16+

Ташлап китсә дә, һаман яратам икән...

Моннан ике ел элек мине хатын ташлады. “Башканы яратам, гафу ит”, – диде дә чыгып китте. Тавыш күтәрмәдем, каршы да килмәдем. Ул шулай тели икән, ихтыяры. Йөрәгем еласа да, сиздермәдем. Яраткан кешемне менә шулай җиңел генә җибәрдем.

Ләкин ялгыз калу бер дә җиңел булмады. Депрессиягә бирелдем, ашамадым, ябыктым. Башта 110 килодан 100гә, аннары 80гә үк калдым. Стресс булганда, ашау бармый икән ул. Онытылу өчен күп эшләдем, эштән соң спорт залына йөрдем. 

Беркөнне очраклы рәвештә урамда күрештек. Ул мине танымады, ябыккансың, үзгәргәнсең, диде. Дусларча сөйләштек, бәхетле икәне йөзенә чыккан. Ләкин ике ел узса да, һаман да әле аны яратам икән мин. Ничек онытырга, йөрәгемнән ничек алып ташларга аны?

Рәфис Х.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading