16+

Сугыш яралаган язмышлар  

Авылым Олы Тархан (Тәтеш районы) – борынгы, Болгарлардан калган зур тарихлы авыл. Заманында җиде мәчетле булган ул. Без белгәндә манаралары киселгән иде инде. Алардан мәктәп ясадылар. 

Сугыш яралаган язмышлар  

Авылым Олы Тархан (Тәтеш районы) – борынгы, Болгарлардан калган зур тарихлы авыл. Заманында җиде мәчетле булган ул. Без белгәндә манаралары киселгән иде инде. Алардан мәктәп ясадылар. 

Безнең укытучыларыбыз искиткеч иде. Хәреф тә танымаган ач-ялангач сугыш чоры ятимнәреннән конструктор, архитектор, табиб, укытучы, галимнәр ясадылар. Урыннары җәннәттә булсын. 

Сугыш вакытын үлгәндә дә онытасым юк. Ул минем йөрәгемә кара кан булып укмашкан. Авылга көн саен диярлек әтиләрнең үлгән, хәбәрсез югалган дигән хәбәрләре килеп тора. Ә әниләребез итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә балалары белән тол калган. Ятим балалар белән урам тулган. 1942 елда ачлык башланды. Өйдән бәрәңгеләрне, бөтен ризыкларны салымга фронтка дип җыйганнар. 

Без әнигә өчәү калдык. Беребезгә – 5, икенчебезгә 2 яшь. Энем 1942 елның февралендә, әти сугышта чакта туган. Әни аны “әтиегез төсе” дип үстерде. Ул чынлап та әтигә бик охшаган булган. Әниемне энем тугач та 20 көннән соң Ульян белән Казан арасында окоп казырга җибәрәләр. Күкрәк сөте катып, 40 градус температура белән хастаханәгә салалар. Безнең бәхеткәдер инде, исән-сау калган. 

1943 елда әтинең энесе сугыштан яраланып кайта. Үзе белән ике аяксыз белорус малае Петроны да ияртеп кайта. “Авыллары яндырылган, туганнары юк”, – диеп. Ачлык. Өч бала өстенә ике яралы. Әнием ничекләр түзде икән? Петро абыйны хәтерлим - аяз күк төсле зәп-зәңгәр күзле иде ул. Елый-елый рәхмәт әйтә иде. Алты айдан хәрби комиссариат каядыр алып китте үзен. 

Җаным әрнегән бер хәлне язмый кала алмыйм. Ул апаның елавы әле дә күз алдымда, илергән тавышы колагымда. Әнием белән бергә үскән, аның якын дусты ике кыз бала белән тол калган Асия апа. Уракка барганда ат белән йөрүче сугыштан контузияләнеп кайткан бер абзый көчләгән аны. “Елавыма да, сугышканыма да карамады бит...” – дия-дия үкседе. Авырга узганын белгәч, үлсәм үләм баланы тудырмыйм диде. Әнием аны кочаклап үгетләде. “Ике балаңны ятим итмә!” - диде. Каенанам каенатам алдында оят дип сыктады булачак әни. 

Тагын бер үзәк өзгеч хәл исемдә калган. Рәис абый 22 яшендә 19 яшьлек Наилә исемле кызга өйләнә. Наилә апа бик чибәр иде. Бер ел да тора алмадылар, Рәис абыйны сугышка алдылар. Наилә апа сигез айлык авырлы килеш калды. Рәис абыйны озаткан кичне үк улын тудырды. Рәис абый улын күрми дә калды. Аңа Салих дип исем куштылар.  Рәис абый беренче хатында ук сугышка керәбез дип язган булган. Баланы саклагыз дигән. Шуннан соң бер дә хәбәре булмаган. 

 Ә көннәрдән бер көнне ябык гәүдәле чатан, бер хатын иярткән бер ир Хәтимә апалар өенә керә. Хатимә апа күреп: “Рәис улым!” - дип барып кочаклый. Рәис тә: “Әни”, – дип елый-елый кочагына ала. Шул вакытта Хәтимә апа таныш булмаган елап басып торган хатынны күреп ала да: “Бу кем?” - дип сорый. “Минем хатын ул, әни, - ди Рәис абый. “Әни ачуланма. Ул мине үлемнән алып калды. Мин аңа тормышым белән бурычлы. Подвалда яшереп торып бөтен яраларымны төзәтте. Аның беркеме дә юк. Мин аңа гомерем буе бурычлы”, - ди. 

 Шул вакытта Наилә улын ияртеп кайтып керә. Берни аңламыйча Рәискә ташлана. Үбә, кочаклый. Малаена: “Әтиең кайтты!” - дип елый-елый сөйләнә. Рәис тә баланы кочаклап елый. 

 Рәис гафу үтенә. “Мин сезне ташламам, Булышырмын ди. Башта келәттә яшәрбез, аннары Әлмәткә нефть чыгарырга чакыралар. Шунда китәрбез”, - ди. Наилә апаның елавына түзәр хәл юк иде. 

 Сугыш чорында хатын-кызлар ачлык-ялангачлык кына түгел, шундый йөрәк әрнүләре дә кичергән. Язганнарым барысы да чын, булган хәлләр. Алар мин сабый күңелендә җөйләнмәс яра булып бүген дә сыкрый. Елый-елый, сугышка ләгънәт укып яздым бу юлларны.  

Мансура Солтанова, хезмәт ветераны. 

Казан шәһәре.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading