мөмкинлеге булган. Икенче яктан да кешеләр бара, димәк, ул алар өстенә дә чак кына менмәгән бит», – диде һәлак булган малайның әтисе.

Килешүгә бару һәм эшне аерым тәртиптә карау белән ризалашу турында әти-әни уйлап та карамады.
«Ул зур машина белән идарә иткән. Шулай булгач, юлга ике күз белән генә түгел, егерме күз белән карарга тиеш иде», – дип өстәде баланың әтисе.

Кредит алып түләргә
Бөтен процесс барышында һәлак булган малайның әнисе күз яшьләрен көчкә тыеп торды: гаепләү бәяләмәсен игълан иткән вакытта прокурор машина астында калган баланың җәрәхәтләрен санап чыккач, түзә алмады, елап җибәрде. Исемлек шактый зур булып чыкты – күп санлы җәрәхәтләр, сынулар, баланың эчке органнары да өзелгән...

«Безнең белән ничек тә булса элемтәгә керү һәм гафу үтенү өчен, судка кадәр өч ай бар иде, тик без аңардан берни дә ишетмәдек, хәтта шалтыратмады да», – диде малайның әтисе.

Гаепләнүче үзе: «Һәлакәт вакытында баланы күрмәдем», – дип үз сүзендә калды. Әйтүенчә, барысы да санаулы секунд эчендә килеп чыккан, аны башка машина йөртүчеләр генә туктаткан, ә машинасыннан төшкәч, ул шок хәлендә булган.
«40 ел руль артында, беркайчан да юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәдем. Мин ул чакта малайны күрмәдем. Әлбәттә, аны күрсәм, шунда ук тукталыр идем. Бары тик бала “сукыр зона”га эләккән», – диде су ташучы машина йөртүчесе.

Процесста гаепләнүченең адвокаты судтан җәза чарасын йомшартуны – өй аресты урынына читкә китмәү турындагы язу билгеләүне генә сорады. Янәсе, ир-атка банктан кредит алып, мораль зыян китергәне өчен компенсация түләргә кирәк. Ә өй аресты вакытында бу мөмкин түгел. Ул билгеләп үткәнчә, гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган һәм үкенгән, шуңа бәйле рәвештә ул судтан эшне аерым тәртиптә карауны сораган.

Эш гомуми тәртиптә каралачак
«Минем яклаучым үз гаебен йомшарту өчен кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Аны өй аресты астында тотарга бернинди нигез дә юк. Саттаров җинаять җаваплылыгына беркайчан да тартылмаган, ул гаепләнә торган җинаять уртача авырлык категориясенә керә. Моннан тыш, ул качарга мөмкин дип уйларга бернинди нигез дә юк», – дип мөрәҗәгать итте судка Саттаровның адвокаты.

Суд карарны бик кыска вакыт эчендә кабул итте – Саттаровны өй аресты астында калдырдылар, анда ул тагын өч ай үткәрәчәк, эш гомуми тәртиптә каралачак. Киләсе суд утырышында суд малайның әти-әнисеннән сорау алыр дип көтелә. Әгәр машина йөртүченең гаебе исбатланса, аңа җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Елена Саляхова,
«Татар Информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормэдэ утырсалар да юк. Маральный учереп. Минем баланы утергэн малайны 6 алга утырттылар. Маральный учереп тулэми .Суд тулэргэ дип чыгарды. Пристов тормэгэ язу жибэрэ, эшлэми дип жавап бирэлэр. Адвокатка тулэгэн акчаны да, жибэрде пристов ,эшлэми дип жавап килде. Нишлэп 530 мен акча тулисе бар, эшлэтмилэр. Хэзер законы да утеручелэр яклы.Аллахытагалэ узе тигезлэсен. ???

    Мөһим

    loading