16+

Камил Саттаров: "Яшәүдән бизмәдем әле. Күзләрем күрмәсә дә яшисем килә!"

Шундый шәхесләр бар – үз гомереңә бер күрешү җитә! Мәңгелек кояш бүләк итәләр күңелгә. Россиянең һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер Камил ага Саттаров та әнә шундый яктылык өләшүчеләрдән!

Камил Саттаров: "Яшәүдән бизмәдем әле. Күзләрем күрмәсә дә яшисем килә!"

Шундый шәхесләр бар – үз гомереңә бер күрешү җитә! Мәңгелек кояш бүләк итәләр күңелгә. Россиянең һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссер Камил ага Саттаров та әнә шундый яктылык өләшүчеләрдән!

Халык театрлары аксакалы 7 декабрьдә 87 яшен тутырды. Юк, зурлап үтмәгәндер туган көне... Котларга килүчеләрдән... Хәер, без дә соңлап шакыдык ишеген. Билгеле булганча, халкыбызның асыл улы 2017 елдан бирле “Арча картлар һәм инвалидлар йорты”нда көн күрә. Юк, кызы белән оныгының баш тартулары түгел, үзе шулай теләгәнгә.

Үч иткәндәй, картлар йорты ике атналык карантинга ябылган. Камил ага белән соңгы мәртәбә дүрт ел элек күрешкән идек. Кинәндек лә сөйләшеп! “Балкыш” фестивальләрендә катнашуын белгәч, күзләре дөм сукыраеп килсә дә төпкә иңәргә теләмәвенә сөендем. Тансык аңа иҗат тәме, әле дә соңгы балкышына әзер. Картлар йортында үткәреләсе һәр мәдәни чара алдыннан җитәкчелек Камил ага белән киңәшергә гадәтләнгән. 

– Совет чоры кешесе бит ул. Үз-үзенә бик таләпчән. Ватанпәрвәр! Милләтен, телен ярата, күзләре дөм сукыр килеш тә әдәбият, мәдәнияттән аерылмыйча яши белә. Кайчан карама колакчыннарын кигән, аудиокитаплар тыңлый. Буш вакыты юк та. Бик мәрхәмәтле! Бүлмәдәше аквариум тота, картлар йортында яшәүчеләр көнгә бер мәртәбә хәл белешергә дип, шул балыкларны күрергә керәләр. “Пенсиям килгәч, акча бирәм, тагын берничә алып кайтырсың”, – ди Камил ага. Ай саен! Аквариумдагы балыкларның ниндие генә юк инде. Үзе күрмәсә дә, аларның матурлыгын күңеле белән тоя бугай ул. Бүлмәдәшен шатландыруы да аңа рәхәт, – дип сөйләде картлар йортының җитәкчесе Рәйсә Хөснетдинова. 

Кызганыч, карантин сәбәпле, легендар шәхесебез белән күрешә алмадык. Рөхсәт итмәүләре дә аңлашыла, таләп-кануннарны үтәргә кирәк. Камил ага тормышындагы соңгы яңалыкларны җитәкче үзе җиткерде. 
– Донецк өлкәсенең Мариуполь шәһәреннән кайткан ике ханымны безнең картлар йорты үз тәрбиясенә алды. Шуларның берсе Людмила Щербинина белән Камил ага якынаеп, дуслашып киттеләр. Кайчан карама, гел икесе бергә. Камил абый нәрсәдер тәфсилләп сөйли, аңлата, Людмила ханым тыңлый. Иртән хезмәткәрләр Камил ага янына кергәч: “Берни дә кирәкми, борчылмагыз. Миңа каһвәне Людмила апагыз ясап китерә”, – ди. Беркемгә дә бер генә йомышын да  кушмый. Ул да түгел, Людмила апа: “Камил абыегыз иртән каһвә эчәргә ярата”, – ашыга-ашыга аның бүлмәсенә кереп китә. Икесе җитәкләшеп картлар йортының алма бакчасында йөрергә яраталар. Людмила ханым яфракларның төсләренә кадәр әйтеп, табигатьнең халәте турында сөйли: көннең “кәефе”, һава торышы, һәм башкасын. Каршыларына мин килеп чыксам: “Камил, Рәйсә Ракиповна килә, исәнләш!” – дип кисәтә. Людмила ханым аңа җан дусты гына түгел, дөньяны кабул итү чарасы да, күзе, аягы да. Ашханәдән чыккач, хезмәткәрләр аны бүлмәсенә кайтарып куярга тиешләр. “Борчылмагыз, мине Людмила кайтара!” – дип, ипләп кенә аның чыкканын көтә. Алар бер-берсен тулыландырып яшиләр. Дуслыкларын Камил аганың кызы да бик хуплый, әтисенең хәлен белергә килгән саен Людмила ханымга да бүләкләр алып килә, – ди җитәкче.

Аңлыйм, биредә яшәү – тормышның иң үкенечле көне түгел. Киресенчә, биредәге хөрмәтне күпләр әле үз өйләрендә күрмәскә дә мөмкиннәр. Көненә дүрт мәртәбә ашаталар, өстәлләре сый-нигъмәтле. Хөкүмәттән бер көнгә дип бирелгән 144 сум акчага сыешуларына рәхмәт. Иганәчеләре ярдәм итүен дә беләм. Биредә барлыгы өлкән яшьтәге 57 кеше тәрбияләнә икән.

– “Һәммәгезнең дә күңеле изгелектә, күреп торам. Тагын да мәрхәмәтлерәк булсак иде”, – дим биредә эшләүче хезмәткәрләргә. Алар безнең яшьтә олыгайгач, бу йортка килеп эләгәселәрен белгәннәр мени? Үзебезне ни көтә? Шуңа да бер яхшылыкны бүгеннән ике итеп яшәсәк иде, – ди Рәйсә ханым Хөснетдинова.

Ә Камил ага белән телефон аша хәбәрләштек. Куанды, әлбәттә. Искә алуыбызга рәхмәтләрен җиткерде. “Шәһри Казан” гәҗитен яратуын, һәр яңа санны аңа укып чыгуларын әйтте.

– Камил ага, умарта күчедәй гөрләп торган Казаныңа кайтасыгыз, килмиме, – дидем. 
– Килә!.. Кызым, оныгым янына күптән кайтканым юк инде. Үзем яшәгән Татарстан урамын көн дә бер әйләнәм.  Замана чире тиз йога ул – оныгыма татар телен бик авырдан өйрәткән идем. Аның белән дә сөйләшеп утырасым килә — онытмадымы икән үз телен? Васыятемне онытса бик орышырмын, дим. 

– Дусларыгыз, театр сәнгатенә сезнең фатыйха белән юл алган шәкертләрегез килеп, хәлләрегезне белешәләрме?
– Шалтыраталар... Кайчагында үзем дә алар белән хәбәргә чыгам. Ярдәмчеләрем бар бит, сорагач, номерларын җыеп, тоташтыралар. Картлар йортына Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле еш килә. Айдар һәммәсен дә сорашып калырга тырышам. 

– Германия Рәшидә исемле бертуган сеңлегез яши иде. Хәбәрләшәсезме?
– Көндәлек! Саулыгы әйбәт әле. Монда килергә дип уйлагач та, ул фикеремне куәтләде. Чит илдә яшәүче кешеләр олыгайган көннәрендә махсус шундый пансионатларда яшәргә тырышалар икән. Кем әйтмешли, үз дөньялары, яшьләрне дә борчымыйлар.   

– Кеше гомере мәңгелек түгел. Кемгә дә җитә ул көн... Кылган изгелекләр “төенчеген” кыстырып кай тарафка кузгалырсыз?... 
– Казанга җирләргә куштым, әти-әнием, әби-бабаем кабере янына. Мин алар янына кайтырга тиеш. Үлем – бер хак, җитәр ул көн. Ләкин яшәүдән бизмәдем әле. Күзләрем күрмәсә дә яшисем килә! – диде Камил абый. 

Башкача мөмкин дә түгел! Бай рухлы кешенең генә күңеленнән тормыш үзе көнләшә. Сынаулар да теше үтмәгәнгә чигенә. Ә Камил аганың йөрәгендә сәнгать дөньясы “кайный”. Үткән гомеренең һәр мизгеле исендә. Балачагында әтисенең күршеләрендә яшәүче Салих Сәйдәшев белән кичләтеп гәп коруларын, шәһәрдә туып та чабаталы авылда ныгыуын, кабат шәһәргә күченгәч, остазы Асия апа Галиева кулында радиоспектакльләр куеп үсүен, Ташкенттагы хәрби училищены тәмамлап, Ташкент Ленинград, Свияжск төрмәләрендәге яшүсмерләрне Антон Макаров ысулы белән тәрбияләвен, кыскартылуга эләккәч, слесарьлыкка укып, заводта эшләвен, сәнгатькә тартылган күңеленең урау юллар аша үзешчән театр дөньясына алып килүен хәтерендә кабат-кабат барлый. Ленинны уйнавы гына да Камил аганың иң-иңнәр рәтендә икәнлеген дәлилли. 20 ел буена гөрләп үткәрелгән “Театр язы” фестивалендә ул куйган әсәрләрнең 18 ел буе гел беренче урыннарны алып килүе, заманында Туфан Миңнуллинның аны “Халык театрларының атасы!” — дип, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗевның “Халык театрларының профессоры” – диюләре бик хак сүз дә, иң югары бәя бит! 

Халык театрлары дигәннән, Камил ага белән тәүге очрашуым күңелемдә. Без – Кайбыч районының Борындык авылы үзешчәннәре мәдәният йортында спектакль куярга әзерләнеп йөрибез.. Минем  үсмер чак. Беренче имтихан гадәттәгечә авыл халкы алдында. Аннан китә тирә-күршеләр. Йөрәк урынына урнашкач, күлнең тирәнрәгенә чумасы — үзешчән театрлар арасындагы бәйгеләр көтә. Ни ишетик, “Әхди, егетләр!” – спектаклебезне Камил ага Саттаров үзе карый икән, димәсеннәрме! Коелып төштек, олы башын кече итеп, килүен дә килер, авыл сәхнәсе ни дисәң дә ярлы, декорациясе ярлы-ябага, бит, көтелмәгән яңалыкның ни уңай, ни тискәре ягын сыйпарга белмәдек. Җитте ул көн! Без дә әзер. Көтәбез! Кара көзнең елак мәле. Юлсыз чак, авылга борылып керергә батырлыгы җитәрме, дигән шигебез дә бар иде. Килеп төште, Камил аганың өс-башы затлы, гәүдәгә калынрак, буйга уртача. Җыештыручы ханым нишләп бездән дә ныграк борчылды икән, һич аңламыйм, әллә аны да ныгытып кисәткәннәр иде микән. Камил аганың машинасын авыл борылышында күрүгә, мәдәният йортының идәннәрен тагын бер кат юып чыгарга өлгергән. Күз салсак — идән йөзе көзге! Ишекне ачып җибәргәч, Камил ага да аптырап калды. Аяк киемен салмас иде, бәкәленә кадәр пычрак тидерергә җитешкән. “Мондый мәдәният йортын Латвиядә генә күргәнем бар иде”, — диде дә, оеклары белән юеш идәнне корыта-корыта тамаша залына кереп китте. Менә шунда бер мәртәбә яшен сукты безне! Мактадымы ул, тәнкыйтьләдеме... Икенче йомры ташны спектакльдән соң көттек. Камил ага безне күзен йомып карады. Хәле авыр иде. Йөрәге... Һәр хәрәкәтебезне сулышыбыздан сизеп, күңеле белән тоеп тыңлады булса кирәк. Күз карашларыбызны, йөзебезне ничек кыландыруыбызны да күрмәде, ләкин һәрберебезгә үз бәясен бирде. “Мин сезне мәктәп укучысы дип һич уйламаган идем, иртә өлгерәсез!” – диде миңа. Авыл баласы бит мин, төптән юан нәселдән, эшләп үскәч, өлгерәсең билгеле!.. Ә безнең театр труппасын ул мәртәбәле исемгә лаек дип белдерде – Халык театры исемен бирде! Борындык авылы мәдәният йортының тарих битләрендә дә аның әнә шундый якты эзе дә бар әле. 

Ә халкы күңелеңә яктылык сирпеп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә тырыш хезмәте белән үз исемен алтыннан язган шәһесләрнең гомере мәңгелек!

  

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X