16+

Сугыш чоры балалары: истәлекләр

Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәр кеше күңелендә онытылмый. Ул көн үзенең сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып еракта калды.

Сугыш чоры балалары: истәлекләр

Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәр кеше күңелендә онытылмый. Ул көн үзенең сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып еракта калды.

 


Һәр йортка кайгы-борчулар алып килгән сугыш еллары... Безнең Әтнә районының Иске Җогып исемле кечкенә генә авылыннан сугышка 70 кеше китә. 40ы исән-сау гына (араларында төрле тән җәрәхәтләре алып кайтучылар да бар), туган авылларына кайта. Калганнарына кайту насыйп булмый.

– Әтием сугышка киткәндә, бер яшьлек кызчык булып калганмын, – дип сөйли әнием. – Яңа гына телем ачылып, әтиемнең китәсен сизенгәндәй, тәрәзәдән “әттә” дип кычкыруга, мине күреп алып, яныма керә дә, алдына алып иркәли дә чыгып китә. Ишек алды бакча буена җиткәч, тагы “әттә”, дип кычкырам икән. Әти тагы кереп сөеп чыгып китә икән. Өч яшьлек вакытымда үлгән хәбәрен дә үзем күтәреп кереп, өйдәгеләрне зур кайгыга салганмын.
Без әтидән 4 бала ятим булып калдык. Әни сугыш чорында фермада сарыклар карады. Мин мәктәптән кайткач, әнигә булышырга менәм. Әни: “Зур ярдәмчем”, - дип, булышуымны бик ярата иде. Бервакыт безнең ферма районда беренче урынга чыкты. Ферма мөдире булып Әнәс абый Садыков эшли иде. Бик гадел, туры сүзле кеше. Аны Мәскәүгә җыелышка җибәрергә булдылар. Әнәс абый аша Сания апа өчен резин галош кушып җибәрүем исемдә калган. Чөнки апаны кияүгә бирәсе бар иде.

Гомәр абый (әниемнең бер туган абыйсы) Кенәр авылына укырга йөрде. Иртәнге 3тә китмәсәң, укырга барып өлгереп булмый. Әни тау башына менеп, абый күздән югалганчы кычкырып торыр иде. Шул иртәнге караңгылыкта абый белән дә сәер хәл булган. Шашы авылы күпереннән чыккан да, бер кызыл шар тик янда әйләнеп йөри ди. Алга да, артка да җибәрми икән. Абый куркуга калган. Үзе сүгенергә бер дә яратмаса да, берничә ”матур сүз” әйткәч, чинап, елаган тавыш чыгарып, шар юкка чыккан. Абый атна буе шул авылда торып укыды. Укудан соң пекарняга барып, утын кисешкән. Эшләгән өчен берәр буханка ипи эләккән. Олы абый (Мансур) 7 классны бетергәч тә, Казанга, театр училищесына укырга китте (Марсель Сәлимҗанов һәм Роберт Батулла белән бер чорда укыганнар). Олы абыйга да Казанда укулар бик җиңел бирелмәгән. Аның ипи карточкасын урлыйлар. Иске Җогыптан Казанга килеп төпләнгән Гарифулла атлы, киң күңелле кеше, аны үз янына сыйдырган. Авылдан килгән һәрбер кеше: шәл сатучымы, башка берәр эш белән килүчеме – барысы да аңа тукталганнар. Мансур абый укып кайткач, Әтнә мәдәният йортында эшләде. Гомәр ага Мәрдәнов (Әтнә районының театр җитәкчесе) белән бергә Арча районының барлык авылларында театр куеп чыктылар.

Тормышыбыз начар түгел иде. 1 сыер һәм 2 сарыгыбыз булды. Ул вакытта кышлар бик суык булу сәбәпле, сыерны җылынсын өчен, өйдә ашатып чыгара идек. Шунда гына савылган. Бакчабызда алма агачы һәм бик күп чия агачлары булуы исемдә калган. Бабай тагын умартачылык белән шөгыльләнде. Аның 25 баш умартасы булды. Бу бик зур хезмәт сораган. Әти бабайга ярдәм итә торган булган. Бабай бал аертканнан соң, кергән кешеләргә берәр сынык ипигә бал ягып бирә иде. Әтнә базарына сатарга барганнар. Шунда бер баруында Әтнәнең Әхмәтҗан исемле бай кешесе (әниемнең әтисе, ягъни минем бабай) әтиемне күреп, аны бик ошаткан һәм үзенең кызына ярәшкән. Әтием кеше күзе төшмәслек түгел шул. Бик чибәр һәм акыллы кеше булган.

Бабайларның Әтнәдә 3 этажлы өйләре, 3 атлары, ипи пешерә торган аерым өйләре булуы турында сөйли әнием. Тире малы белән, Мари ягының Бәрәңге авылы аша үтеп, айлар буе кайтмый, шунда сәүдә иткәннәр. Өйдә калган хатын-кызлар өстендә ипи пешерү, бала карау булган. Әни артыннан килгән кода-кодачалар йорттагы һәрнәрсәнең тәртипле итеп куелышына, чисталыгына сокланганнар. Тәһарәт алганда, кызыл комганга - кызыл сабын, шундый ук төстәге сөлге, зәңгәр комганга - зәңгәр сабын, шундый ук сөлге куелуына игътибар итеп, хәйран калганнар. Әмма бу бәхетләре озакка бармаган шул. 1931 нче елда Әтнәдән 4 гаиләгә, шул исәптән әби-бабайларга да туган авылны калдырып китәргә дигән боерык бирелә. Аларга 1 сәгать вакыт бирәләр. Шул арада үзең белән нәрсә генә ала аласың?!

Әни бу хәлләр хакында озак вакыттан соң гына белә.Чөнки ул чорда телефон юк, димәк, хәбәрләшү мөмкинлеге дә булмаган. Әби-бабаларыбыздан истәлек бүләк булып калган зур келәмебез, аяклы, басып тора торган лампабыз булганлыгы истә калган.

Яндагы бабабызның (әтиемнең әтисе) исән-сау булуы безгә зур терәк булды. Ул безгә сугыш авырлыкларын күрергә юл куймады. Авылда авыр хәлле кешеләр юк түгел иде. Безгә килеп утын яру, печән җыю эшләрендә булышкан өчен, бабай аларга кием һәм ашарларына ризык бирә иде. 6-7 яшьлек вакытта күрше Галимә апага ияреп, яз көне, ялан тәпи басуда черек бәрәңге җыярга барганым истә калган. Балчык астындагы бозга аяклар тиеп -тиеп китә иде, барыбер чиләк тулмыйча кайтмый идек. Суык та тимәгән. Күрше әбинең кайткач, баскыч төбенә утырып, җыйган бәрәңгеләрен өчкә аерганын беләм. Кунаклар өчен, көн саен ашарга һәм ипи пешерергә.

Башлангыч сыйныфта 24 бала укыдык. Укытучыбыз Нурия Әүхәдиева иде. ( Атаклы музыкант Ильяс Әүхәдиевның туганнан туган сеңлесе ) Бик әйбәт укытучы булып истә калган. Чембулат мәктәбенә укырга барабыз шулай, бервакыт, алдан киткән малайларның йөгереп кире кайтуларын күрәбез .Үзләре кычкыралар: - Мәктәп яна, мәктәп яна, –дип. Бездә ур-ра ур-ра кычкырып, кирегә йөгерә башладык. Шуннан берәү әйтеп куйды: - Янмый ул, нишләп янсын, ул янса, барыбер башка авылга җибәреп укыттыралар,- дип. Укыйсы да килмәгән инде, кызык булсын өчен шулай шаяртулары. Өйгә кайткач, тагын кич утырып шәл бәйлибез. Шәлне клубка да алып барабыз. Әни клубка менеп киткәндә шәлнең киртәсен саный, кайткач, тагын саный. Шәлнең киртәсе артырга тиеш. Дус кызым Гөлбануның да кичен клубка бик чыгасы килә. Әмма үги анасы усалрак шул . Көнҗәләңне савып бетермичә, беркая да бармыйсың, - ди бит. Кич чыгасы килү теләге барыннан да көчлерәк, көнҗәләдән учлап мамыкны стена ярыкларына тыккалаганнан соң да хәйран бар бит эле! Әниләргә ошарлык итеп эшне башкарырга да, театр да уйныйсы бар .

Сугыш чоры балалары тормышы, сугыш тәмамланганнан соң, тиз арада хәлләре рәтләнеп китмәсә дә, алар үзләрендә кәефләрен күтәрерлек көч тапканнар. Чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалып калмыйча, кешеләр бер - берсенә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп яши белгәннәр.
 

Рәфинә Мифтахова,
Әтнә районы Яңа Шашы мәктәбе укытучысы.

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading