16+

Таныш булмаган парлар белән дүртәү мунчага йөрдек...

Сөйгәнем белән танышканда, икебез дә гаиләле идек. Әмма икебезнең дә гаиләләр таркалырга тора иде. Шулай итеп, кушылып бергә яши башладык.

Таныш булмаган парлар белән дүртәү мунчага йөрдек...

Сөйгәнем белән танышканда, икебез дә гаиләле идек. Әмма икебезнең дә гаиләләр таркалырга тора иде. Шулай итеп, кушылып бергә яши башладык.

Ул вакытта интернетта танышулар модада иде. Без дә танышып карарга булдык. Ул бер егет, мин бер кыз белән танышып, башта берничә көн интернетта языштык. Аннары аларны бер кафега очрашуга чакырдык. Бу хәл айга бер кабатлана башлады. Ә аннары бу “шөгыль” шул тиклем ошап китте, таныш булмаган парларыбыз белән дүртәү мунчага йөри башладык.

Уеннан уймак була, диләр. Сөйгәнем чираттагы егеткә гашыйк булды. Ә бервакыт ул аның белән очрашырга теләвен әйтте. Ул егеткә аннан секс кына кирәк булуын, аңа карата бернинди хисләр кичермәвен аңлатырга тырыштым. Сүз белән генә аңлатып булмагач, таныш кызлардан ярдәм сорарга туры килде. Кыскасы, сөйгәнем теге егетне башка кыз белән күргәч кенә мөнәсәбәте үзгәрде.

Бу хәлдән соң теге танышу һәм очрашуларны туктатырга булдык. Мин сөйгәнемә рәсми рәвештә никахлашырга тәкъдим ясадым, өйләнештек. Әмма кайвакыт ул теге маҗараларны сагынуын әйтә. Тик минем генә аларны кабатларга теләгем юк, чөнки сөйгәнемне югалтудан куркам.

Фото: pixabay.com

Рәдиф, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading